16+

"Шәһри Казан" журналисты -"Таян Аллаһ”ка бәйгесенең җиңүчесе

Казанда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында “X Якупов укулары” һәм “Таян Аллаһка” бәйгесенең йомгаклау өлеше узды.

"Шәһри Казан" журналисты -"Таян Аллаһ”ка бәйгесенең җиңүчесе

Казанда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында “X Якупов укулары” һәм “Таян Аллаһка” бәйгесенең йомгаклау өлеше узды.

Аны Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм “Идел” журналы оештырды.

Чара Коръән сүрәләрен укудан башланды. Әлеге җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтиенең урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды. “Вәлиулла хәзрәт кадәр китап, газета чыгаручы юк. Ул бер атна эчендә китап язып бетерә ала иде. Вәлиулла Якуповның бер хезмәте дә искермәгән” дип, җылы сүзләр белән искә алды ул мәрхүмне. Чарада шулай ук Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. “Вәлиулла хәзрәт минем турыда истәлекләр язар дип уйлаган идем. Ләкин, ни кызганыч, аның турында мин сөйләп йөрим,” – диде ул.

Чараның икенче өлешендә “Таян Аллаһка” әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге бәйгене башлап җибәрүче, баштагы елларда оештыручы булып Вәлиулла хәзрәт Якупов торган иде. Үзе бакыйлыкка күчкәннән соң да, бу эшне туктатмадылар.

 Вәлиулла хәзрәт башлап җибәргән бәйгене “Идел” журналы да дәвам итәргә булышкан. Җиңүчеләрнең әсәрләре әлеге вакытлы матбугатта былтыр зур күләмдә дөнья күргәннән соң, бәйге белән кызыксынучылар, анда үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр шактый арткан. “Идел” журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова сүзләренчә, быелгы әсәрләр, узган елгы белән чагыштырганда, күпкә сыйфатлырак икән. Конкурска чит төбәкләрдән дә иҗат җимешләрен юллаучылар булган. “Белмим, киләчәктә бу бәйге дәвам итәрме, һәрхәлдә, “Идел” журналы мәйданы иҗат итүчеләр өчен һәрвакыт ачык,” - диде ул.  

“Таян Аллаһка” конкурсының җиңүчеләрен дә барлап алыйк.
Публицистика номинациясендә:
2 урын – Рәмзия Йосыпова (Казан шәһәре);

3 урын – Азат Кашапов (Зәй районы).

Чәчмә әсәрләр номинациясендә:
1 урын – Гөлназ Әхмәдиева (Балтач районы);
2 урын – Гөлшат Дәүләтбаева (Арча районы);
3 урын – Зөһрә Мөхәрләмова (Әтнә районы).

Шигърият номинациясендә:
1 урын – Хәйруллина Гөлназ (Казан шәһәре);
2 урын – Нурисә Мөхәмәтова (Башкортстан республикасы);
3 урын – Ильмира Нуруллина (Яшел Үзән районы).

Махсус бүләккә Казан шәһәреннән "Шәһри Казан" журналисты Галәветдинова Дания лаек дип табылды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading