16+

Тәрәзә аша күрәм

Хастаханәнең бер палатасында ике авыру ята икән. Аларның аякларында йөрерлек тә хәлләре булмаган ди. Авыруларның ишек янында ятканы тәрәзә янындагысыннан: - Тәрәзәдән нәрсәләр күренә соң? - дип сораган. - Гаҗәеп матурлык. Күктә болытлар йөзә, якында гына елга ага. Ерактан урман күренеп тора... Һәр көнне ул бүлмәдәшенә тәрәзә артында ниләр күргәнен...

Хастаханәнең бер палатасында ике авыру ята икән. Аларның аякларында йөрерлек тә хәлләре булмаган ди. Авыруларның ишек янында ятканы тәрәзә янындагысыннан: - Тәрәзәдән нәрсәләр күренә соң? - дип сораган. - Гаҗәеп матурлык. Күктә болытлар йөзә, якында гына елга ага. Ерактан урман күренеп тора... Һәр көнне ул бүлмәдәшенә тәрәзә артында ниләр күргәнен...

Хастаханәнең бер палатасында ике авыру ята икән. Аларның аякларында йөрерлек тә хәлләре булмаган ди. Авыруларның ишек янында ятканы тәрәзә янындагысыннан:
- Тәрәзәдән нәрсәләр күренә соң? - дип сораган.
- Гаҗәеп матурлык. Күктә болытлар йөзә, якында гына елга ага. Ерактан урман күренеп тора...
Һәр көнне ул бүлмәдәшенә тәрәзә артында ниләр күргәнен сөйли башлаган. Ул елга ярында уйнаган балаларны, кулга-кул тотынышып йөреп бер-береннән күзләрен ала алмаган гашыйкларны, балык тотарга килгән балыкчыларны күргән. Боларны тәфсилләп сөйләгән вакытта ишек янында яткан авыруның тора-бара ачуы килә башлаган. «Менә нинди гаделсезлек?! Ул тәрәзәдән урам күзәтеп ята. Ә мин буявы кырылган ишеккә карап ятарга мәҗбүр», - дип уйлаган ул.
Беркөнне тәрәзә янындагы авыру каты итеп ютәлли башлый, сулышы кысыла. Шәфкать туташын чакыру өчен махсус төймәгә үрелеп карый, булдыра алмый, тәне калтырый. Күршесе исә тыныч кына күзәтеп ята. Булышырга уйламый да. Берничә минуттан авыру үлеп тә китә. Аны бүлмәдән чыгаргач, ишек янында яткан авыру үзен тәрәзә янәшәсендәге караватка күчерүләрен сорый. Шәфкать туташы аны күчерә дә ишеккә юнәлә. Шул вакытта кызны авыруның гаҗәпләнгән тавышы туктата.
- Аңламыйм. Бу тәрәзәдән соры дивардан гайре бернәрсә дә күренми бит. Вафат булган авыру миңа тәрәзә артында елга, урманны күрәм дип сөйләде. Ул аларны ничек күрә алган соң?
Шәфкать туташы, күңелсез генә елмаеп:
Ул аны берничек тә күрә алмас иде, бүлмәдәшегез сукыр иде... - дип җавап бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading