Шәһри Казан

Татарстаннан 115 оешма хәләл сертификатына ия

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты тарафыннан сертификацияләнгән оешма, предприятие, кафе җитәкчеләре катнашында 2020 елга нәтиҗәләр чыгарылды.

Комитетның җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин үз чыгышында сертификация үткәрү тәртипләре, узган елда ирешелгән уңышлар, казанышлар, төп юнәлешләр, киләчәккә планнар хакында сөйләде. Җыелышта хәләл ризык җитештерү юнәлешендә нәтиҗәле эшләүче оешма җитәкчекчеләренә Комитет тарафыннан рәхмәт белдерелде.

Коронавирус пандемиясе башлану белән истә калган 2020 елда “Хәләл” комитеты узган ел белән чагыштырганда да күбрәк предприятиеләргә сертификация уздырды. Хәзерге вакытта реестрда сертификация узган оешмалар саны – 156. Аларның 115-е – Татарстаннан, калган 41-е – Россиянең төрле төбәкләреннән (Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Чиләбе, Самара, Краснодар, Оренбург, Ульяновск, Кемерово, Липецк һәм Воронеж өлкәләре; Ставрополь крае; Марий Эл, Удмуртия, Чувашия республикалары һ.б.). 15 предприятие ит продукциясе, 15 – кош ите, 19 – ит ярымфабрикатлары, 19 – сөт һәм май продукциясе, 28 – икмәк, ярмалар һәм татлы ризыклар, 31 предприятие җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтә, калган 29-е эшчәнлекнең башка төрләре белән шөгыльләнә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты тарафыннан сертификацияләнгән иң зур предприятиеләр рәтенә “Чаллы-Бройлер”, “Ак Барс”, “Равис-Сосновская”, “Акашевская” кошчылык фабрикалары, “Макфа”, “Юнилевер Русь”, “АмРест” (KFC) оешмалары керә.

Реклама

“Хәләл” комитеты контролерлары оешмаларда сую барышына күзәтчелек итә, терлекне, кошларны чалу бары кулдан башкарылырга тиеш. Моннан тыш, тавыкны чалганнан соң каны калмаска, йонын йолкыр алдыннан җаны чыгып беткән булырга тиеш, шулай ук пешекләү температурасына игътибар бирелә.

Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле җәмәгать туклануы оешмалары тулы көченә эшли алмауга да карамастан, Комитет карамагында эшләүче хәләл кафе-рестораннар саны арту күзәтелде. Комитет тарафыннан сертификация узган кафеларның исемлеге кергән буклет бастырылды.

2020 ел эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып – HalalLifeStyle юл картасын тормышка ашыру торды һәм «Крутушка», «Шифалы су»-«Ижминводы», «Радуга» шифаханәләренә сертификация үткәрелде.

http://dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: хәләл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: