16+

Татарстан мөфтие: «Республика ифтары - бренд»

Унике мең кеше катнашында узган республикакүләм ифтарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай дип атады.

Татарстан мөфтие: «Республика ифтары - бренд»

Унике мең кеше катнашында узган республикакүләм ифтарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай дип атады.

"Ифтар бик яхшы узды. Аны хәтта халыкара ифтар дип әйтергә була.  Монда бүген Ирак кешеләре, мисырлылар да бар иде. Төрле илләрнең консуллары килде. Киләсе елга ифтарның географиясен тагын ничек киңәйтергә була дип уйлаячакбыз" диде ул авыз ачу мәҗлесеннән соң журналистов белән очрашуда.

Мөфти шулай ук ифтарны күрешү, аралашу урыны дип тә атады. "Кайбер кешеләр белән елга бер шушында очрашабыз. Ифтар безне берләштерә дә. Бергә намаз укыйбыз, ил тынычлыгы өчен дога кылабыз. Элек гаетләрдә генә күрешә идек. Хәзер көн дә ифтарларда  очрашабыз. Казанда кырыклап мәчеттә ифтарлар оештырыла" диде мөфти.  Сабан туе кебек бренд дип әйтергә буламы дигән сорауга, ул инде бүген үк бренд, Мәскәү, Чечня, Дагестаннан махсус киләләр, диде Камил хәзрәт. 

Ифтар кунакларына Казан басмасы Коръән бүләк иттеләр. Аны барысы 30 мең данәдә бастырганнар. 12 меңен ифтарда, калган өлеше республика буйлап таратылган. Коръән Катар дәүләте акчасына басылган.

Быелгы чарада махсус кунак - хәрби операция ветераны Айнур Яһудин да бар иде. Ул татарстанлыларга һәм Диния нәзарәтенә хәрбиләргә һәрчак ярдәм итеп торулары өчен рәхмәтен белдерде. Беренче көннән үк ярдәм тоеп яшибез, диде. 

Быелгы ифтарда халык Палестина һәм «Крокус Сити Холл» теракты корбаннары өчен бергәләп дога кылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading