16+

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Коръән басмасының электрон чыганаклары тапшырылды

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәтенә “Казан басмасы” компьютер шрифты нигезендәге Коръән басмасының электрон чыганаклары тапшырылды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Коръән басмасының электрон чыганаклары тапшырылды

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәтенә “Казан басмасы” компьютер шрифты нигезендәге Коръән басмасының электрон чыганаклары тапшырылды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга аны Мәрмәрә университетының “Илаһият (шәригать)” факультеты деканы, шрифтны төзүче Мөхәммәд Абай тапшырды. Әлеге вакыйга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек кысаларында узган иң зур һәм мөһим башлангычларның берсе. “Казан басма” компьютер шрифты дөньякүләм танылган иске типографик оттискысы нигезендә ясалган.

Компьютер шрифтын булдыру эшенә чит ил белгечләре дә җәлеп ителгән. Әлеге зур эш бер ел элек башланып, яңа басылып чыгачак басманың текстларын диния нәзарәте белгечләре берничә кат тикшереп чыккан.

“Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин хәбәр иткәнчә, нәшрият елына кырыгар төрле китап чыгара. Бу яңа шрифтны кулланып, китаплар әзерләп чыгару эше тагын да тизләнәчәк.

– Башка илләрнең нәшрият йортлары да бу шрифтны сорап мөрәҗәгать итте. Алар белән дә бик теләп бүлешәчәкбез. Югары сыйфатлы китаплар дөнья күрер дип ышанабыз. Урта Азия илләрендә Коръәннең “Казан басмасы” киң таралган. Карачаево-Черкесиядән олы яшьтәге бер пар мөрәҗәгать итте. Казан басмасын бик яратып укыйбыз, әмма аны зуррак шрифт белән бастыра алмассызмы икән, диделәр. Әлегә кадәр бу мөмкин түгел иде, хәзер исә рәхәтләнеп зуррак размерда чыгара алачакбыз, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading