16+

Шәүвәл аенда да ураза тотырга онытма

Гыйбадәт кылу – безнең төп максатыбыз һәм бу бурычыбызны бигрәк тә Рамазан аенда күбрәк үтәргә тырышабыз, чөнки бу айда изге гамәлләребезгә әҗер-саваплар арттырылып языла. Әйе, бу айда ураза тотабыз, Коръән укыйбыз, сәдакалар бирәбез, ифтар мәҗлесләре ясыйбыз яки ризыклар өләшәбез.

Шәүвәл аенда да ураза тотырга онытма

Гыйбадәт кылу – безнең төп максатыбыз һәм бу бурычыбызны бигрәк тә Рамазан аенда күбрәк үтәргә тырышабыз, чөнки бу айда изге гамәлләребезгә әҗер-саваплар арттырылып языла. Әйе, бу айда ураза тотабыз, Коръән укыйбыз, сәдакалар бирәбез, ифтар мәҗлесләре ясыйбыз яки ризыклар өләшәбез.

Ә бу мөбарәк ай беткәч, никтер, игелекле гамәлләр кылуга салкынрак карый башлыйбыз. Без бит Аллаһыга Рамазан аенда гына гыйбадәт кылырга тиеш түгел, ә тулы ел буе Аның ризалыгына омтылырга бурычлыбыз. Әмма ихлас мөселман кешесе Рамазан ае беткәч тә гыйбадәтен киметми, киресенчә, арттырырга омтыла.

Әйтик, нәфел уразалар тота, мәсәлән, сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи уә сәлләм әйтте: «Кем Рамазан ае уразасын тотып бетереп аннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр (ел буе ураза тоткан кебек әҗер-савапны алыр)» (Мөслим риваяте, 1164). Кардәшләрем, бу хәдисне укып дәлилләнгәч, инде безгә дә Рамазан аеннан соң да ураза тотарга омтылырга кирәк. «Әй, Рамазан ае бетте, җитәр инде» дип туктап калмасак иде. Безне ураза тотарга омтылдыра торган тагын бер хәдисне китерәсем килә. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи уә сәлләм әйтте: «Кем Аллаһы ризалыгы өчен бер көн ураза тотса, Аллаһ аның йөзен бер елга җәһәннәм утыннан ерагайтыр» (Бохари риваяте, 2840) Беребезнең дә җәһәннәмгә керәсебез килми, киресенчә, аннан ерак буласыбыз килә. Шуңа да бу дөньяда исән-сау, имин булганда безгә мәңгелек барасы урыныбызны бүгеннән үк кайгыртырга кирәк.

Олуг ураза гыйбадәтен Рамазан аенда гына тотып чикләнмик, кардәшләр, ә көчебездән килгәнчә күбрәк нәфел уразалары тотарга, шулай ук, Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи уә сәлләм тотканча һәр айның һиҗри календаре буенча 13нче, 14нче, 15нче көннәрендә һәм һәр атнаның дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә дә ураза тотарга тырышырга кирәк. Һәрвакытта да Аллаһны зекер итеп, күңелләребезне Аллаһы белән генә бәйләп, Аңа гына гыйбадәт кылып яшәргә насыйп әйләсен иде. Әмиин!

Раил Фәйзрахманов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничэсеннэн башлап торырга , эйтегез эле зинхар!?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Иртәгәдән үк тота башласагыз да була. Көн аралаш та, рәттән дә тота аласыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шимбәне аерым тотмагыз, йә җомга һәм шимбә, яки шимбә һәм якшәмбе итеп.

        Мөһим

        loading