16+

Шәүвәл аенда тотылган уразаның савабы

Шәүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) алты көн ураза тотарга кушкан. Ураза тотучы бер ел ураза тоткан савап алачак дигән.

Шәүвәл аенда тотылган уразаның савабы

Шәүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) алты көн ураза тотарга кушкан. Ураза тотучы бер ел ураза тоткан савап алачак дигән.

Кайберәүләрдә, нишләп соң, шуның кадәр савабы булгач, рамазанда ай буе тотмыйча, моны шәүвәл аена гына калдырмаска, дигән ялгыш фикер туа. "Өметлеләр" мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин сүзләренчә, бу кешеләр хәдиснең бер өлеше белән генә таныш. Аның бер өлешендә, рамазан аенда ураза тоткан кеше, дигән сүз бар.
- Мөхәммәд (с.г.с.)нең: «Кем ураза аеның фарыз уразасын тотып, аннан соң шәүвәл аеның алты көнен тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр», - ди. Һәрбер изге гамәл өчен ун әҗер-савап билгеләнә. Шуңа күрә, рамазан аенда ураза тотуның әҗер савабы ун ай ураза тоткан кебек. Утыз көнгә унны тапкырлагач, өч йөз чыга. Ә шәүвәлдә алты көн тоткан уразаның әҗер савабы ике айныкына туры килә, ягъни алты көнгә унны тапкырлагач, алтмыш чыга. Бергә кушкач, бер еллык әҗер-савап хасил була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading