16+

«Шәһри Казан» газетасын укучыларга яхшы таныш булган Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибәтен җитәкләячәк

Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе, Үзәк җәмигъ мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вазифасыннан китә. Ул Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте башлыгы итеп билгеләнде. Моннан тыш, ул Казан мәчетләренең берсендә имам булып торачак, дип хәбәр ителә Түбән Кама районы сайтында.

Йосыф хәзрәтне имам-мөхтәсиб итеп Татарстан мөфтие чакырган.
- Бар да Аллаһ кодрәтендә, эшләнгән барлык казанышлар, гамәлләр - алар бар икән, кабул булсын, халык бәяләсен. Ә мин милләтебезгә, өммәтебезгә һәм Ватаныбызга хезмәт итәргә тиеш, - дип белдергән Йосыф хәзрәт. - Түбән Кама бик кече шәһәр түгел. Бездә мөслманнар күп һәм бик актив, ләкин Казанда да эш әз булыр дип уйламыйм. Бу - үзәк. Казан барлык Россия мөселманнарына юл күрсәтүче булып тора. Башка мөфтиләр әйтүенчә, Казан мәчетләрендә тәртип була икән ул тәртип турыдан-туры Россиянең башка мәчетләрендә дә чагыла.
Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе вазифасын Салих хәзрәт Ибраһимов башкарачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading