16+

Татарстан мөселманнары быел да хаҗга бара алмаячак

Шулай итеп, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, быел изге урыннарга хаҗ сәфәре белән бара алмаячак.

Татарстан мөселманнары быел да хаҗга бара алмаячак

Шулай итеп, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, быел изге урыннарга хаҗ сәфәре белән бара алмаячак.

Согуд Гарәбстаны хакимияте чит ил хаҗилары өчен хаҗ кылу мөмкин булмаячагы турында белдерде.

Дөнья күләмендә коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Согуд Гарәбстаны Корольлеге хакимияте 2021 елда хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен бары чикләнгән санда гына хаҗилар кертелү турында карар кабул ителүен игълан итте. Гыйбадәт кылу өчен Корольлек территориясендә булган дин кардәшләребез генә кертеләчәк. Быел, һиҗри исәп буенча 1442 елда, Согуд Гарәбстаны хакимияте, коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, корольлектә яшәүче 60 мең кешегә генә хаҗ кылырга рөхсәт итте.
Шулай итеп, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, быел изге урыннарга хаҗ сәфәре белән бара алмаячак.

Хәбәр иткәнебезчә, киләсе елда Владимир Путин указы нигезендә Идел буенда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Фото: http://dumrt.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    На все воля Аллаha!!!

    Мөһим

    loading