16+

Ураза – Аллаһыга якынайта торган бер гыйбадәт

Әле кайчан гына, кичә кебек кенә тоела, Рамазан аен озатып җибәргән идек, инде менә яңадан нәфсебезне тәрбияли, гөнаһлардан ерагаеп, күпләп изгелекләр кыла торган ул ай якынлашты.

Ураза – Аллаһыга якынайта торган бер гыйбадәт

Әле кайчан гына, кичә кебек кенә тоела, Рамазан аен озатып җибәргән идек, инде менә яңадан нәфсебезне тәрбияли, гөнаһлардан ерагаеп, күпләп изгелекләр кыла торган ул ай якынлашты.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «И, иман китерүчеләр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять ки тәкъвалардан булырсыз!» («әл-Бәкара» сүрәсе, 183нче аять).

Аятьтән күренгәнчә, Аллаһының барлыгына, берлегенә инанган һәм Аңа гына гыйбадәт кылынырга тиеш дип иман китергән кеше Рамазан аенда Аллаһы каршында бер ай ураза тотарга бурычлы. Бәләгатькә ирешкән кеше, сәламәт була торып, бер гозерсез уразаны калдыра икән, ул Аллаһы каршында бик зур гөнаһлы була. Аннары әле уразаның тагын бер хикмәте бар: ураза тотканда ач торып, бу тормышта ризыкка, эчәр суга тилмергән мохтаҗларның, мескеннәрнең хәлләрен аңлый башлыйбыз.

Бүген Җир йөзендә бер кабымлык ризыкка, суга тилмергән кешеләр бар. Безнең, Аллаһыга шөкер, табыннарыбыз мул ризыклы, «гел шулай булган һәм шулай булачак» дип уйлап, дөресрәге, ваемсызланып, исраф кылабыз – ашалып бетмичә калган ризыкны чүплеккә ташлыйбыз. Шушы байлык сәбәпле, булганның кадерен белергә кирәклекне, чама белән туклану зарурлыгын онытып җибәрәбез. Ә ураза тоту безгә булганның кадерен белеп, азга да канәгать булырга, шуның белән нәфесебезне дә тәрбияләргә өйрәтә.

Әмма уразаның болардан да өстен һәм иң мөһим максаты бар, кардәшләрем. «...шаять ки тәкъвалардан булырсыз» дип аятьтә әйтелгәнчә, максат – тәкъвалыкка ирешү. Тәкъвалык ул – Аллаһы кушкан әмерләрне үтәү һәм ул тыйган гөнаһлы гамәлләрдән ерак булу. Ураза тотып, без үзебезне хәләл булган нәрсәләрдән дә вакытлыча читләштереп, үз-үзебезне чыныктырабыз, нәфсебезне тәрбиялибез.

Шулай итеп, рөхсәт ителгән нәрсәләрдән тыелырга күнеккәч, безгә хәрәм ризык ашамаска, башка төрле гөнаһлардан да читләшергә җиңелрәк була. Шуңа да ураза ул тәкъвалык аша безне Аллаһыга якынайта торган бер гыйбадәт. Аллаһыга якын булган саен, Ул безнең догаларыбызга җавап бирәчәк, безгә хәерле булган теләк-максатларыбызга ирешергә ярдәм итәчәк, безне төрле начарлыклардан саклаячак. Шуңа да, кардәшләрем, уразабызны калдырмыйча, шушы мөбарәк айда тулысынча тотып тәмамларга һәм Аллаһыга тагын да якынрак булырга тырышыйк.

Рамазан – гөнаһлардан тыелу ае

Рамазан ае якынлашкач, без: «Тагын ач тору вакыты җитә инде, ничек кенә тотып чыгырбыз икән», – дип борчыла башлыйбыз. Әмма, кардәшләрем, ураза бит ашау-эчүдән генә тыелу түгел, ә, гомумән, барлык гөнаһлардан да тыелу. Кызганыч, «гайбәт сөйләмичә, кеше тикшермичә, телемне ничек кенә тыеп торырмын икән», – дип, бер дә борчылмыйбыз. Беренче чиратта, тамагыбызны кайгыртабыз.

Югыйсә, телебезне гайбәттән, һич кирәкмәгән хәерсез, буш сүзләр сөйләүдән тыеп тору – ашказанын ризыксыз тотуга караганда күпкә авыррак. Уразаны бар тәнебез тотарга тиеш: колагыбызны –начар, бозык сүзләр тыңлаудан; күзләребезне чит хатыннарга яки ирләргә караудан тыю шарт.

Аллаһыга безнең ашау-эчүдән генә тыелуыбыз кирәкми. Пәйгамәребез (с.г.с.)нең хәдисе дә шуны дәлилли. Ул әйткән: «Әгәр дә кеше алдавын һәм ялган буенча гамәл кылуын туктатмый икән, Аллаһыга аның ашау-эчүдән баш тартуы кирәк булмаячак» (Бохари риваяте, 1903). Бу хәдис безне дөрес итеп ураза тотарга, сүзләребезгә һәм гамәлләребезгә игътибарлы булырга өйрәтә.

Уразабыз бозылмасын һәм Аллаһы Тәгалә бу гыйбадәтебезне кабул кылсын өчен, безгә ашказаныбызны гына түгел, ә бар тән әгъзаларын да сабырлыкка, тыелырга өйрәтергә кирәк. Уразаны саклар өчен, кемдер начар сүз әйтсә дә, аның белән бәхәскә керүдән тыелырга кирәк. Андый кеше яныннан «мин – уразада, талашырга ярамый», – дип, тизрәк китеп баруың хәерлерәк булыр.

Бу хакта безгә Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтеп калдырган: «Әгәр кем дә булса аны тирги яки аның белән ызгыш чыгарырга тырыша башласа, андыйга: «Мин – ураза тотучы кеше», – дип әйтсен». Менә бу күркәм хәдисләр белән дәлилләнеп, нәфесебезне тәрбияләргә, гөнаһлардан тыелырга һәм уразабызга кимчелек китерүдән сакланырга өйрәнергә тырышсак иде. Раббыбыз һәрбарчабызга да камил, кабул булырдай уразалар тотарга насыйп әйләсен иде.

Ният кылырга онытма

Рамазан аендагы фарыз уразаның нияте нәфел уразасы ниятеннән аерылып тора. Ниятсез һичнинди гамәл дә юк. Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын): «Һәрбер эш нияткә карап бәяләнә», – дигән (Бохари риваяте). Кеше ашау-эчүдән төрле ният белән тыелырга мөмкин. Кемдер «диета, ябыгам» дип, ә икенче берәү «Аллаһыга якынаям, Аллаһы ризалыгын алыйм» дип. Уразаларның да төрләре бар: рамазан аендагы фарыз ураза, каффәрәт уразасы, нәзер уразасы, нәфел уразасы. Менә шуңа күрә дә кем ризалыгы өчен тотабыз, нинди ураза тотабыз – ниятнең әһәмияте зур.

Ниятнең урыны – калебтә, ягъни күңелдә. Күңелебез белән кичтән, төнлә үк ният кылырга кирәк. Иртәнге намазга кадәр, сәхәр тәмам булганчы ук уразага керүебез хакында ниятләп куярга тиешбез. Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын): «Кем төннән үк уразасын ниятләп куймаса, аның уразасы юк», – дигән (ән-Нәса'и риваяте). Тирмизи җыентыгында да шундый хәдис килә: «Кем төнлә үк, иртәнге намазга кадәр, уразасын ниятләп куймаса, аның уразасы юк». Боларны фарыз уразага кагыла торган хәдисләр, дип әйтә галимнәр. Ошбу хәдисләргә таянып, галимнәр безгә фарыз уразаны төннән үк ниятләүне шарт итеп куйдылар. Нәфел уразаларда без көндез дә ният кыла алабыз.

Ашамаган, эчмәгән булсак, ният кылып уразага кереп китә алабыз. Ә фарыз уразада ният төнлә үк, иртәнге намаз кергәнче булырга тиеш. Һәр көнне ният кылырга кирәкме яки рамазан аеның башында бер ай буе ураза тотып чыгам дип ният кылу да җитәме? Бу мәсьәләдә галимнәрнең фикере икегә бүленә. Хәнәфи, Хәнбәли, Шәфигый галимнәре һәр көнне төнлә ният кылу кирәк, диләр. Әмма Имам Мәлик һәм башка зур галимнәр Рамазан ае башында ураза тотарга ниятләп куйсаң, шул җитә һәм уразаң дөрес була, дигән фикердә.

Без – Хәнәфи мәзһәбендә, шуңа күрә төнлә үк уразабызны ниятләп куярга кирәк. Галимнәр әйтүенчә, кеше сәхәргә торса, бу үзе үк ният була. Чөнки гадәти вакытта берәү дә төнлә торып ашап утырмый. Ошбу дәлиләргә таянып, без дә галимнәргә иярергә тиешбез. Димәк, һәр көн ниятләребезне яңартып торсак, хәерлерәк булыр. Монда шул мәсьәлә хакында да әйтү урынлы булыр: кайбер кеше «иртәгә ураза тотам» дип, кичтән үк ниятен кыла, әмма сәхәргә тора алмый.

Иртәнге намаз вакыты кергән, кояш чыгарга да бик кыска гына вакыт калган була. Ул уянып китә һәм күңелендә шундый сорау туа: «Сәхәргә тора алмадым, уразага керергә ярыймы икән, юкмы икән». Мондый очракта галимнәрнең җавабы бер: әйе, син уразага керергә тиешсең, чөнки син кичтән үк ниятләп яттың. Сәхәр ашау сөннәт булып тора, ул фарыз түгел. Ә менә ният – фарыз. Шуңа күрә, хәтта йоклап калган булсак та, монда һич куркыныч юк. Без сөннәтне үтәмәдек, шунлыктан әҗере азрак була, әмма уразабыз кабул була, ин шәә Аллаһ.

Ураза тотканда мөселманның ике шатлыгы бар. Берсе – бу дөньяда, көне буе Аллаһыга итагать итеп ураза тотканнан соң ифтар кылган вакытта (безнең халыкта авыз ачу дип йөртелә ул), чөнки авыз ачканда беренче ризыкны кабып, су эчеп җибәргәч, күңелдә чиксез шатлык туа. Икенче шатлык исә кыямәт көнендә – ураза тотканда хасил булган әҗер-савапларны күргәч булачак. Ә менә беренче ризыкны кабып, су йотып җибәргәч, ошбу доганы укып куйсак, тагын бер хәерле гамәл кылган булырбыз:

Ҙәһәбәҙ-ҙамә‘ү үәбтәллә-тил-гуруку үә ҫәбәтәл-әҗру иншә‘-Аллаһ

«Сусау китте, кан тамырлары юешләнде һәм әҗер-савап та булды, иншә‘Аллаһ». (Әбү Давыд риваяте, 2357).

Ифтарны (авыз ачуны) хөрмә җимеше белән кылсак, хәерлерәк булыр, хөрмә булмаса, су белән ачу да сөннәт гамәлләрдән санала.

Раил ФӘЙЗЕРАХМАНОВ.

Сәхәр ашап бетергәч ураза тоту өчен ният әйтелә.

“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”.

“Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле, Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

Кояш баеп, ураза тәмамлангач, укый торган дога:

“Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.

“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading