16+

Тирес корты

Авыл тормышы белән яшәүче бер кешенең күзе тирес кортына төшә. Һәм: «Карале, бу җирәнгеч күренешле һәм исле тирес кортының бу дөньяга яралуында нинди хикмәт бар инде?!» - дип фикер йөртә. Шуннан соң, озак вакыт та үтми, әлеге кеше авырып китә. Нинди генә табибка барып, нинди генә дарулар эчеп караса да,...

Тирес корты

Авыл тормышы белән яшәүче бер кешенең күзе тирес кортына төшә. Һәм: «Карале, бу җирәнгеч күренешле һәм исле тирес кортының бу дөньяга яралуында нинди хикмәт бар инде?!» - дип фикер йөртә. Шуннан соң, озак вакыт та үтми, әлеге кеше авырып китә. Нинди генә табибка барып, нинди генә дарулар эчеп караса да,...

Авыл тормышы белән яшәүче бер кешенең күзе тирес кортына төшә. Һәм: «Карале, бу җирәнгеч күренешле һәм исле тирес кортының бу дөньяга яралуында нинди хикмәт бар инде?!» - дип фикер йөртә.
Шуннан соң, озак вакыт та үтми, әлеге кеше авырып китә. Нинди генә табибка барып, нинди генә дарулар эчеп караса да, авыруыннан котыла алмый. Шулай итеп, көннәрнең бер көнендә аның юлына Һиндстан якларыннан килгән бер табиб очрый. «Авыруыңнан котылырга теләсәң, тирес кортларын киптереп, кайнар суда кайнатып эч», - дигән киңәш бирә ул аңа. Авырудан интеккән кеше табибның киңәшләрен үти һәм сырхаудан котыла. Үзенең тирес кортына кимсетеп каравын искә төшереп: «Әй, Раббым Аллаһ, кичер мине, бу дөньядагы бер генә мәхлук та болай гына, буш, хикмәтсез һәм урынсыз яралтылмаган икән», - дип, тәүбә итә.
Хөрмәтле дустым! Югарыда сөйләнгән кыйссадагы хакыйкатьне Аллаһ Тәгалә Үзенең китабында: «Бу дөньяда булган бер генә нәрсәне дә буш, кирәксез итеп яралтмадым», - дип раслый. Шуңа күрә, дөнья йортында күзебезгә чагылган бер әйбергә дә түбәнсетеп һәм кимсетеп карау ярамый. Күктәге ай, кояш һәм йолдызлардан алып, җирдәге филгә, филдән алып, тәннәребезгә энә кадап, каннарыбызны эчкән черкигә кадәр - бөтенесе дә үз урынында, үз эшләрен һәм вазифаларын башкаралар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading