16+

«Танышабызмы?»

Хәтеремдә, беренче тапкыр район газетасыннан «Шундый, шундый кыз/егет белән танышырга телим», - дигән белдерү укыгач, бик гаҗәпләнгән идек. Янәсе, ничек инде белдерү аша хатын йә ир эзләргә кирәк?! Берәр атна әби-чәбиләр белән гөрләшеп яңалыкны «обсуждать» иткәннән соң, халык та тынды - ияләште тагын.

«Танышабызмы?»

Хәтеремдә, беренче тапкыр район газетасыннан «Шундый, шундый кыз/егет белән танышырга телим», - дигән белдерү укыгач, бик гаҗәпләнгән идек. Янәсе, ничек инде белдерү аша хатын йә ир эзләргә кирәк?! Берәр атна әби-чәбиләр белән гөрләшеп яңалыкны «обсуждать» иткәннән соң, халык та тынды - ияләште тагын.

Хәзер инде танышу чараларының ниндие генә юк. Танышырга теләүчеләрнең дә яшьләре төрле: 13-15 яшьтән башлап 70 яшьлекләре дә пар эзли. Ялгызлар үз тиңнәрен төнге клубларда, театр-киноларда, интернетта аулый. Соңгысы инде күптәннән модада. Ник, компьютер мониторы аша гына меңләгән кыз арасыннан үзеңә килеш-килбәте белән ошаганын табу җайлы бит. «Кәттә» фотосурәтеңне куйсаң, берне түгел, унны эләктерү бәхетенә дә ирешә аласың. Кызганыч, чынбарлыкта күрешү генә барысын да җимереп ташлый. Монитор артындагы кыз белән каршыда басып торганы җир белән күк аермасы кебек: фотода матуррак иде бугай, сөйләшүе дә икенче... Сүз дә юк, интернет челтәре аша танышып үз ярларын табучылар, гаилә коручылар да хәйран бүген. Ләкин әлеге танышу ысулының тарихы әле сай булганлыктан, статистика турында сүз йөртүе кыен.
Интернетның әлеге файдасын мөселман егетләре дә тиз үз иттеләр. Исәнләшү-хәл белешүнең ни икәнен дә онытып, беренче смс-хатларында ук кияүгә чыгарга тәкъдим ясый кайберләре. Башка егетләр айлар буе әйтергә әзерләнеп йөргән сүзләрне, күңеленә хуш килгән һәр мөслимә «почта»сына «салып» калдыра алар. Ә бәлки берәрсе ризалашыр? Һәм ризалашалар да... Ә риза булмаганы - имансыз, дингә тап төшерүче, Аллаһны бар дип танымаучы, имеш... Иң кызыгы шунда, әлеге «егет»ләрнең яше инде күптәннән 40ны узган. «Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) 9 яшьлек кызны да хатынлыкка алган», - диярсез сез. Нишләп соң алар башка яктан да Пәйгамбәребездән үрнәк алмый икән алайса?
Үземә дә очрады андый «акыллы башлар». Беркөнне «Вконтакте»да утырганда, берәүдән хат килде: «Мин 1956 елгы, аерылган. Үземә хатын эзлим. Аллаһ кушканча, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) үрнәгендә яшим. Хәтта Пәйгамбәр кебек ихрам (хаҗ киеме) да киеп йөрим, минем кебекне башка таба алмассың»... Җавап күренмәгәч, икенче хаты да озак көттермәде: «Мин беренче адымны ясадым, ризалаш, үкенәсең», - ди бу. Болай да теләгән нәтиҗәсенә ирешә алмагач: «Иптәш кызларыңа, бәлки, ир кирәктер?» - дип, өченче тапкыр бәхетен сынарга булды «киявем». Көлке! Ихрам киеп, яшь кызлар каратмакчымы бу?! Оныгына ярардай хатын кирәк булган!
Динне үз файдаларына оста бора белә шул кайберәүләр, ни кызганыч. Җайлы бит, кыз өчен көрәшергә, үзеңә карату өчен тырышырга кирәкми. Бер-ике тапкыр күрештең дә, вәссәләм, никах. Шуңа да мөселманнар арасындагы аерылышу очраклары да сирәк күренеш түгел хәзер.
Сер түгел, Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманы белән чагыштырганда, бүгенге көндә безнең иман ныклыгы күпкә аксый. Шуңа күрә дин тоткан кешеләрнең барысы да яхшы дигән сүз дөреслеккә бик үк туры килми. Кешене әйбәтләп өйрәнү, сынау әле беркемгә дә зарар итмәгән бит. Ләкин «Вконтакте»да гына утырып, бер белмәгән кешене өйрәнү мөмкинме икән соң? Ай-һай...
Ә бәлки танышыңның 7 буынга кадәр белгән кешесен пар итәргәдер? Китаплардан гына укып белгән яучы-димчелекне әйтүем. Мондый танышу-таныштырулар электән үк татар-мөселман гаиләләренә хас булган бит. Нәтиҗәсе дә куанычлы: нык, тату, озын гомерле гаиләләр туган. Өлкәннәрнең сүзенә колак салмыйча, «заочно» гына танышып, 1-2 ай йөргән егет яки кызны яр итүгә караганда, бу ысул уңышлырактыр да, минемчә.
Гомумән, мөселман егет-кызлары ничек кенә танышсалар да - интернеттамы яисә чынбарлыктамы - бер-берсен яхшырак белү максатыннан, озаграк вакыт аралашырга кирәктер. Үзеңә тиң яр сайлау өчен вакыт кызгану җүләрлек. Хәтта кибеттәге аяк киемен дә беренче кулга эләккәнен алмыйбыз: тегеләй-болай боргалап карыйбыз, чыдамлыкка тикшерәбез. Бу да шуның кебек. Яраклылык вакыты гомерлек булган гаилә төзисең килсә, үзеңә ярны ашыкмыйча сайла. Бар таләпләрен туры китереп эш итсәң, моның гөнаһы юк бит.
Гөлназ (21 яшь, кияүдә):
- Минемчә, никахка кадәр 3 ай бер-береңне белергә, өйрәнергә кирәк. Кеше күп булган җирләрдә очрашырга яисә телефон аша аралашырга була. Бер-береңә күбрәк сораулар бирү дә комачау итми: балачактан алып бүгенге көнгә кадәрге кызыклы фактлар, тормышка караш, принциплар, планнар, идеаллар... Мондый аралашу барышында һәркем үзе өчен нәтиҗә ясый: бу кеше минем тәкъдиремме, юкмы? Моны аңлау өчен күп вакыт кирәк түгел.
Алсу (23 яшь, кияүдә түгел):
- Чыннан да, тормыш иптәшен сайлау - гаять җаваплы адым. Ул бит тормышта терәк, булачак балаларыбызның атасы, Аллаһ ризалыгына ирешүгә сәбәпче бәндә. 2-3 ай элек кенә синең өчен ят булган кешене син белеп бетерә алмыйсың, ул тора-бара гына ачыла башлый. Иң беренче һәм иң мөһиме - үзеңә пар итәсе кешенең калеб чисталыгы. Ә күпләр «сайраган» мәхәббәт ул Аллаһтан бәрәкәт буларак иңәчәк.
Ришат (25 яшь, өйләнмәгән):
- Никах бит ул уен нәрсә түгел. Берничә тапкыр гына күргән кызга өйләнеп булмый бит инде. Хәтта дуслар таныштырган кызны да якыннанрак өйрәнергә кирәк. Дус-туганнары кем, холкы нинди, тормыштагы максатлар туры киләме... Моңа ирешү өчен хәләл ысуллар җитәрлек бит. Кызның үзеңә туры килүендә аз гына булса да шикләнәсең икән, сынауны дәвам итәсең. Озак йөрдек инде, дип кенә өйләнеп булмый ич. Гомер буе үкенеп яшәгәнче, уйлап эш итүең хәерлерәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading