Көннәрдән беркөнне ризык хәстәрләү эше белән йөргән чакта, ир-ат үзе төзегән алачык тирәсеннән ургылып төтен чыкканын күреп ала. Шунда йөгереп килүгә, коточкыч хәлгә тап була: аның шактый озак һәм бик күп көч куеп төзегән газиз торагы дөрләп яна иде...
Бервакыт диңгездә бик каты давыл чыгу сәбәпле, шактый күп кеше сәфәр кылган зур көймә су астына китә. Корабль һәлакәтеннән соң бердәнбер исән калган сәфәрчене дулкыннар кеше яшәми торган утрауга чыгарып ата.
Ачы язмыш хәсрәтенең бөтен кыенлыгын яхшы аңлаганга күрә, бичара ир Аллаһтан ярдәм сорап, ихлас дога кыла башлый. Котылырга өметләнеп, ул көн саен офыкка бага, көтә, ләкин... инде байтак вакыт узуга карамастан, берни дә үзгәрми, ярдәм килми... Шулай да ир өметен өзми һәм Аллаһка ялваруын дәвам итә.
Көн артыннан көн үтә. Җил-яңгырдан ышыкланыр һәм төрле хайван-хәшәрәтләрдән сакланыр өчен кеше кәкре-чатаклы агач кисәкләреннән уртача зурлыктагы алачык төзеп куя. Тырышканнары әрәм булмый: сыеныр урынга әверелгән әлеге кечкенә торакта ул тынычлап ял итә, гыйбадәтен кыла.
Көннәрдән беркөнне ризык хәстәрләү эше белән йөргән чакта, ир-ат үзе төзегән алачык тирәсеннән ургылып төтен чыкканын күреп ала. Шунда йөгереп килүгә, коточкыч хәлгә тап була: аның шактый озак һәм бик күп көч куеп төзегән газиз торагы дөрләп яна иде... Салкыннар башланыр алдыннан җылы торактан мәхрүм ителүе аркасында кеше күңелен төшенкелек һәм зур курку биләп алды. “Йа Аллаһ... ничек шулай булды соң әле бу?” – дип өзгәләнде ир-ат, ләкин әтисенең: “Аллаһның рәхмәтеннән беркайчан да өметеңне өзмә”, – дигән киңәшен исенә төшереп, күңеле сыкравына карамастан, ихлас догасы белән Раббысына мөрәҗәгать итте.
Караңгы төшкәч, кеше кара күмергә әйләнгән, әмма әле һаман төтенләп торган чатак-ботаклар артына яшеренеп йокларга ятты; таң атуга исә, нәкъ иртәнге намаз алдыннан ниндидер көчле тавыштан уянып китте. Җитез генә аягына басып, ул диңгезгә күз салды һәм... утрауга таба якынаеп барган бик зур көймәне күреп алды. Бу Котылу көймәсе иде! Шатлыклы, җылы күрешүдән соң кеше матрослардан: “Ни өчен сез юл юнәлешен үзгәртеп, шушы утрауга таба борылырга булдыгыз?” – дип сорый. Алар исә болай җавап бирә: “Без синең төтен сигналыңны күрдек”.
Менә шулай – бер уйламаганда-көтмәгәндә – бәхетсезлек очрагы бу кеше өчен бәхетле котылуга сәбәп булды. Чыннан да, Аллаһ әмере белән тормыштагы ниндидер күңелсез вакыйга “Бәхет” дигән ишекнең ачкычы булып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә бик авыр тоелган хәлдә дә өметне өзеп төшенкелеккә бирелергә ярамый. Безнең белән булган һәр хәлне Аллаһның Рәхмәте, хикмәтле планы дип кабул итәргә кирәк. Ни генә булса да, безнең өчен иң мөһим нәрсә ул – Аллаһның кадирлегенә ышаныч, Аның ярдәменә өмет һәм бөтен күңел белән Аңа тәвәкәлләү...
Ришат Курамшин әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар