Операциядән соң хастаханәдә ятучы сеңелем янына ашыгам. Тизрәк күрәсем, хәлен беләсем, үзем пешергән ризыклар белән сыйлыйсым килә. Шәһәрдә яшәгәч, башка туганнарга караганда янына ешрак бара алуыма куанам. Авыру хәлен белү саваплы эш тә бит әле. Бигрәк тә изге айларда. Сумкаларым авыр булса да, уфтанмый, шул турыда уйланып автобуста барам. Тукталышларның...
Операциядән соң хастаханәдә ятучы сеңелем янына ашыгам. Тизрәк күрәсем, хәлен беләсем, үзем пешергән ризыклар белән сыйлыйсым килә. Шәһәрдә яшәгәч, башка туганнарга караганда янына ешрак бара алуыма куанам. Авыру хәлен белү саваплы эш тә бит әле. Бигрәк тә изге айларда. Сумкаларым авыр булса да, уфтанмый, шул турыда уйланып автобуста барам. Тукталышларның берсендә кулына ике зур сумка тоткан бер әби килеп керде. Бик чиста, пөхтә итеп киенгән мөлаем йөзле чын татар хатыны. Килеп керүгә бер ир ялт кына торып, аңа урын бирде, капчыкларын урнаштырырга булышты. Әби иргә зур рәхмәтләр әйтеп, үзеннән яшьрәк, башына яулык бәйләгән хатын-кыз янына килеп утырды. Әлбәттә инде, ике татар хатын-кызы бергә туры килсә, әңгәмә яңара. Транспортта матур итеп чиста татар телендә сөйләшкәнне көн дә ишетеп тормыйсың, шуңа күрә сөйләшүгә мин дә колак салдым. Әби сүзне беренче үзе башлады, ил-көнгә изге теләкләр теләде, шөкер кылды, юлдашының нинди эшләр артыннан йөрүе белән кызыксынды. «Зур йөкләр күтәреп үзең болай кая барасың соң?» - дигән сорауга әби сөйләп китте:
- Изге Рамазан айлары бит, Аллага шөкер. Ходай Тәгалә биреп тора. Әле менә бик күп итеп фитыр сәдакасы китерделәр, рәхмәт яусын. Тиешенчә догаларын укып, алып калдым. Ходай кабул итсен, биргәннәрнең теләкләре уң булсын, исәнлекләре-сәламәтлекләре артсын. Үземнең тормышым җитеш, Аллага шөкер. Улым гаиләсе белән яшим. Муллыкта, иркенлектә. Менә мохтаҗлар күп булганга эчем поша. Аз булса да ярдәмем булсын дип, шул сәдака акчаларына күчтәнәчләр алып, психбольницада ятучыларга илтәм. Шул язмыш тарафыннан кыерсытылган адәмнәргә аз гына булса да шатлык өләшим дим. - Шулай диде дә, әби канәгать елмаеп куйды. Ул бик бәхетле иде бу минутларда. Кешеләргә ярдәм итә алуы белән бәхетле иде. Югыйсә инде яшь кеше түгел, үз рәхәтен күреп кенә ял итеп ятасы бит. Ә ул шушы 30 градуслы эсседә шәһәрнең бер башыннан икенче башына күтәренеп сәяхәткә чыккан.
- Беренче баруым гына түгел инде, мин аларның күптәнге «спонсорлары», - дип кеткелдәде әби. - Үз бакчабыз бар, кыярын-помидорын, җиләк-җимешен дә илтәм. Әле бу юлы конфет-печеньелар алдым. Күптән түгел бабам вафат булды. Аның барлык киемнәрен юып илттем.
- Кием-салымны да алалармыни? - дип сорау биргән апага:
- Алдылар. Мин бит чиста, яңа киемнәрне илттем. Кемнәрнеңдер хастаханәдән чыкканда киеме булмаска мөмкин. Менә шуларга кидерерсез, дидем. Әле бер баруымда бер ир ишегалдыннан ук сумкаларымны күтәреп өченче катка менгезеп куйды. Бүлек башлыгы, табиб икән. Сумкаларымны урындыкка урнаштырды да кулларын күкрәгенә куеп: «Аллаһның рәхмәте яусын сезгә!» - диде.
Әби шул сүзләрен әйткәннән соң, күзләренә мөлдерәп яшь килер инде, әнә нинди зур мактау ишеткән бит, дип уйлап куйдым. Әмма ул үз гамәлләренең нәкъ менә шулай булырга тиешлегенә, башка юлның юклыгына инанган, шуңа күрә бик табигый дип саный иде.
Яулыклы апа да үзенең мондый изгелекләр эшли алуына, әмма вакыты азлыгына ишарәләп нидер әйтте.
- Бер хәл турында сөйлим әле сиңа. Булган хәлдерме инде ул, риваятьтерме, анысын белмим. Менә бер авылда бер хатын яшәгән ди. Бик күп кош-корт, мал асраган ди. Аз гына да ял итәргә, хәтта йортына керергә дә вакыты юк ди моның. Баер өчен дә эшләмәгән, яшь вакытта күнеккән бер эшен дәвам иткән бу. Шул вакыт моның башына бер уй килгән, намаз укырга да вакыт таба алмыйм бит, дип пошынган. Барган да капкасын ачып, барлык хайваннарын чыгарып җибәргән ди. Менә шул, теләгән очракта, изге эшләргә вакыт табыла ул, чын күңелдән теләргә генә кирәк, Ходай үзе юлын күрсәтә аның.
Яулыклы апа уйга калды бугай. «Ие шул, шулай шул», - дигәннән артыгын әйтә алмады. Ә әби Попов урамы тукталышында төшеп калды, хастаханәгә барыр өчен тагын бер автобуска утырасы бар әле аның. Автобус эчендә калганнар арасында татар сөйләмен аңлаучылар булмый калмагандыр. Алар күңеленә никадәр нур өстәде, белем иңдерде бу ягымлы татар әбисе. Югыйсә кайберәүләр кебек үгет-нәсыйхәтләр дә укымады, куркытмады да, игелекле булырга, дингә дә өндәмәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар