16+

Суларга һава, эчәргә су, йөрергә аякларны кем биргән безгә?

Коръән “Фатихә” сүрәсе белән ачыла. Аннан соң иң зур сүрә – “Бәкара” сүрәсе килә. Ул гыйбрәтле кыйссаларга бай, алардан үзебезгә күп файда ала алабыз.

Суларга һава, эчәргә су, йөрергә аякларны кем биргән безгә?

Коръән “Фатихә” сүрәсе белән ачыла. Аннан соң иң зур сүрә – “Бәкара” сүрәсе килә. Ул гыйбрәтле кыйссаларга бай, алардан үзебезгә күп файда ала алабыз.

Менә шуларның берсе – кешеләргә әйтелгән әмер. “Ий, кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрне бар кылучы Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз! Аллаһ газабыннан куркучы булу өчен. Сезне бар кылучы Аллаһ сезгә җирне түшәк кылды, өстегезгә күкне бина кылды, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен, төрле җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһка һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш, охшаш кылмагыз! Үзегез дә беләсез, Аның тиңдәше юклыгын!” – диелә анда (“әл-Бәкара” сүрәсе, 21-22нче аятьләр).

Коръәнне тәфсир итүче галимнәр бу аятьләрне Китаптагы иң беренче бик мөһим әмерләрнең берсе ди. Аллаһ Тәгалә бар галәмне кешеләр Аллаһның бер Үзенә генә табынсыннар өчен бар иткән. Пәйгамбәрләрне исә шуңа өндәү, халыкны туры юлга чакыру өчен җибәргән. Ярдәмлек итеп китаплар иңдергән. Ә Аллаһ Тәгәлә безгә бик күп нигъмәтләр биргән. Суларга һава, эчәргә су, Аның җиреннән йөрергә аякларны кем безгә биргән соң? Барысын да Аллаһ биргән, шуңа без Аның бер Үзенә генә гыйбадәт кылып, рәхмәтле булырга  бурычлы.

Аллаһка беркемне дә тиңдәш итмичә, бер тигез итеп куймыйча. Алайса кайбер кешеләр Аллаһтан үзләре уйлап чыгарган потларга, ниндидер ташларга, агачларга, җеннәргә һәм башка төрле нәрсәләргә табына. Аллаһтан сорамыйча, Аңа тәвәккәл кылмыйча, Аннан гына өмет итмичә, менә шул уйлап чыгарган нәрсәләргә гыйбадәт кылып яшәүчеләр дә бар. Без андыйлардан булмыйк, күңелебез гел Аллаһ белән генә бәйле булсын. Аның өчен генә ихластан рәхмәтебезне белдереп, намазларыбызны укыйк, ураза тотыйк, һәм Ул кушкан барлык әмерләргә буйсынып, Ул тыйган, ярамаган эшләрдән, гөнаһтан ерак булыйк.

Раил Фәйзрахманов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading