Шәһри Казан

Үлгән кешеләрдән нәрсә дә булса сорау тыела...

Халкыбызда: “Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк”, – дигән әйтем бар. Үзебез өчен хәерлеме, юкмы икәнлеген уйлап та тормыйча телибез дә, ярый ла аның нәтиҗәсе куандырырлык булса. “Казан нуры” мәчете имам хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән дә без теләк теләү турында сөйләшәбез.

– Мөселман кешесенә дога дигән сүз күбрәк туры килә. Теләк белән дога алар икесе бер. Дога ул шул сорау, теләү дигәне аңлата, – ди хәзрәт. – Дога кылуның үз шартлары бар. Без бар нәрсәне дә Аллаһы Тәгаләдән сорарга тиешбез. Ниндидер йолалар, ырымнарга таянсак, гөнаһ кылуыбыз да бар. Хәтта ул ширеккә дә әйләнергә мөмкин. Ширек ул – Аллаһтан башка бүтән иләһкә табыну, гыйбадәт кылу.

– Әни кешенең балага теләгән теләге кабул була диләр...  
– Шуңа да әни кешегә баласын ачуланган вакытта сак булырга кирәк. Нәрсә әйткәнен колагы ишетергә тиеш. Каргыш сүзләре әйтсә бигрәк тә куркыныч, чөнки ул кабул булырга мөмкин.

– Дога кылу да саклык таләп итә, диләр.
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) вакытында бик фәкыйрь бер кеше яшәгән. Ул Рәсүлебездән, Аллаһы Тәгалә миңа байлык бирсен әле, дип, үзе өчен дога кылуын сорый. Пәйгамбәр бу кешенең үтенечен ике тапкыр кире кага. Өченче тапкырында инде дога кылырга була. Аллаһы Тәгалә догасын кабул итә һәм теге фәкыйрь чынлап та баеп китә. Ә инде зәкят түләргә вакыт җиткәч, аны түләми йөри башлый. Аллаһтан хәбәр килгәч, түләргә була, тик Пәйгамбәребез аны кабул итми. Рәсүлебездән соң Әбү Бәкергә түләргә дип килә, ул да кабул итми. Бу кешегә фәкыйрь булуы хәерлерәк булган, чөнки баеп китеп ул диннән ераклашкан. Дога кылганда, Аллаһтан нәрсә дә булса сораганда, минем өчен хәерлесен бирсәң иде, дип сорарга кирәк.    

– Дога кылуны сорау дигәннән, вафат булган әти-әниләреннән ярдәм итсәң иде дип сораганнарын ишеткәнем бар. Диндә ул рөхсәт ителәме?
– Үлгән кешеләрдән нәрсә дә булса сорау тыела. Әйткәнемчә, бу ширек була. Без фәкать Аллаһтан гына сорарга тиешбез. Ә алар өчен, йа Раббым, вафат булган әти-әниемнең рухларын шат кылсаң иде, дип сорый алабыз.

Реклама

– Дога кабул булганга сөенә беләбез, ә Аллаһка шөкер кылырга онытабыз...  
– Авырлык, михнәт күргәндә генә искә алабыз шул без Аны. Мөселман кешесе шатлыклы вакытында да Аллаһны онытмаска тиеш. Догабыз кабул булганнан соң, Аңа шөкер итеп нәфел шөкер намазын укырга була. Кешеләрне сөендерерлек берәр игелекле гамәл кылсак та яхшы.

– Диндә теләгәнеңә тизрәк ирешү юллары бармы?
– Догалар кабул булсын өчен хаҗәт намазын укып сорасак, тагын да яхшырак. Төнлә торып, нәфел намазларын укыган кешенең дә, иншаллаһ, догалары тизрәк кабул булыр. Аллаһ ризалыгы өчен игелекле гамәлләр кылып, әйтик, корбан чалып, ихлас ният белән теләгәнеңне сорасаң, Ул догаыңны җавапсыз калдырмас.     
Дога даимилекне дә ярата. Бер тапкыр сорадым, булмады дип кул селтәргә кирәкми. Ихлас күңелдән гел-гел сорарга тиешбез. Кабул булмаса да, кайгырырга кирәкми. Аллаһ безгә нәрсә хәерле икәнлеген Үзе белә. Догаңның кабул булмавы синем өчен бәлки яхшырактыр. Дога кабул булуның тагын бер шарты – ашаган ризыгың хәләл булу. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: “Җомга көнне шундый бер вакыт бар, Аллаһы Тәгалә Үзенең колының догасына, әгәр ул хәрам нәрсә сорамаса, һичшиксез җавап бирә”, – диелә. Рамазан аенда, яңгыр яуган вакытта, хаҗда Гарәфәт көнендә теләгән теләкләребезнең кабул булу ихтималы зур. Ә инде бәйрәмнәр вакытында исерткеч эчемлекләр торган табын артында теләкләр әйтеп бокаллар күтәрү диндә катгый тыелган. Андый дога кабул да булмый, гөнаһлы да буласың. Бу Аллаһның ачуын гына китерә торган гамәл.

– Теләгем кабул булса, сәдака бирер идем дию дөресме?
– Монысы инде нәзер була. Алай дип әйтү кирәк түгел. Әйткәнсез икән, аны үтәргә тиешбез. Үтәмибез икән, өстебездә бурыч булып тора. Без аны онытсак та, Аллаһ истә тота.
 

Анна Арахамия фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: