16+

Татарстан мөфтие Бәраәт кичәсе якынлашу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Хөрмәтле дин кардәшләр! Бәраәт төнендәге бәрәкәтләрдән һәм безгә Аллаһы Тәгалә биргән мөбарәк мөмкинлекләрдән файдаланып калырга ашыгыгыз! Алда Безне изге Рамазан шәриф ае көтә бит!

Бүген, кояш баеганнан соң, Шәгъбан аеның 15 нче көне керү белән, җир йөзенә Бәраәт кичәсе иңәчәк. Пәйгамбәребез ﷺ: "Шәгъбан аеның уртасы җиткәч, аны гыйбадәттә үткәрегез һәм көндез ураза тотыгыз”, – дигән. Әлеге сөннәткә иярү бик мөһим, чөнки хәдисләр буенча, бу кичтә, кояш баегач, Аллаһы Тәгалә болай ди: "Әгәр тәүбә итүчеләр булса, Мин аның гөнаһларын кичерермен, әгәр ризык сораучылар булса – аңа ризык бирермен, әгәр авырудан шифа сораучылар булса, аңа авыруыннан шифа бирермен”. Һәм бу хәл таңга кадәр дәвам итә. Ягъни Чиксез кодрәт Иясе бу төндә гафу үтенүчеләрне Үзенең шәфкате белән кичерә, әмма явызлык кылучыларны һәм мәрхәмәтсезләрне гафу итми.

Башкача әйткәндә, Бәраәт төне иман китерүчеләргә гөнаһлардан чистарынырга һәм Тәмугъ утыннан ераклашырга мөмкинлек бирә. Бәраәт кичәсендә безнең догаларыбыз кабул ителә һәм алдагы елда кемнең ничек яшәячәге һәм кемнең бу дөньядан китәчәге тәгаенләнә.

Бәраәт төне бәрәкәтләренә ничек ирешергә? Моның өчен мөселман истигъфар кылырга, гөнаһларының кичерелүен сорарга һәм аларны төзәтергә тырышырга тиеш. Моннан тыш, Пәйгамбәр ﷺ: "Бу төндә күк капкалары ачыла, һәм фәрештәләр мөселманнарны сәламлиләр һәм аларны гыйбадәт кылырга чакыралар. Бәраәт төнендә күп итеп гыйбадәт кылыгыз! Югыйсә, Кыямәт көнендә үкенерсез”. Мәкердән, ачудан, тәкәбберлектән дә ерак торырга кирәк. Гыйбадәтне ялгыз калып үтәгез, әмма әти-әниегезне, туганнарыгызны игътибардан калдырмагыз, авырулар турында кайгыртыгыз, мохтаҗларга хәер бирегез. Җыеп кына әйткәндә, Бәраәт төненә чиста йөрәк һәм яхшы ниятләр белән керегез. Әгәр йөрәгегез бүгенге һәм киләчәк көннәр турында борчыла икән, тынычлык сорагыз; әгәр ризыгыгызны арттырырга телисез икән, ризыгыгызны арттыруны сорагыз; авырсагыз, әхлакый һәм физик көчегезнең кимүен сизсәгез, Аллаһыдан сәламәтлек сорагыз.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Бәраәт төнендәге бәрәкәтләрдән һәм безгә Аллаһы Тәгалә биргән мөбарәк мөмкинлекләрдән файдаланып калырга ашыгыгыз! Алда Безне изге Рамазан шәриф ае көтә бит!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading