16+

Татар зиратына тәре куйганнар

Почтадан «Бәхет хатлары»н (штраф түләү кәгазьләрен шулай дибез) алып кына чыккан идем. Автобус килгәнче дип, шуларны карарга тотындым. Артымда ишетелгән «Кая бара бу дөньялар!» дигән сүзләргә игътибар итмәгән дә идем. Авыр итеп көрсенгән тавышка исә борылып карарга уйладым. Сөйләшеп киттек. Берәүнең күңеленә татар газетасында басылып чыккан бер мәкалә тәэсир иткән...

Татар зиратына тәре куйганнар

Почтадан «Бәхет хатлары»н (штраф түләү кәгазьләрен шулай дибез) алып кына чыккан идем. Автобус килгәнче дип, шуларны карарга тотындым. Артымда ишетелгән «Кая бара бу дөньялар!» дигән сүзләргә игътибар итмәгән дә идем. Авыр итеп көрсенгән тавышка исә борылып карарга уйладым. Сөйләшеп киттек. Берәүнең күңеленә татар газетасында басылып чыккан бер мәкалә тәэсир иткән...

Почтадан «Бәхет хатлары»н (штраф түләү кәгазьләрен шулай дибез) алып кына чыккан идем. Автобус килгәнче дип, шуларны карарга тотындым. Артымда ишетелгән «Кая бара бу дөньялар!» дигән сүзләргә игътибар итмәгән дә идем. Авыр итеп көрсенгән тавышка исә борылып карарга уйладым. Сөйләшеп киттек. Берәүнең күңеленә татар газетасында басылып чыккан бер мәкалә тәэсир иткән икән. Анда: «Шәригать мөселман зиратларында портретлы кабер ташлары куюны тыя», - дип язылган булган. Һәм шунда ук яңа танышым җан тетрәткеч бер вакыйга турында сөйләп алды.
Үткән җәйдә Самосырово зиратына әбиләре янына барганнар. Иске татар зиратында урын булмагач, әбиләрен әлеге зиратның татарлар күмелә торган өлешенә җирләгән булганнар. «12 ел буе күрмәгәнне быел күрдек», - ди. Әбиләре янында гына яңа кабер барлыкка килгән. «Аның нәрсәсе бар инде: зираты булгач, кабере дә булыр!» - диярсез. Анда татар ире җирләнгән. Нык яраткан булса кирәк, марҗа хатыны иренең каберенә зу-у-ур итеп, агачтан тәре ясатып куйган. «Ни өчен килгәнебезне дә онытып, шул тәредән күзләребезне ала алмыйча, беркавым шаккатып тордык. Әле генә башыма шундый уй килде: мөселман зиратына сурәтле кабер ташлары куярга ярамаса да, тәре куярга рөхсәт бармы икәнни?!» - дип сүзен тәмамлады Гөлнур ханым.
Аның яныннан авыр хисләр белән киттем. Чыннан да, бик күңелсез хәл бит инде бу. Гомер буе мөселман динен тотып, биш вакыт намазын калдырмаган ак әби янында күрше булып тәре торсын инде. Башка сыймаслык хәл...
«Былтыр тәре генә куйганнар. Инде ел саен веноклар куя башларлар», - дип уйлап кына бетерүем булды, үзем белән булган бер вакыйга искә төште.
Май бәйрәменә авылга кайткач: «Әтиебезнең кабер өстен чистартып, берочтан чәчәкләр дә утыртырбыз», - дип, апам белән зиратка киттек. Эшләребезне бетереп, кайтыр юлга борылдык. Кайтканда, яңа каберләрдәге язуларны укый-укый, бераз читкәрәк киткәнбез. Каршыбызда кара әйберләр күреп, имәнеп киттек. Җирдә өч венок ята иде. Аларны көздән куйган булсалар кирәк. Әйләндереп, язуларын укыдык. Өчесе дә Кәрим исемле егеткә багышланган. Берсе - хезмәттәшләреннән, берсе - тормыш иптәше Людмиладан, ә өченчесе - иң шаккатырганы - юл һәлакәтенә очрап вафат булган егетнең әти-әнисеннән иде. Чеп-чи татар малаена «менә дигән бүләк». Кара киң тасмага алтын хәрефләр белән язылып, купшы чәчәкләрдән үрелгән венок, чыннан да, бик матур иде. Бәлки, килен әти-әниләренә әйтеп тә тормыйча эшләгәндер әле моны. Ә менә кемдер, татар зиратының мыскыл ителүенә түзә алмыйча, кабер өстеннән читкә алып ыргыткан. Ә бәлки балаларының хәлен белергә кайтучы ата-аналар үзләредер...
Без зираттан чыкканда, әкрен генә яңгыр сибәли башлаган иде инде. Үзебез утырткан чәчәкләрнең, беркемдә дә начар фикерләр уятмыйча, киресенчә, күзләрне иркәләп, килгән кешеләрдә соклану тудырыр дигән инану белән өйгә атладык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading