16+

Сочида дүрт көн элек диңгез дулкыны йотып алган кызның гәүдәсен тапканнар

Сочида коткаручылар диңгездә 16 июньдә батып үлгән дип фаразланган кызның гәүдәсен тапканнар, әлегә моргта танып-белү процедурасы бара.

Сочида коткаручылар диңгездә 16 июньдә батып үлгән дип фаразланган кызның гәүдәсен тапканнар, әлегә моргта танып-белү процедурасы бара.

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.

16 июньдә Липецк өлкәсеннән 20 яшьлек Диана Беляева дус егете белән Сочиның «Ривьера» пляжында ял итә. Социаль челтәрләрдә фаҗиганең видеосы пәйда булды. Кадрларда кызны диңгез дулкыны каплый. Егет судан чыга алган. Ул тагын күпмедер вакыт дустын коткарырга өметләнеп яр буйлап йөгерә, ләкин суга бүтән керми.

Диананы эзләү дүрт көннән артык дәвам иткән. Коткаручылар акваторияне һәм яр сызыгын 20 километрга кадәр тикшергәннәр. Кызны эзләүдә 15 коткаручы катнашкан. Дүрт көннән соң аның гәүдәсе табылган.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading