Шәһри Казан

Террорның дине юк!

Авылдан килгән зур сумкам белән Казан метросына кердем. Әнием күчтәнәчне күп тутырган - йөгем авыр. Метрога керүчеләр арасында зур спорт сумкалары тоткан яшьләр шактый: студентлар инде, авылдан күтәрә алган кадәр ризык ташыйлар. Гаҗәп, боларны да тикшерделәрме икән метро сагында торучылар? Ә менә минем озын итәк, баштагы яулык аларны сагаерга мәҗбүр...

Реклама

Икенче көнне янә зур «чемодан»га киемнәремне тутырып җибәргән бит әнием. Тагын шул «таможня» аркылы үтәргә туры килде. Өченче көнгә исә сакчыларга минем кечкенә сумка да шикле тоелды. Бомба сыярлык җире дә юк иде югыйсә. «Әллә, танып, юри кыланалар шунда?» - дим эчемнән генә. Әйбәт саклыйлар, сүз дә юк. Тик бу саклану чарасын хиҗап киючеләргә карата гына кулланалар, ахрысы. Әйткәнемчә, «кыска итәклеләр»нең дә йөге минекеннән ким түгел иде...
Террорчылык исемле афәт үзенә исламчылар дигән ярлык таккан шул. Шартлаулар кайда гына булмасын, иң беренче «ислам группировкасы» дигән исем алга чыга. Телевидение дикторларының, берсен-берсе уздырып, террорны дингә бәйләргә тырышуы аңлашылмый. Халык юләр түгел бит, барысын күрә-ишетә, «дөреслек өчен көрәшүчеләр»нең җинаятьләрендә Ислам диненең катнашы юк икәнлеген дә күптән аңлады инде. Аллаһның бер китабында да җан кыярга дигән әмере юк. Пәрәнҗә-битлек киеп үч алуга корылган шартлауларны берничек тә Ислам белән бәйләп, бер яссылыкта карап булмый.
Террорның милләте дә, дине дә, җенесе дә юк. Кеше үтерү - бөтен диндә дә иң зур гөнаһларның берсе санала. Аллаһы Тәгалә «Әнгам» сүрәсенең 151 нче аятендә: «Аллаһ дөньяга яраткан бәндәләрне үтермәгез. Җәберләмәгез», - дигән. Киресен эшләүчеләр Аллаһка каршы бара булып чыга түгелме? Шулай ук «Ниса» сүрәсенең 93нче аятендә: «Кем дә кем мәкер белән мөселманны үтерсә, эчләрендә дөрләп ут янган җәһәннәм аның җәзасыдыр. Ул анда мәңге калачак. Аллаһ аңа газап бирер, ләгънәт орыр вә аның өчен авыр җәза әзерләр», - диелә. Хак дин кануннары белән яшәүче бу сүзләргә дә күз йомармы, үзен Аллаһка тиңдәш итеп куярмы? Террор нәтиҗәсендә мөселман халкы да утка тотыла, җәза күрә бит.
Дин - изгелек, шәфкатьлелек, әдәп-әхлакка өйрәтүче. Коръәнне, хәдисләрне дөрес аңлаучылар бервакытта да террорга бармаслар. Мөселманнар да, башка диндәгеләр кебек үк, террорчылыкның дошманнары, корбаннары. Шулай булгач, бу террорчылардан Ислам әһелләре ясау кемгә кирәк? Динебезнең кемгә зыяны тигәне бар?
«Домодедово» аэропортында шартлау оештыручыларның суд эскәмиясендә изге Коръәнне тотып утырулары җен ачуны китерә. Укып күрсәтсеннәр иде алар - Аллаһы Тәгалә кайсы аятьтә кеше гомерен өзәргә өйрәтте икән?! Хәер, гомерлек төрмәгә хөкем ителгән террорчыларның бу китапны күп тапкырлар укып чыгарга гына түгел, ятларга да вакытлары бихисап булыр. Шундый башкисәрләр аркасында күпме мөэмин-мөселманнарга, мәчетләргә, Ислам дөньясына шик салына. Хәзер хәтта авыл мәчетләре дә күзәтү астында бит. Мәчеткә кергәннәрне тикшереп кенә торалар. Теләр-теләмәстән үзеңне чын җинаятьче итеп тоя башларсың!
Ачуны китергәне шул: яңалыклардан башка дин яисә милләттән булган җинаятьчене күрсәткәндә, аның дине дә, милләте дә телгә алынмый. Ә «мөселман» исеме йөрткәненең мөселман булуы турында, бер түгел, хәтта берничә тапкыр кабатлап та әйтәләр! Нигә диненә басым ясарга? Конституциядә теркәлгән «закон каршында диннәрнең тигезлеге»н бозу түгелме соң бу?
Өметсез - шайтан гына, бу нахак ялаларның, яман карашларның, хаксызлыкның чиге булыр, дип ышанасы килә. Яулык япкан кызларга да террорчы буларак түгел, ә чисталык һәм инсафлык чыганагы итеп карарлар, иншаллаһ. Бары адашмыйча, Аллаһы Тәгалә сүзе булган Коръән-Кәрим, пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте, хәдисләре кушканнарын үтәп, сабырлык белән көтә белергә генә кирәк.
PS. Ә мин метродагы сак хезмәткәрләренә рәхмәтле. Аллага шөкер, әйбәт саклыйлар безне! Күпме халык арасыннан нәкъ миңа игътибар итүләре ничектер кызык та хәтта. Шунысы да куандыра: сумкамда бернинди «бомба» тапмагач, ихтирам белән гафу сорарга да онытмый алар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: