16+

Ураза йөрәкләребезне дә дәвалый

Рамазан аена санаулы гына көннәр калып бара. Шушы күркәм ай адәм балаларына бик күп бәрәкәтләр алып килә.  Ә алар турында безгә Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин сөйләде.  

Ураза йөрәкләребезне дә дәвалый

Рамазан аена санаулы гына көннәр калып бара. Шушы күркәм ай адәм балаларына бик күп бәрәкәтләр алып килә.  Ә алар турында безгә Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин сөйләде.  

1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак, 2 апрель – уразаның беренче көне

– Кем Рамазан аенда иман белән һәм Аллаһның әҗер-савабын өмет итеп ураза тота, аның булган бөтен гөнаһлары да гафу ителер, – дип башлады хәзрәт. – Рамазан ае – гаҗәеп ай, хикмәтләре ташып торган тулы бер мәдрәсә, чөнки бу айда безгә Аллаһ Тәгалә игелекле гамәлләр кылуның бик күп юлларын ача һәм җиңеләйтә. Хәдисләрдә: “Рамазан аенда җәннәт ишекләре ачылыр, шайтаннар богауланыр”, – диелә. Элек ниндидер хаталарга күз йомган булсаң, бу айда, Аллаһтан оялып, алардан сакланырга тырышасың. Шулай ук Рамазан ае безне шөкер итәргә, булганына рәхмәтле булырга өйрәтә. 11 ай дәвамында ничек телибез, шулай ашыйбыз, Аллаһ ризыкларын кулланабыз. Ә инде ураза аенда шул ризыкларның кадерен тоя башлыйбыз. Эссе көнне ураза тоткач, кичен авыз ачканда салкын су эчүнең тәмлелеген күп кеше тойганы бардыр. Әни яки хатын пешергән итле бәрәңгесе дә бик шәпләп кереп утыра икән... Ә бит уйлап карасаң, дөньяда ничәмә кеше шул, син гадәти дип уйлаган ризыклардан мәхрүм. Ничәмә кеше ипигә, чиста суга, иткә тилмереп, мохтаҗлык хәлендә яши. Менә шул Аллаһ нигъмәтләренә рәхмәтле булырга өйрәтә безне Рамазан ае. Һәм тагын – Рамазан ае бөтен кешене тигезли. Чөнки ураза тоту һәр мөселманга фарыз, үтәлергә тиешле җаваплылык булды. Шуңа күрә бай кеше сөйләшеп, акча төртеп кенә котыла алмый аңардан. Мескенлектә яшәгән мохтаҗ кеше кебек, таң атканнан алып кояш баеганчыга ашау-эчүдән тыелып тора.

– Аллаһы Тәгаләнең: «…Дөреслектә, ураза ул Минем өчен һәм Мин аңа үзем әҗер-савабын бирәм», – дип әйтүен бу гыйбадәтнең нинди зур дәрәҗәгә ия булуын күрсәтә дип аңларга кирәктер. Уразаның бәндә белән Минем арадагы яшерен гыйбадәт диюен нәрсәне аңларга?
Бу сүзләр чынлыкта безне ихласлы булырга чакыра. Чөнки башка бөтен булган гыйбадәтләр алар кешегә күренеп, ишетелеп башкарыла: мәчеттә яки өйдә намаз укыганда, сине йорт әһелләре яки мәчет мәхәлләсе күрергә мөмкин. Сәдака-зәкят биргәндә, сине һичьюгы мохтаҗ кеше күрә. Ә ураза ул –  эчке гыйбадәт. Ислам галимнәренең кайсыберләре, Рамазан аннан тыш, башка вакытларда кырык ел буена нәфел уразаларын тотуларын хәтта хатыннары да белмәгән. Әгәр кеше уңга-сулга “иптәшләр, мин уразада бүген” дип кычкырып йөрмәсә, аны башка кеше белми дә калыр иде. Менә шул Аллаһ ризалыгы өчен ихластан башкарылган ураза гыйбадәте өчен Ул “әҗер-савабын Үзем теләгәнчә бирермен” дигән. Димәк, ураза – иң беренче итеп карыннарыбызны түгел, ә йөрәкләребезне дәвалый, ихласлылыкка өнди, нәфсебезне тыярга чакыра. Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Ураза тотучылар кыямәт көнне җәннәткә Раян исемле ишектән керерләр. Ул ишектән башка беркем дә кермәс”, – ди. 

– Рамазан ае сабырлык ае да бит әле. 
Ул чынлап та шулай. Белгәнебезчә, таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ураза тотканда, кеше ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелырга тиеш. Җәйге эссе челлә булсынмы, салкын кышлар булсынмы, Рамазан ае нинди генә вакытка туры килмәсен, ураза тотучы үзенең нәфсесен тыеп, сабыр итәргә тиеш. Кайвакыт яңа ураза тота башлаган кеше: “Бу миңа гына шулай эссеме ул? Минем генә шулай ашыйсы-эчәсем киләме ул?” – дип сорау бирә. Юк, җәмәгать, андый сораулар егерме ел буена ураза тоткан кешедә дә туа. Ләкин, Аллаһка шөкер, сабыр итеп, түзеп, ифтарны көтәбез. Сабыр төбе – сары алтын, дигән әби-бабаларыбыз. Читен булса да, сабырлык белән тотылган уразалар өчен безгә Аллаһ Тәгалә зур әҗер-савапларын, нигъмәтләрен вәгъдә итә.

– Бу айда ашказаны гына түгел, бөтен тән әгъзалары да ураза тотарга тиеш...
– Бу – Рамазан аеның иң зур хикмәтләренең берсе. Аллаһ илчесе бер хәдистә болай ди: “Кем ялган гөнаһлы сүзләрдән һәм эшләрдән тыелмыйча ураза тота икән, ул кешенең ач һәм сусаган хәлендә булуы Аллаһка кирәк түгел”. Ягъни уразабыз бары тик ач йөрү генә булса, телләребез, кулларыбыз, аякларыбыз ничек бар, шулай гөнаһларда батып йөрсәләр, Аллаһ Тәгалә андый уразаны кабул итмәс, әҗер-савабы булмас. Шуңа күрә ураза тоту ул – “ач торып дәвалану” гына түгел, нәфесеңне чистарту, арындыру, тыеп тору ае да. Тормышыбызга күз салсак, күп вакытларда авызыбыз белән нәрсә әйткәнне ишетеп бетермибез. Гайбәт сату, ялган, яла ягу гөнаһлары булсынмы, тел, кул белән башка кешене рәнҗетү булсынмы... Кызганыч, ләкин бу – киң таралган гөнаһлар. Әлбәттә, бу айда матур-тәти бул, ә ай тәмамлангач, элеккечә бул дигән сүз түгел. Әәр дә утыз көн дәвамында нәфесебез белән көрәшеп, аны җиңә алсак, начар гадәтләребезне бетерә алсак, бу Рамазан аеның иң тәмле җимешләрен җыеп алдык дигәнне аңлатачак.

– Рамазан аенда кылган игелекле гамәлләр өчен башка айларга караганда күбрәк савап алу мөмкинлеге дә бар. Аллаһы Тәгалә каршында аеруча нинди гамәлләр өстен санала?  
Хәдисләрдә, игелекле гамәлләрнең әҗер-савабы бу айда уннан җиде йөзгә кадәр арттырылыр, диелә. Шуңа күрә мөэмин-мөселман өчен Рамазан ае “эш сезоны” да була. Күбрәк тырышлык күрсәтсәк, уңышын ел буена күрербез. 
Рамазан аенда ураза тоту, тәравих намазларында катнашу, мохтаҗларга сәдака бирү – күркәм гамәл. Пәйгамбәребез турында аның сәхабәләре: “Рамазан ае җитсә, Аллаһ илчесенең юмартлыгы яңгырлы болытларны куып килүче җилләрдән дә күбрәк иде”, – диләр. Менә аның үрнәгенә ияреп, юмартлыгыбызны артыра алсак иде.

– Ифтар мәҗлесе уздыру, авыз ачтыруның савабы турында да сөйләгез әле. 
– Аллаһ илчесе: “Кем ураза тотучыны авыз ачтырса, аңа чакырылган кешенең ураза тоткан әҗер-савабы язылыр. Бу тегесенең әҗерен киметмәс”, – дип әйтә. Шуңа күрә күбрәк кешене ашатсаң, авыз ачтырсаң, күбрәк әҗер-савапка ия буласың дигән сүз. 
Безнең Кабан арты мәчетендә инде ничәмә еллар буена 600-700 кешелек ифтарлар әзерләнә. Болар мәчеткә йөрүче мәхәллә кешеләре хисабына башкарыла. Үз ихтыярлары белән мәчеттә шул кадәр кешене авыз ачтырып, зур әҗер-савапка ия булырга тырышалар. Әлбәттә, бу күңелле күренеш. Бигрәк тә хәзерге бәяләр үсеп торган вакытта ураза тоткан һәр кеше килеп ашап китә ала, әлхәмдүлилләһ.
Туганнарыңны җыеп, хәзрәтне чакырып, вәгазь, Коръән укуны тыңласалар, никадәр күркәм гамәл була. Моңа кадәр ураза тотмаган кеше дә чакырылган шул көнне махсус атап ураза тотарга мөмкин. Аллаһ белүче, бәлки ифтар мәҗлесе шул кешегә уйланырга, ураза тота башларга бер ачкыч булыр, иншаллаһ.

– Фидия сәдакасы турында да аңлатып китсәгез иде.
– Олы яшькә җиткән яки терелә алмаслык берәр чиргә юлыккан кеше, ураза тота алмаса, калдырган һәр көне өчен бер мескенне ашатырга тиеш була. Ул сәдаканы ризык яки акча белән мохтаҗлыкта булган мөселман кешегә бирергә кирәк. Безнең мөфтиятебез тарафыннан быел ул сәдаканың күләме һәр көн өчен 300 сум дип билгеләнде. Ул сәдакаларны үзегез турыдан-туры мохтаҗларга бирергә яки мәчетләргә, хәйрия фондларына тапшырырга була. Ә алар, үз чиратында, сезнең исемнән мохтаҗларга тапшырыр.

– Ни өчен фитыр сәдакасын Рамазан ае ахырында бирергә кирәк? 
– Фитыр сәдакасын пәйгамбәребез Рамазан ае дәвамындагы җитешсезлекләр, хаталарны чистарта торган бер сәдака итеп бирергә кушты. Башка бер хәдисләрдә, мескенлектә булган кешеләр Гает көне бәйрәмен дә татысыннар, диелә. Менә шул хикмәтләрне күз алдында тотсак, өстебездән җаваплылыкны төшерәбез һәм дә тоткан уразаларыбыз кабул булсын, кимчелекләрдән чистарынсын дип өметләнәбез. 
Фитыр сәдакасының күләме мөфтиятебез тарафыннан, кешенең матди хәленә карап, 150 сумнан 800гә кадәр билгеләнгән. Ә сәдака бирү вакыты Хәнәфи мәзхәбендә Рамазан ае дәвамында рөхсәт ителә, ләкин иң хәерле вакыты – ай ахырында, гает намазына кадәр диелә. 
Сәдаканы фәкыйрь-мескеннәргә бирергә кирәк. Гадәттә, ялгыз, матди хәле авыр булган олы яшьтәге карендәшләребезгә яки тол, ирсез күп бала тәрбияли торган мөслимә хатын-кызларга бирелсә яхшы. Шунысын әйтеп китәргә кирәк, кемдер мәчетләргә куелган сәдакалар тартмасына салып, җиңел генә котылмакчы була. Ләкин аннан да хәерлерәге – сәдаканы үз кулларың белән тапшыру. Бердән, сәдакаң төгәл үз адресатына барып җитте дип тынычланасың. Икенчедән, үзеңә бер гыйбрәт була. Авыр хәлдә яшәүчеләрнең хәлләрен күреп, үзеңдә булган Аллаһ нигъмәтләрен тагын да кадерли, шөкер итә башлыйсың.

Сәхәр ашап бетергәч ураза тоту өчен ният әйтелә.
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”.
“Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле, рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

***
Кояш баеп, ураза тәмамлангач, укыла торган дога:
“Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading