16+

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете ничек үтәчәк?

2 май көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Дүшәмбе көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республиканың шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк.

Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. 
Авыл җирлекләрендә иртәнге намаз 03.00 сәгатьтә укылачак, 04.00дә гает вәгазе башлана, гает намазы 4.30 сәгатькә билгеләнгән. 
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “Хозур ТВ” телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайтында, «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

Фото:http://dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading