Кайчак юк кына кебек сорау да тынгылыкны ала. Белмәү гөнаһ түгел, белергә теләмәү гөнаһ, диләр. Тик бу сүзләр һәр очрак өчен дә туры килми. Зөфәр хәзрәт Тәхавиевның әле күптән түгел дөнья күргән «Вәгазь-нәсыйхәт» китабының икенчесе дә көндәлек туып торган сорауларыбызга җавап табарга ярдәм итәр. Ә хәзрәтнең үзе белән бүгенге әңгәмәбез...
- Зөфәр хәзрәт, гади халык арасында гына түгел, хәтта, дөрес булса, хәзрәтләр арасында да модага кереп баручы бер төнлек никах хәләл буламы?
- Хатын-кыз белән берничә төн куну өчен генә, файдалану ниятеннән генә укытыла торган никах хәрам никах була. Дөрес, Коръән иңгәнче, сәхабәләр заманында булган бу күренеш. Ләкин Коръән иңгәннән соң, ул тыела.
- Коръән аятьләрен үзенчә дәлилләп, әле үз максатында да кулланучылар да юк түгел бит. Мәсәлән, диндәге кеше авызыннан аракы эчәргә ярамый, ә шәраб эчәргә ярый, ул канны гына кыздыра, дигән сүзләр ишеткәнем бар.
- Аракы эчү ярамаганлыгы турында Коръәндә өч аять бар. Сәхабәләр заманында аракы эчеп намаз укый торган булганнар, Аллаһы Тәгалә аракы турындагы өченче аятен иңдергәннән соң, хәмерләрне сәхабәләр урамга чыгарып түгәләр. Аракы эчү ул -сыннарга табыну дәрәҗәсендәге тыелган эш. Мөхәммәд (с.г.в.): «Заман ахырында бөтен хәрам нәрсә хәләлләштерелер», - дигән. Мәсәлән, алкогольсез сыра, куас, тагын әллә нинди эчемлекләр уйлап чыгардылар - аларның бит составында барыбер күпмедер микъдарда алкоголь бар. Адәм баласын аз гына булса да исертәләр икән - болар инде хәрам.
- Ә менә составында спирт булган дарулар хакында ни диярсез?
- Шул ук составлы дару төймәләре була икән, шуны эчәргә кирәк. Әгәр кеше гомеренә куркыныч яный икән, составында спирт булган дарулар да кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, кешедә гангрена башланды ди. Аягын кисмәсәң, ул үләчәк. Кеше гомерен саклап калу максатыннан бу очракта кулланырга мөмкин.
- Ә менә муенга айлар, бөтиләр тагу дөрес нәрсәме?
- Аллаһы Тәгалә - гөнаһларны кичерүче, ә менә ширеклекне, берәр нәрсәне Аллаһы Тәгаләгә тиңләштерүне Ул кичерми. Бөтиләр дә шуңа керә. Кайберәүләр шул бөти аны саклый дип уйлый. «Ярамый!» - дисәң: «Ничек ярамасын, анда Алла сүзләре язылган бит!» - дияргә дә мөмкин. Ә бит беркем дә бәдрәфкә кергәндә аны салып керми, тәһарәтсез килеш тә тагып йөриләр. Шулай итеп, кеше гөнаһка бата. Моны күбесенчә белмичә шулай эшлиләр, әмма белмәсәң дә аның өчен җавап бирергә кирәк. Мәсәлән, көндәлек тормышыбызда берәр ярамас эш кыласың икән, хокук саклаучыларга ярамаганлыгын белмәдем дип җаваптан котыла алмыйсың бит. Урласаң, кыйнасаң - һәрберсе өчен җавап бирәсең, җавап бирәсен белмәдем дип котылып булмый.
- Бездә хәзер бер бәйрәм дә милли ризыклардан да мөһимрәк булган шашлыксыз үтмидер. Ә менә бәйрәмнәрдә күбесенчә дуңгыз итеннән ясалганны саталар. Берсендә шундый хәлгә юлыктым, бер татар апасы дуңгыз шашлыгын алган да: «Гөнаһысы безгә түгел, сатучыга аның, башкасы булмагач ашыйбыз инде», - ди. Бу очракта ни диярсез?
- Бу - башны юләргә салу. Мәсәлән, агу саталар ди. Белә торып алган кеше эчеп үлсә, кем гаепле соң? Сатып алучы, әлбәттә! Белә торып, гөнаһ кылган кешенең калебе карала. Ул хәрам белән хәләлне аермас була, изгелеккә күңеле ашкынмый башлый. Мөселман кем соң ул дигәндә, аның кулыннан да, теленнән дә зыян күрмәсәң, менә шул чын мөселман була.Чиста калебле кеше хәтта чебен дә үтерергә кыймый. Мөселман белеп яки белмичә хәрамны ашый икән, ул Аллаһы Тәгаләдән ерагая. Без үзебезнең калебебезне сакларга - хәрам ризык ашамаска, хәрам нәрсә эчмәскә, Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләрне карамаска, мәсәлән, хатын-кызларның артларына карамаска, күзебезне читкә борырга тиеш. «Нур» сүрәсенең 24 нче аятендә дә бу хакта әйтелгән: «Әй мөэминнәр, күзегезне йомыгыз Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләргә». Без үзебезне хәрам эшләрдән тыярга тиеш. Без күп кенә информацияне күз аша алабыз. Күз аша кергән күп кенә нәрсә калебне каралта. Бар тән һәм күңел зинасы. Күңел, күз зинасы өчен җавап катырак.
- Ураза тотып, намаз укып, әмма киенү рәвешен үзгәртмичә: кыска итәк, пляжда гадәти купальниктан йөриләр икән, бу шулай ук гөнаһмы?
- Бу, әлбәттә, гөнаһ. Мондый кешенең иманы зәгыйфь була.
- Ә менә бу дингә килү юлы булганда? Тагын: «Намазның бишесен дә укымыйча, бер-икесен генә укысаң, укымаганга караганда да күбрәк гөнаһка батасың», - диючеләргә нәрсә дияр идегез?
- Мәскәү дә бит бер мизгелдә генә төзелмәгән. Беркем дә язучы, имам булып тумый. Хаталанабыз, абынабыз, сөртенәбез... Мәсәлән, Уразаның кемдер быел бер көнен тотып караган ди, бәлки ул икенче елга күбрәк тотар. Күңелен иман нуры белән баетса, бәлки тулысынча тотар.Уру өчен башта чәчәргә кирәк, иман да шуның кебек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар