16+

Шәүвәл уразасына ничек ният кылырга?

Шәүвәл ае уразасы Рамазан ае уразасына охшаш. Сәхәр догасында гына аерма бар.

Шәүвәл уразасына ничек ният кылырга?

Шәүвәл ае уразасы Рамазан ае уразасына охшаш. Сәхәр догасында гына аерма бар.

Сәхәрдән соң (иртәнге намаз вакыты кергәнче) түбәндәге дога укып ният кылына:
«Нәүәйтү ән әсуумә саумә нәфилә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
«Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр нәфел  уразасын тотарга ният кылдым».
Ифтардан соң укыла торган шул ук кала:
«Аллааһуммә ләкә сумтү вә бикә әәмәнтү вә галәйкә тәүәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәрү мә каддәмтү вә мәә әххартү».
«Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка».
⠀("Дин вә мәгыйшәт")

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading