16+

Шайтанның егерме дошманы: кем алар?

Бәлки берсе сездер?!

Шайтанның егерме дошманы: кем алар?

Бәлки берсе сездер?!

Ибне Габбас (Аллаһы аңардан разый булса иде) сүзләреннән шуны тапшыралар: «Пәйгамбәр (аңа Аллаһының рәхмәте вә сәламе булса иде) шайтаннан сораган:
– Минем өммәтемнән ничә кеше сиңа дошман булып тора?
Шайтан аңа болай җавап биргән:
– Алар барлыгы егерме:
Беренчесе — син, Мөхәммәд! Мин сине күралмыйм.
Синең гыйлемең буенча яшәүче галим.
Коръәнне белүче һәм анда язылганнарны үтәүче.
Биш вакыт намазга чакыручы.
Фәкыйрьләрне, мохтаҗларны, ятимнәрне яратучы.
Мәрхәмәтле күңелгә ия кеше.
Хакыйкатьтә тыйнак булган кеше.
Кечкенә вакытыннан ук Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылучы яшүсмер.
Хәләл ризык белән тукланучы.
Аллаһы ризалыгы өчен бер-берсен яратучылар.
Намазны җәмәгать белән укырга тырышучы.
Төнлә, башкалар йоклаган вакытта, намаз укучы.
Үзен хәрамнан тыеп торучы.
Башкаларны гыйлемгә өйрәтүче
Кардәшләре өчен ихластан Аллаһыга ялваручы.
Һәрвакыт тәһарәтле йөрүче.
Юмарт кеше.
Яхшы холыклы кеше.
Аллаһы биргән нигъмәтләрдән сәдака бирүче.
Тол хатыннарга ярдәм итүче.
Үлемне иман белән кабул итәргә әзерләнүче».

«Дин вә мәгыйшәт»

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading