16+

Татарстан мөфтие: «Имамнарның җәмгыятьтәге абруен күтәрәсе бар»

Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда Татарстан мөфтие булып янә Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Баш казый вазифасын элеккеге Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башкарачак. Ә мөфтинең беренче урынбасары булып Казанның "Котдус" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинны сайладылар.

Татарстан мөфтие: «Имамнарның җәмгыятьтәге абруен күтәрәсе бар»

Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда Татарстан мөфтие булып янә Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Баш казый вазифасын элеккеге Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башкарачак. Ә мөфтинең беренче урынбасары булып Казанның "Котдус" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинны сайладылар.

Съездда бөтен республика буенча 950дән артык делегат катнашты, алар арасында шәһәр-районнардан килгән имамнар, республика министрлыклары вәкилләре, район башлыклары да бар иде. Корылтай эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул үзенең чыгышында соңгы дүрт елда республикада күп үзгәрешләр булуын, аеруча, милләтара һәм конфессияара дуслыкның ныгуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу эштә Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең дә өлеше зур булды.

- Бүген республикада динне, гореф-гадәтләрне һәм телне саклап калу өчен барлык шартлар тудырылган. Тиздән үз ишекләрен ачачак Болгар ислам академиясе дини мәгариф үзәге булыр, анда зыялы дин белгечләре әзерләнер дип өметләнәбез, - дип белдерде ул.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгышының башында Татарстанда төрле милләтләрнең дус яшәвен, төрле конфессия вәкилләренең үзара ихтирамлы мөнәсәбәттә булуларын искә алды.

- Болар барысы да республикабызның имин үсешен тәэмин итә. Татарстанда, диннәр төрле булуга карамастан, әхлакый кыйммәтләр һәм кыйблалар бөтен милләтләр өчен дә гомум. Шул ук вакытта экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы тору мәсьәләренә дә кагылмыйча булдыра алмыйм. Татарстан - күпсанлы мөселманнар яшәгән, икътисади яктан алга киткән республика. Икътисади үсешкә ирешкән субъектлар һәрвакыт радикаль көчләр өчен мишень булып тора. Чөнки мондый төбәкләр, беренчедән, матди база буларак кабул ителә; икенчедән, күпсанлы мигрантлар арасында билгеле бер җимергеч сәясәт алып бару өчен уңайлы җирлек булып тора. Шуңа күрә безнең өчен әлеге тенденцияләргә каршы торырга һәм чит йогынтыга бирелми кала белү бик мөһим. Диннәр арасындагы яхшы һәм күркәм мөнәсәбәтләрне саклап калу киләчәктәге үсешнең һәм яшәешнең төп шарты булып тора, - диде ул.

Татарстан илнең башка субъектларыннан тагын бер уңай ягы белән аерылып тора - республика өммәте бердәм, ә мөфтият бердәнбер. Мәхәлләләр саны буенча безнең нәзарәт Россия мөфтиятләре арасында беренче урында тора.



Мөфти нәзарәт эшчәнлеге белән дә таныштырды, алдагы көннәргә бурычлар куйды.
- Безнең бурыч: дини оешмаларны берләштерү, аларның эшчәнлеген Коръән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең сөннәтенә, имам Әбү Хәнифә юнәлешенә нигезләү һәм бердәй кануни үрнәккә китерү, татар дин галимнәренең хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү, татар дини-фәнни мәктәбен торгызу, милли үзаңны һәм телне саклау. Әлегә кадәр мөгаллимнәр арасында ислам һәм шәригать фәннәре буенча магистр яки фән докторы дәрәҗәсендәге белгечләр юк. Болгар ислам академиясен ачу бу мәсьәләне хәл итәр дип өметләнәбез. Имамнарның җәмгыятьтәге абруен күтәрәсе бар. Имамнарга һәм аларның ихтыяҗларына йөз белән борылырга, хокукларын якларга кирәк. Көнүзәк мәсьәлә булып гомумроссия ислам телевизион каналын булдыру тора. Әлеге медиапроект рухи-әхлакый кыйммәтләрне, Россиядә яшәүче мөселман халыкларының милли мәдәниятен популярлаштырырга ярдәм итә алыр иде, - дип сөйләде ул.

Мөфти массакүләм мәгълүмат чараларында дини вакыйгаларны яктыртканда игътибарлырак булырга һәм һәр сүзне үлчәп язарга киңәш итте.
- Бернинди дини нигезе булмаган көнкүреш конфликтларны кешеләрнең нинди диндә булулары белән бәйләү дөресме икән? Үзләре дә теләмәстән дип ышанасы килә, журналистлар җәмгыятебездә милләтара һәм динара киеренкелекне арттыра. Этноконфессиональ тематикага бәйле вакыйгаларны яктырту стандартларын эшләп чыгару артык булмас дип уйлыйм, - диде ул.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев казыйларны аеруча борчыган мәсьәләләргә тукталды.
- Казыйларны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - аерылышучыларның саны арту. Мөселманнар арасында да шактый ул талак проблемасы. Шуңа да без районнарда гаиләне саклау үзәкләре оештырырга кирәк дигән фикердә торабыз. Әйтик, Балтач районында әлеге эшне без загс белән берлектә алып барабыз. Икенче борчыган мәсьәлә - эшмәкәрләрнең үзара бер фикергә килә алмавы. Уртак эшне башлаганда килешү төземиләр, милек һәм керемне бүлешә башлагач, алар арасында низаг туа. Әлеге уңайдан мирас мәсьәләләре буенча судьялар белән махсус совет булдыру идеясе бар, - дип сөйләде ул.



Саннар

1989 елда Россиядә 174 мәхәллә булган. 1995 елда Татарстан буенча гына аларның саны 700гә тулган. Бүгенге көндә республикабызда 1415 мәхәллә һәм 1430 мәчет исәпләнә. Анда 1400гә якын имам хезмәт куя. Диния нәзарәтенең территориаль башкарма органнарын 48 мөхтәсибәт һәм 9 казыят тәшкил итә. Соңгы дүрт елда Татарстанда илледән артык яңа мәчет ачылган. Агымдагы елның 15 сентябрендә Татарстанда диния нәзарәте барлыкка килүгә 25 ел тула.


Фото: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading