23 мартта Рамазан аена керәчәкбез. Мөдәррис хәзрәт Гыймранов сабырлык һәм рәхмәт аеның фазыйләтләре турында сөйләде.
– Рамазан аен безгә Аллаһы Сөбеханә вә Тәгалә кунак итеп җибәрә, – ди хәзрәт. – Елга бер сагындырып килә торган, Аллаһ Үзе юллаган кадерле кунак ул. Гадәттә кунак кеше үзе белән күчтәнәч алып килә. Рамазан аеның бүләге исә иң зурысы. Имам Мөслим җыентыгындагы хәдисләрнең берсендә Раббыбыз: “Адәм бала¬сының кылган һәр гамәле – үзе өчен, уразадан кала, чөнки ураза Минеке һәм әҗерен дә Үзем бирермен”, – дигән. Һәр игелекле гамәлебез өчен әҗер-савап алабыз. Ә Рамазан аенда аларның савабы тагын да арттырылып бирелә. Заманча итеп әйткәндә, ул башка айларда булмаган бонуслар ае да. Көненә ун сум сәдака гына бирсәгез дә, ай буена күпме савап алган буласыз?! Күпләр зәкят бирүне дә нәкъ менә шушы айга калдыра.
Ураза тоту мөмкинлеге булмаганда да, Рамазан аена хөрмәт йөзеннән, мәчеткә тәравих намазларына йөрегез. Аллаһ Илчесе әйтүенчә, әгәр кеше Рамазан аеның үз эченә никадәр саваплар алганын белсә, аның ел дәвамында дәвам итүен теләр. Моны аңлаган кеше кунагын бер дә җибәрмәс иде.
Ураза тотучының ике шатлыгы бар: берсе авыз ачканда, икенчесе Раббысы белән очрашканда. Кыямәт көнендә Ул, ураза тотучыларны чакырып китереп, аларны җәннәткә әр-Райан дигән ишектән кертәчәк. Ул ишектән фәкать Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотучылар гына керә алачак.
Аллаһның рәхмәте белән бу айда бәрәкәт иңә. Фәрештәләр күпләп җиргә төшә, шуның белән догалар кабул була. Ифтарлар уза, мескен-фәкыйрьләр ашатыла. Бу – шатлык-куаныч ае да.
Кешеләрне туры юлга өндәүче Коръән дә шушы айда иңгән. Аллаһының рәхмәтен өмет итеп, Рамазан аенда Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укырга тиешбез.
Кунак аеның фазыйләтләре әле бик күп. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, ураза ул – калкан, ди. Ягъни ураза тоткан кеше яман сүзләр сөйләргә, начар гамәлләр кылырга һәм тавыш-гауга куптарырга тиеш түгел. Калкан кешене дошманнан саклаган кебек, ураза да кешене шулай саклый. Димәк, бу гөнаһлардан котылу ае да. Аны юкка гына айларның солтаны дип атамыйбыз.
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Рамазан – өммәтемнең ае”, – диелә. Димәк уразаны без генә тотабыз булып чыгамы?
– Гайсә Пәйгамбәрдән соң җиргә иң соңгы итеп Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм җибәрелә. Коръән дә – Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән иң соңгы Изге Китап. Хәдисләрдән билгеле булганча, җәннәткә күпләп керүче өммәт тә без. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, җәннәткә керүчеләр 120 саф булыр, шуның 80е минем өммәтем булыр, дип әйтә. “Гыймран” сүрәсендә исә: “ Сез – җир йөзенә килгән кешеләр арасыннан иң хәерле өммәт булдыгыз”, – диелә.
Ураза тоту башка пәйгамбәрләрнең өммәтенә дә кушылган булган. «Бәкара» сүрәсенең 183нче аятендә болай диелә: «Әй, иман китергән бәндәләр! Рамазан аенда сезгә ураза тоту фарыз булды, сезгә кадәр яшәгән өммәтләргә фарыз булган кебек». Галимнәр уразаны хәтта кошлар, бөҗәкләр һәм хайваннар да тота, ди.
– Сәхәргә тормасаң яки соң уянсаң, ураза тотуны сәгать ничәгә кадәр ниятләргә була?
– Сәхәрне калдырмаска тырышырга кирәк, чөнки ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән килгән сөннәт. Аллаһ Расүленең хәдисендә, сәхәр ризыгы ашагыз, чөнки аңарда бәрәкәт бар, дигән. Һичьюгы бер кисәк ризык кына булса да кабып куегыз. Ә инде йоклап калу куркынычы бар икән, кичтән ниятләп куйсагыз да була.
– Күпләр уразаны айның башында, уртасында һәм ахырында өчәр көн тотсаң да ярый дип ялгыша.
– Рамазан аендагы бер көн ураза башка айлардагы йөз көн тотуны да алыштыра алмый, дигән хәдис бар. Бер дә тотмаган ише булмас анысы, тик безнең тырышлыкны Аллаһы Тәгалә күреп тора һәм шуңа карап савабын да бирә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мөнбәргә менгәндә бер баскыч күтәрелгәч тә, икенче һәм өченчесе баскычны атлап менгәч тә, әмин ди. Сәхабәләре ни өчен өч тапкыр әйттегез дигәч, ул, Җәбриал килде дә, синең исемеңне ишетеп тә салләллаһу галәйһи вә сәлләм димәгән кешегә Аллаһның ачуы булсын диде, мин әмин дидем; аннары, Рамазан аенда мөмкинлеге булып та ураза томаучыга Аллаһның ачуы булсын, диде, мин әмин дидем; өченчесендә өлкән яшьтәге әти-әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтмәүчегә Аллаһның ачуы булсын дигәч тә, әмин дип кабатладым, ди. Уразаны берничә генә көн тоту безнең өстәге фарызны төшерми.
– Ураза вакытында чәч кистерергә ярыймы?
– Ул уразаны бозмый.
– Уразалы килеш ашны кабып карарга рөхсәт ителәме?
– Йотып җибәрмәгән очракта ярый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар