16+

УРАЗА ТОТУЧЫЛАРГА – СӨЕНЧЕ

Уразаның фазыйләт-өстенлекләре турында – хәдисләрдә.

УРАЗА ТОТУЧЫЛАРГА – СӨЕНЧЕ

Уразаның фазыйләт-өстенлекләре турында – хәдисләрдә.

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын) әйтте:

- Ураза тотыгыз, чөнки аңа тиң булган башка гамәл юк.
- Әгәр кеше Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның гәүдәсен сәламәтләндерер һәм әҗерен арттырыр.
- Ураза тоткан кешенең йокысы – гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, догасы кабул, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр.
- Мөбарәк сәхәр һәм ифтар вакытларында ураза тотучының догалары кабул ителер.
- Рамазан ае уразасын ихлас иман китергән хәлдә һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең гөнаһлары ярлыканыр.
- Ураза тотучының йөзен (гәүдәсен) Аллаһы Тәгалә җитмеш еллык арага җәһәннәм утыннан ерагайтыр.
- Ураза белән Коръән Кыямәт көнендә кешегә шәфәгать кылырлар (аны якларлар). Ураза әйтер: “Әй Раббым, көндезләрен ул Үзеңнең ризалыгың өчен ашау-эчүдән һәм җенси теләкләреннән тыелды, шуңа күрә мине аның өчен шәфәгатьче кыл! Коръән дә: “Ул күп вакытын мине укыр өчен багышлады, мине дә аның өчен шәфәгатьче кыл!” – дип әйтер, һәм Аллаһның олуг рәхмәте белән алар шәфәгать кылырлар.
- Җәннәттә Әр-Раййан дигән бер ишек бар. Кыямәт көнендә шул ишектән бары тик ураза тотучылар гына Җәннәткә керә алачак.

Ришат Курамшин әзерләде.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Амин!

    Мөһим

    loading