16+

Татарстан Мөфтие өлкәннәрне бәйрәм белән котлады

Өлкәннәрне хөрмәтләү – Исламда бик әһәмиятле төшенчә, бу гамәл иманның һәм Аллаһны олылауның бер күрсәткече булып тора.

Татарстан Мөфтие өлкәннәрне бәйрәм белән котлады

Өлкәннәрне хөрмәтләү – Исламда бик әһәмиятле төшенчә, бу гамәл иманның һәм Аллаһны олылауның бер күрсәткече булып тора.

1 октябрь өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать белән чыкты. Бу хакта Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

«Мөхтәрәм хезмәт һәм сугыш ветераннары, өлкәннәр, әбиләр һәм бабайлар, аксакаллар, хәзрәтләр һәм абыстайлар! Кадерле дин кардәшләрем!

Бүген илебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәрне хөрмәтләү – Исламда бик әһәмиятле төшенчә, бу гамәл иманның һәм Аллаһны олылауның бер күрсәткече булып тора. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ  олы яшьтәгеләргә мәртәбәле мөнәсәбәт һәм рәхимлелек күрсәтү турында бихисап хәдисләр әйтеп калдырган: “Олыларга хөрмәт, кечеләргә игелек күрсәтмәгәннәр – бездән булмас” (Бохари), “Бәрәкәт өлкәннәрегез белән булыр” (Ибне Хиббан 559), “Аллаһны мактауларның берсе булып чәчләренә чал кергән мөселманга ихтирамлык тора” (Абу Дауд) һ.б. Ягъни динебез өлкәннәрне хөрмәтләүгә һәм кайгыртуга өнди. Имин тормышыбыз һәм аяз күгебез өчен рәхмәт йөзеннән без аларны кадерләргә тиешле. Аеруча ата-аналарны. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы һәм аларның догаларында яшибез. Аллаһы Тәгалә безне әти-әниләребезнең итагатьле балалары булырга һәм аларның йөзләрендә шатлыклар гына күрергә насыйп әйләсә иде».

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading