16+

“Телебез бетсә, диннән дә ерагаерга мөмкинбез”

Татар телен һәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана.

“Телебез бетсә, диннән дә ерагаерга мөмкинбез”

Татар телен һәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана.

Балаларга телне саклауның никадәр мөһим булуын җиткерү дә әти-әни һәм әби-бабайдан тора. Алар үзләренең балаларында һәм оныкларында туган телгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә тиешләр. Әгәр гаиләдә әти-әни туган телдә сөйләшмәсә, бала телнең саклауга карата битараф булып үсә, ди «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин.
– Ислам дине күзлегеннән чыгып аңлатканда, телләрне һәм милләтләрне Аллаһ Тәгалә барлыкка китерде. “Хуҗурат” (“Бүлмәләр”) сүрәсенең 13 нче аятендә Аллаһ Тәгалә: “Әй кешеләр! Дөреслектә, Без сезне бер ир һәм бер хатын-кыздан бар иттек һәм сезне бер-берегезне танып белү вә аралашу өчен милләтләр вә кабиләләр итеп кылдык. Дөреслектә, сезнең Аллаһ каршында иң хөрмәтлегез иң тәкъва булганыгыз. Дөреслектә, Аллаһ сезнең турыда һәм гамәлләрегез турында бөтен нәрсәне дә Белүче”, – ди. Шушы аятьтән аңлашылганча, милләтләргә бүленүнең төп хикмәте бер халыкның икенче халык белән танышып һәм аралашып яшәү белән бәйле. Һәр халык үзенең үзенчәлеген сакларга тиеш. Үзенең туган телен оныткан халык әкрен-әкрен юкка чыга башлый. Шуның нәтиҗәсендә ул башка халыкларның мәдәниятен һәм динен үз итәргә мөмкин. Тел бетсә, милләт тә һәм гореф-гадәт тә юкка чыга, – ди ул.

– Телне югалту аркасында динебезгә дә кимчелек килмәсме?
– Мөфтиятнең быелгы елны Туган тел елы дип игълан итүе дә очраклы гына түгел. Татар телен өйрәтү, милли мирасыбызны популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатлар куйды ул үз алдына. Тел бетү ислам диненнән ерагаюга да китерергә мөмкин. Дини китапларның күбесе татар телендә язылган. Аларны аңлау өчен татар телен белергә кирәк. Халыкка динне без туган телебез аша җиткерәбез. Җомга вәгазьләрен татар телендә сөйлибез. Быел безнең “Өметлеләр” мәчетендә татар телен өйрәнү курслары эшли башлады. Татар теле атнасына ике тапкыр кич белән укытыла. Дәрескә ирләр дә, хатын-кызларда йөри. Аларның төп максаты – татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәнү.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading