Җәйге чорда уку да, эш тә икенче планга күчә, уйда бары табигать кочагына чумып ял итү. Шәһәр халкында бу теләк бигрәк тә көчле: тыз-быз чапкан машиналардан, бөркү йортлардан, асфальт кызуыннан читкәрәк, тынычрак урынга качасы килә. Шушы теләк белән кем чит илгә, кем дачасына, кем шәһәр ыгы-зыгысы әле үтеп керергә өлгермәгән...
Соңгысы халык арасында бигрәк тә популяр. Ә бит, дөрестән дә, туристлык фирмаларының кызыктыргыч рекламаларына ышанып, күп акчалар сарыф итеп чит илләргә очканчы, үзебезнең як табигатенә чыгып ял итү күпкә җайлырак та, җитмәсә, кесәгә дә сукмый. Булмасын диңгезе - зур сулары җитәрлек, пальмалары юк, әмма куе урманы күкрәп тора, ә кояш инде ул һәркайда да бер, белеп кызынырга гына кирәк.
Шимбә, якшәмбе көннәрендә шәһәр ял итә: урамнарда машиналар сирәгәя, бөкеләр юк. Халык дача-авылларга таралыша: 1-2 көндә булса да кайтып мунча кереп, яңа көч җыеп килә. Кайтырга җире булмаганнар исә шәһәр паркларына пикникка чыга, комлыкларда кызына.
Әйе, кайда да ял итә белә безнең халык, гүзәл табигатебез генә чыдасын. Чөнки ял итә белгән кебек, табигатьне пычрата да беләбез без. Беребезнең дә юл кырыенда тәгәрәп яткан кара капчыкларга игътибар итмичә киткәне юктыр. Әле болары юл кырыендагы чүп белән тулганнары гына. Кешеләр кереп, ашап-эчеп чыккан аулакрак урыннарны күз алдыгызга китерегез сез.
Шәһәр кырыендагы урманнарга җәен аяк басарлык түгел: агач төбе саен кеше. Ромашка, кыңгырау чәчәкләре арасында аунап яткан сыра шешәләрен, тәмәке төпчекләрен күргәч, кешеләрнең мәнсезлегенә шаккатасың. Шәһәрдә табигать почмаклары болай да санаулы, булганнарын да чүп оясына, эчеп-күңел ачу урынына әйләндерделәр. Сине бал-май белән үзендә кунак иткән хуҗаның йөзенә төкереп китү белән бер бу, минемчә. Яңалыклардан баласы ата-анасын үтергән кебек хәбәрләрне ишеткәч, «ах-вах» киләбез. Табигать-анабызны пычрату да җинаять түгелмени? Каян килә бу битарафлык? Тәрбиядәнме, әллә җәмгыятебезнең диннән ерак торуыннанмы? Ислам динендә кеше һәм табигать Аллаһы Тәгаләнең бар кылган җимешләре буларак карала. Әйе, Аллаһ кешегә табигать нигъмәтләреннән, уңайлыкларыннан файдаланырга рөхсәт иткән. Ләкин ник әле ул байлыктан әрсез кунакларча файдаланабыз?
Хәзер бит чүп дигәне дә «алга киткән», мәңге череп югала торган түгел. Пластик шешә, целлофан пакетлар җирдә күпме ятсалар да яталар. Бүгенге газета-журнал-реклама кәгазьләре белән дә мич кабызам димә - янмыйлар...
Без үзебез турында гына уйлап, үсәсе буынга нинди мирас калдырабыз? Болай да агулы һава сулап үскән чирле зәгыйфь буын нинди табигать гүзәллегенә карап хозурланыр? Агулы һава, кисеп сатылган урманнар, пычранган күлләр, елгалар, утыртылмыйча, чүп үләне баскан басулар - менә ул безнең калдырасы «байлыгыбыз»!
Былтыр хаҗга барып кайткан апамның гаҗәпләнеп, ачынып сөйләгәне истә... «Автобус белән бер шәһәрдән икенчесенә барган юлда ник бер яшеллек, сулык очрасын! Ничә чакрымнар буена гел ташлы манзара карап бардык. Ташлы тау итәкләрендә кәҗә көтүләре йөри, тик анда сыңар үлән дә күрмәдек, ни ашыйлардыр, гаҗәп. Эчә торган сулары да бензин бәясенә караганда кыйммәт йөри. Без үзебез генә түгел, мал-хайваннарыбыз да оҗмах рәхәтлекләрендә яши икән, тик кадерен генә белмибез шуның, дип юл буе уйлап бардым», - диде ул.
Табигатьнең могҗизаларына, иркенлегенә, матурлыгына сокланып, аннан ләззәт алабыз. Шулай булгач, без аны сакларга да өйрәник инде. Кыямәт көнендә җиргә төкергән төкерегебез өчен дә җавап тотарга туры киләчәк бит. Табигать китергән бәла-казаларның елдан-ел арта барганын да искә төшереп китү урынлыдыр. Бәлки бу Җир-анабызның кешеләргә ризасызлык белдерүедер, әллә инде Аллаһы Тәгаләнең безнең битарафлыкка җавап итеп җибәргән җәзасымы икән?..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар