16+

VIII Республикакүләм ифтарга биш йөздән артык волонтер җәлеп ителде

2020 елда VIII Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү өчен Татарстан Диния нәзарәте көн саен утызга якын ихтыярчы җәлеп итә.

VIII Республикакүләм ифтарга биш йөздән артык волонтер җәлеп ителде

2020 елда VIII Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү өчен Татарстан Диния нәзарәте көн саен утызга якын ихтыярчы җәлеп итә.

Гомумән, быелгы VIII Республикакүләм ифтарның 30 көне эчендә барлыгы 500-дән артык волонтер катнашачак.

Республикакүләм ифтарда 17 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге ихтыярчылар катнаша. Волонтерларның төп вазифасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт: пешекчеләр әзерләгән ризыкларны ланч-боксларга тутыру, ризыкларның маркировкасын билгеләп чыгу, хөрмәләрне аерым савытларга тутыру, пешкән камыр ризыкларын һәм киселгән токмачларны аерым пакетларга тутыру, коробкаларны җыю һәм аны ябу, тутырылган коробкаларны суыткычка җибәрү.

Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда ихтыярчылар тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелә. Волонтерлар махсус саклану чаралары – битлекләр, перчаткалар белән тәэмин ителде. Волонтерларның Аллаһы ризалыгы өчен башкарылган бер эш көне алты сәгать дәвам итә.

Рамазан аеның 24 көне эчендә VIII Республикакүләм ифтар ризыклары Татарстанның 40 районына 24 мең мохтаҗ кешегә озатылды. Бер ифтар җыелмасының бәясе — 300 сум.

Исегезгә төшерәбез, ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100-еллык ифтары» быел бар республика буенча 30 000 кешене колачлаячак, бу исә – узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Димәк, Татарстандагы быелгы 30000 кешелек Республикакүләм авыз ачу мәҗлесе ифтарлар оештыру тарихында чираттагы рекордка иреште. Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырыла һәм халыкның бары тик мохтаҗ катламнарын гына күздә тота. Ифтар ризыклары «Ак Барс Арена» стадионында һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы территориясендә әзерләнә.

Оештыручылар Республикакүләм ифтарны тормышка ашыру өчен барлык теләүчеләрне ярдәм күрсәтергә чакыра. Акчалата ярдәмне әлеге сылтама аша җибәрергә мөмкин.

Чыганак һәм фото: http://dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading