Ураза башланырга санаулы көннәр калып бара. Алдагы берничә елдагы кебек, быелгы ураза да көннәрнең иң озын вакытына туры килә. Сәхәр ашау белән авыз ачу арасы егерме сәгатькә якын. Табиб-хирург Наил Зарипов сүзләренчә, адәм баласы өчен бу зур сынау.
- Ураза аенда кеше рухи яктан да, физик яктан да сынала. Баштагы...
Ураза башланырга санаулы көннәр калып бара. Алдагы берничә елдагы кебек, быелгы ураза да көннәрнең иң озын вакытына туры килә. Сәхәр ашау белән авыз ачу арасы егерме сәгатькә якын. Табиб-хирург Наил Зарипов сүзләренчә, адәм баласы өчен бу зур сынау.
- Ураза аенда кеше рухи яктан да, физик яктан да сынала. Баштагы мәлдә адәм баласы уразамны тота алырмынмы икән дип борчыла анысы, әмма Ходай үзенең җиңеллеген бирә. Ураза тотучыларга мин күп итеп су яки сыеклык эчәргә кушам. Уразага су эчеп керәсең, су эчеп чыгасың. Авыз ачу белән сәхәр арасы дүрт сәгать ярым килеп чыга. Шул вакыт эчендә кеше ике тапкыр ашарга тиеш була. Сәхәрдә суны күп эчәргә кирәк дим, чөнки җәйге эссе көннәрдә авыз кибә, организмга су җитми. Ә менә авыз ачканда су эчү нигә кирәк дисездер? Мин, гадәттә, хөрмә яки йөзем белән авыз ачкач, иң әүвәл су эчәм, аннары ахшам намазын укырга керешәм. Ул арада эчеп куелган су ашказаныннан чыгып китә. Галимнәр дә раслый моны, су ашказанында егерме минуттан юк була. Менә аннары инде ашарга да утырырга була. Авыз ачканда ботка ашарга, бераз гына яшелчә, җиләк-җимеш капкаларга киңәш итәм. Ботканың эшкәртелү вакыты ике сәгать, димәк, сәхәргә торганчы, ул эшкәртелеп беткән була. Күпләр авыз ачтыру мәҗлесләренә баргач, әзерләгәннәр бит, тәмле әйбердән ничек баш тартасың инде дип, табындагы бөтен нәрсәдән дә авыз итәргә омтыла. Аннары ашказаны тулды яки авырта дип зарланалар. Һәрнәрсәнең чамасы була, үзегезгә авырлык китермәгез. Ә менә сәхәргә торгач, итле, туклыклы ризык ашарга кирәк, чөнки көн дәвамында ашамыйча торасы була. Күпләр уразага керергә курка, ашказаным авырта, диләр. Ашказаны да, башка бик күп авыруларның да сәбәбе шул дөрес тукланмауда, күп ашауда. Дыңгычлап кереп тулган ризыкны ашказаны эшкәртеп бетерә алмый. Ул бертуктаусыз эшли дә эшли. Бөтен булган ресурсларын да эшкә җигәргә туры килә аңа. Шуннан соң инде, тәмам «хәлсезләнгәч», төрле ялкынсынулар барлыкка килә. Ураза тотканда исә ашказаны ял итә. Шуның белән ашказаныгыз эшчәнлеге көйләнеп тә китәргә мөмкин әле. Бөтенләй дә ураза тота алмасагыз, аны казага калдырырга, көннәр кыскарак вакытта да тотарга була бит, - дип киңәшләрен бирде безгә Наил абый Зарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар