Мөбарәк Рамазан аенда көн саен ястү намазыннан соң, витр намазына кадәр тәравих намазын укыйбыз.
Тәравих намазы сөннәт-муәккадә, ягъни Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм даими башкарган һәм бик сирәк кенә төшереп калдырган гамәл. Аны уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт.
Бары тик Рамазан аенда гына витр намазы да җәмәгать белән укыла, башка вакытта әлеге намаз җәмәгать белән түгел, аерым башкарыла. Тәравих намазының да, витрның да кыйраәтләрен, ягъни намазда укыласы Коръән аятьләрен имам тавыш белән укый.
Тәравих намазының фазыйләте нинди?
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Рамазан аенда бу айның изге ай икәнлегенә ышанган хәлдә әҗер-савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тәравих намазын кылучының барлык элеккеге гөнаһлары кичерелә”, – дигән (имамнар Әл-Бохари, Мөслим).
Икенче хәдистә болай диелә: “Аллаһ Рамазан аенда ураза тотуны сезнең өчен бурыч иткән. Ә мин исә аның төнендә кыямда торуны, ягъни тәравих намазын сөннәт иттем. Берәү иманлы йөрәк белән, савап алу теләге белән Рамазан аенда ураза тотса һәм тәравих намазын укыса, гөнаһлардан котылыр, яңа туган сабый бала сыман булыр” (имамнар Әхмәд бине Хәнбәл һәм Нәсаи).
Тәравих намазы ничә рәкәгать итеп укыла?
Тәравих намазы 20 рәкәгатьтән тора. Аны икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укырга мөмкин. Бу намаз ялгыз да укыла ала, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәт булып санала.
Әлеге намазны 20 дән кимрәк рәкәгать итеп уку ярыймы?
Кызганычка, тәравих намазларының рәкәгать саннары хакында фикер каршылыгы бар. Моның хикмәтен аңларга теләсәк, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтенә һәм тугры хәлифәләребезнең гамәлләренә күз салыйк.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге намазны Рамазан аеның беренче төннәрендә укыган, ә калган төннәрдә кешеләр янына чыкмаган. Моны ул тәравих намазы фарыз, ягъни үтәлүе мәҗбүри булган гамәл дәрәҗәсенә күтәрелүдән куркуы белән аңлаткан. Гомәр бине Әл-Хәттаб радыяллаһу ганһе вакытыннан башлап, тугры хәлифәләр һәм барлык мөэмин-мөселманнар тәравих намазына зур игътибар һәм җаваплылык белән караган.
Гали бине Әбү Талиб радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Берәү Рамазан аеның 22 нче төнендә тәравих намазын укыса, кайгы-хәсрәт һәм борчудан имин булыр”, – дигән сүзләрен хәбәр иткән.
Моннан нәтиҗә ясап, әлеге намаз сәхабәләр, табигыйннәр һәм дүрт мәзһәбнең уртак фикере белән, кимендә 20 рәкәгать итеп укыла.
Тәравих намазын ничек ниятләргә?
Тәравих намазын түбәндәгечә ниятлиләр: “Ният кылдым ике рәкәгать тәравих намазын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, хаалисан лилләәһи тәгаалә, Аллааһү әкбәр”.
Тәравихнең рәкәгатьләре арасындагы ял итү нинди гамәл?
Тәравих намазлары арасында дүрт рәкәгать укыган саен, дүрт рәкәгатьле намаз укыган кадәр вакыт туктап тәравихә кылу, ягъни ял итеп тору – сөннәт. Тәравихә вакытында тәсбих, тәһлил әйтеп яки әйтелгәнне тыңлап утыру – мөстәхәб, ягъни хәерле гамәл.
Тәравих намазлары арасында әйтелә торган зикерләр
Безнең җирлектә тәравих намазларының дүрт рәкәгатен укыганнан соң, түбәндәге тәсбихләр әйтелә.
Рамазан аеның 1-20 нче көннәрендә укыла торган зикер:
سُبْحَانَ ذِي المُلْكِ وَالْمَلَكوُتِ سُبْحَانَ ذِي العِزَّةِ وَالعَظَمَةِ وَالْقُدْرَةِ وَالْكِبْرِيَاءِ وَالجَبَروُتِ سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَيِّ الَّذِي لَا يَمُوتُ سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّنَا وَ رَبُّ الْمَلَائِكَةِ وَ الرُّوحِ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ نَسْتَغْفِرُاللَّه نَسْأَلُكَ الْجَنَّةَ وَ نَعُوذُبِكَ مِنَ النَّارِ
Укылышы: “Сүбхәәнә ҙил-мүлки вәл-мәләкүүт. Сүбхәәнә ҙил-гыйззәти вәл-гаҙамәти вәл-кудрати вәл-кибрийәә-и вәл-җәбәруут. Сүбхәәнәл-мәликил-хәййил-ләҙии ләә йәмүүт. Сүббүүхүн куддүүсун раббүнәә вә раббүл-мәләәикәти вәрруух. Ләә иләәһә илләллааһү нәстәгъ фируллааһ. Нәс-әлүкәл җәннәтә вә нәгууҙү бикә минән нәәр” (“ҙ” хәрефе астында нокта белгән килгәндә укылыш сакау булырга тиеш – ред.).
Мәгънәсе: “Яшерен һәм ачык булган һәрнәрсәнең Иясе чиста, Пакь. Көч-Куәт, Бөеклек, Күркәмлелек Иясе Пакь. Ул Мәңге исән һәм беркайчан да үлмәс. Камиллек Иясе, Кимчелексез, Ул – безнең Раббыбыз, фәрештәләрнең һәм җаннарның Раббысы. Аллаһтан башка илаһ юк, без Аннан гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә, Раббым, без Синнән җәннәт сорыйбыз һәм ут газабыннан сыенабыз”.
Соңгы ун көн зикере
Соңгы ун көне Рамазан аеның ахырына якынлашканга күрә, биредә башка зикер әйтелә:
سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَنَّانِ الْمَنَّانِ، سُبْحَانَ الْمَلِكِ الدَّيَّانِ، اَلْمَعْرُوفِ بِالْغُفْرَانِ وَالْمَوْصُوفِ بِالْإِحْسَانِ. اَلْوَدَاعُ اَلْوَدَاعُ اَلْفِرَاقُ اَلْفِرَاقُ يَا شَهْرَ رَمَضَانِ. اَللَّهُمَّ يَا قَدِيـمُ يَا حَكِيمُ يَا عَلِيمُ اِغْفِرْلَنَا يَا كَرِيـمُ يَا رَحِيمُ يَا حَلِيمُ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.
Укылышы: “Сүбхәәнәл мәликил-хәннәәнил мәннәән. Сүбхәәнәл мәликид-дәййәән. Әлмәгърууфү билгуфраан әлмәүсууфү биль-ихсәән. Әлвәдәәгъ әлвәдәәгъ, әлфираак әлфираак, йәә шәһра рамәдаан. Аллааһүммә йәә кадиим, йәә хәкиимү, йәә галиим. Игъфирләнәә йәә кәриим, йәә рахиимү, йәә хәлиим, йәә әрхәмәр-раахимиин”.
Мәгънәсе: “Юмарт һәм Рәхимле булган Хаким Пакьтер. Ярлыкаучы буларак билгеле, игелеге белән аерылып торган хөкем итүче Хаким Пакьтер. Ий, Рамазан ае, синең белән саубуллашабыз, саубуллашабыз, аерылабыз, аерылабыз. Мәңге, Хаким, Галим булган Аллаһ, безнең гөнаһларны ярлыка, Син юмартлык Иясе, гөнаһларны Ярлыкаучы, и Рәхимлеләрнең Рәхимлесе”.
Тәравих намазыннан соң укыла торган дога
اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ وَسَلِّمْ اَللَّهُمَّ زَيِّنَا بِزِينَةِ الْإِيمَانِ وَشَرِّفْنَا بِشَرَافَةِ الْهِدَايَةِ وَالْعِرْفَانِ وَأَكْرِمْنَا بِصِيَامِ شَهْرِ رَمَضَانَ وَارْزُقْنَا الْجَنَّةَ وَالْغُفْرَانَ وَتَقَبَّلْ مِنَّا تَرَاوِيحَنَا يَا سُبْحَان وَاسْتَجِبْ دُعَائَنَا يَا حَنَّان. بِفَضْلِكَ وَجُودِكَ يَا مَنَّانُ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ
Укылышы: “Аллааһүммә салли галәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәдин вә сәллим. Аллааһүммә зәййинәә бизиинәтил-иимәән. Вә шәррифнәә бишәраафәтил-һидәәйәти вәл-гыйрфәән. Вә әкримнәә бисыйәәми шәһри рамәдаан. Вәрзукънәл-җәннәтә вәл-гуфраан. Вә тәкаббәл миннәә тәраавиихәнәә йәә сүбехәән. Вәстәҗиб дүгаа-әнәә йәә хәннәән. Бифәдъликә вә җүүдикә йәә мәннәән. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин”.
Мәгънәсе: “Йә, Аллаһым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне һәм аның йорт әһелләрен мөбарәк кыл һәм аларны сәламлә. Йә, Аллаһым, безне иман зиннәте белән бүләклә, хак юлга үгет-нәсыйхәт, гыйлем биреп, Рамазан аенда ураза тоттыр, ярлыкавыңны бир һәм җәннәт насыйп әйлә! И, Пакь булган Аллаһы Тәгалә, бездән тәравих намазын кабул ит. И, Мәрхәмәтле булган Аллаһы Тәгалә, мәрхәмәтеңнән, юмартлыгыңнан үтенечләребезгә җавап бир. Син мәрхәмәтлеләрнең иң Мәрхәмәтлесе! Барысы да Синең рәхмәтеңнән була”.
Ниятебезгә күрә Раббыбыз ярдәм итәр
Кыямәт көнендә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәфәгате безнең өчен караңгы төндә юл күрсәтүче, зәмһәрир салкында җылытучы, әлсерәтә торган кызу көндә җиләслек бирүче кадерле нигъмәт, бүләк булачак. Бу дәрәҗәгә без аның сөннәтен үтәп кенә ирешә алуыбызны аңларга тырышыйк. Тәравих намазы бик күркәм, олуг гамәл. Сүз дә юк, Рамазан ае бездән күп сабырлык, көч-куәт таләп итә торган, безне сыный торган ай. Әмма мөмкинлегебез булган кадәр шушы айда гына укыла торган тәравих намазларын да үтәп барырга тырышсак иде. Изге ниятебезгә, теләк-омтылышыбызга күрә Раббыбыз барчабызга да ныклы сәламәтлек, ачык зиһен, вакыт бәрәкәте бирер дип өметләнәм, иншәАллаһ.
“Саләх” мәчете имам-хатыйбы
Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар