16+

Рамазан аенда телевизор карамаска киңәш ителә...

Рамазан ае һәр мөселман өчен саваплы да, җаваплы да һәм күпмедер микъдарда “газаплы” да вакыт. Көндез буш вакыт булса, шул вакытны Коръән укуга багышларга кирәк.

Рамазан аенда телевизор карамаска киңәш ителә...

Рамазан ае һәр мөселман өчен саваплы да, җаваплы да һәм күпмедер микъдарда “газаплы” да вакыт. Көндез буш вакыт булса, шул вакытны Коръән укуга багышларга кирәк.

Ураза гамәле беренче карашка җайлы булса да (әллә ниләр ятлыйсы, өйрәнәсе һәм эшлисе юк бит), чынбарлыкта ул шактый сабырлык таләп итүче гыйбадәттер. Күнегелгән көн тәртибеннән ваз кичеп, чагыштырмача озын көннәр дәвамында ашау-эчүдән, башка нәфес теләкләреннән тыелып тору дөрестән дә җиңел түгелдер (бигрәк тә уразаны әле беренче еллар тотучылар өчен). Шушы гыйбадәтне ничек тә булса җиңеләйтеп, аннан мөмкин кадәр файда һәм әҗер-савап алу, шулай ук хаталардан саклану максатыннан ураза тотучылар өчен кайбер киңәшләребезне җиткерәбез.

Рамазан ае ул – нәфесне тәрбияләү вакыты. Ләкин нәфес теләкләре ашау-эчүдән һәм интим мөнәсәбәтләрдән генә гыйбарәт түгел. Ураза тоту дәвамында күзләребезне ярамаган нәрсәләргә караудан, колакларыбызны начар нәрсәләрне тыңлаудан, телебезне гайбәт, ялган, начар һәм буш сүзләрдән саклау да бик мөһимдер. (Мисал: бер хәдистә хәбәр ителгәнчә, “әгәр кеше (Рамазан аенда) алдалаудан һәм ялган буенча гамәл кылудан туктамаса, аның ач торуы Аллаһка кирәк түгел”).

Рамазан аенда азрак сөйләшергә һәм күбрәк уйланырга кирәк. Бер хикмәт иясе билгеләп үткәнчә, күп сөйләшкән кеше күп ялгыша. Шуңа күрә тел ул уразага зыян китерергә мөмкин факторларның берсе булуын онытмаска кирәк. Уразага кереп тә гайбәт сөйләсәң, башка берәү белән сүз көрәштерсәң, бәхәс вакытында кызып китеп сүгенү сүзләрен ычкындырсаң, бу, әлбәттә, ураза гыйбадәтенә зур зыян китерә.

Рамазан аенда телевизор карамаска киңәш ителә, чөнки андагы тапшыруларның күбесе ураза гыйбадәте формалаштырган рухи халәтне бозарга мөмкин. Ә инде дәрт-дәрман һәм нәфесне котырта торган фильмнарны, интернеттагы шикле эчтәлекле видеомәгълүматны караудан бөтенләй баш тартырга кирәк. Әлбәттә, телефонны да саклык һәм чама белән куллану мәслихәт.

Рамазан аенда биш вакыт намаз тәртиптә булуны кайгыртырга тиешле. “Намаз укымаган кеше ураза тота аламы?” – дигән сорауга галимнәр: “Әйе, ярый, чөнки намаз ул – бер фарыз, ураза – икенче фарыз” дип җавап бирсәләр дә, Рамазан ае төпләп намазга басар өчен бик кулай вакыт булуын онытмаска һәм бу форсатны кулдан ычкындырмаска кирәк. Ирләргә мәчеткә барып җәмәгать намазларында катнашу бик саваплы.

Рамазан ае дәвамында мәчетләрдә укыла торган тәравих намазларына бару бик саваплы гамәл. Уразада үткән көннең азагында кояш баеганнан соң авыз ачкач, аннан соң ахшам намазын укып Аллаһ нигъмәтләре белән сыйлангач: “Әлхәмдү лилләһ, бу көннең дә уразасын тота алдым, ризыкландым”, – дип җәмәгать белән сөенә-сөенә тәравих уку – үзенә күрә бер бәйрәм.

Яңа көннең уразасына кергәнче сәхәр ашау – катгый сөннәт гамәл булып санала. Сәхәр вакытын йоклап калсаң, сәхәрсез дә ураза тоту рөхсәт ителә, әмма беренчедән, алай авыррак була; икенчедән, хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, сәхәрдә аерым бер бәрәкәт бар; өченчедән, сәхәр вакытында кылган дога кабул булмыйча калмый, диелгән тагын... Сәхәр ахырында берничә финик ашап кую киңәш ителә (3,5 яки 7). Финик бик туклыклы, файдалы матдәләргә бай булу сәбәпле аны ашау ураза тотуны күпкә җиңеләйтә.

Көндез буш вакыт булса, шул вакытны Коръән укуга багышларга кирәк. Гарәпчә тәҗвид кагыйдәләре белән укыган очракта, башка айларда бер хәрефкә 10 савап язылса, Рамазан аенда әҗер 700 тапкыр арта, ягъни бер хәреф өчен 7 мең савап язылырга мөмкин (кемгә кирәк – укыгыз гына...). Гарәпчә укый белмәгән кешеләр Коръәннең тәфсирен (тәрҗемәсен) укый ала. Моңа гарәпчә укыганга кебек савап язылмаса да, әҗере, ин шәә Аллаһ, бирелмичә калмас...

Ифтар (авыз ачу) мәҗлесен мөмкин кадәр күркәм төстә үткәрү. Балаларны, өй җәмәгатен сөендереп, ифтарга тәмле әйберләр алып үзенә күрә бер бәйрәм оештырылса, хәерле була. Әгәр туганнар, дуслар, таныш-белешләр ифтарга чакырса, барырга тырышырга кирәк.

Рамазан ае моңарчы бозылган туганлык, дуслык араларын төхзәтер, бер-береңне гафу итәр өчен уңай вакыт.
Мөселманның байлыгы нисаб күләменә җитсә, зәкятне нәкъ менә рамазан аенда чыгару хәерле (биргәннең савабы күпкә арта).

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading