16+

«Татар сүзе» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлый

Халкыбызның мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «Татар сүзе» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе якынлаша. Быел бәйгенең грандиоз юбилей сезоны тагын да күбрәк премиаль фонд белән сөендерә.

Халкыбызның мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «Татар сүзе» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе якынлаша. Быел бәйгенең грандиоз юбилей сезоны тагын да күбрәк премиаль фонд белән сөендерә.

Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд 2 000 000 сум.

Бәйгенең максаты - туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классикларның әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту. Конкурс нәфис сөйләм күнекмәләрен үзләштерү, Татарстан Республикасында, шулай ук Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә нәфис сүз аша туган телгә карата кызыксыну уяту, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү һәм телевизион кадрлар әзерләү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Искәртеп узабыз, узган ел әлеге бәйге дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм төрле яшьтәге 3000 татарны берләштерде.

Гаризалар бөтен Россиядән кабул ителде: Әстерхан, Башкортостан, Мәскәү, Самара, Саратов, Ульяновск, Дагыстан, Марий Эл, Киров, Новосибирск, Оренбург, Пенза өлкәләре, Пермь, Свердлау, Төмән, Ханты-Мансийск, Удмуртия, Чувашия республикасы. Үзбәкстан һәм Швейцариядән катнашучыларның булуы – бәйгенең киң колачлы булуын тагын бер кат дәлилләде.

Быел «Татар сүзе» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк.

Махсус «Туган тел» номинациясендә исә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар үз туган телләрендә дә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкара ала.

Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлап, чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2025@yandex.ru рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча анкета тутыру мөмкинлеге дә каралган.

Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading