Моннан бер ай элек сыйныфташ кызымның суга сикергән дигән хәбәрен ишеткәч, өнсез калдым. Юктыр, бутаганнардыр, мөмкин түгел дип, телефон төймәләренә бастым. Тик яхшысы тормышка ашмаса да, начар хәбәр, күбесенчә, дөрес була шул. Кама елгасы ярында калдырган сумкасы, телефоны, киемнәре дә бу хәбәргә дәлил булды.
Тик күпме генә су төбеннән эзләсәләр дә, гәүдәсен тапмаулары безнең - әнисенең, туганнарының, дусларының күңеленә өмет чаткысы салган иде. Бәлки исәндер! Ай буе һәр яктан хәбәр көткән әнисенә Аллаһ сабырлыклар бирсен. Нәкъ бер ай үткәч, сыйныфташымның үле гәүдәсен яр буеннан таптылар...
Җир тагын бер яшь җанны үзенә сыендырды... Яшьлегенең иң гүзәл чагында әле яшисе дә яшисе иде бит югыйсә. Бу адымга барырга нәрсә этәрде икән сине, дустым? Ул чибәрлегең, тазалыгың, саулыгың ташып тора иде ич. Бәлки мәхәббәт корбаны булгансыңдыр (интернет челтәрендә бу турыда күп сүзләр булды)? Нинди генә сәбәп булмасын, үз артыңнан бик күп җавапсыз сораулар калдырдың син...
Ләкин күпме генә кайгырсак та, күпме генә яшь түксәк тә, без Аллаһы Тәгалә каршында көчсез: үлгәннәрне терелтә алмыйбыз. Тик җан белән бергә безгә хис дигәне дә бирелгән шул. Сагынуларны кая куясың? Әтиемнең үлгәненә ике ел булды, ә кайгы-сагыну көчәя генә бара. «Их, әгәр...» дигәне алга килә дә баса. Без «алай итсәк, болай иткән булсак» дип кенә алып калып булмаганны беләбез дә, тик күңелебез һаман язган белән килешми, кая килеп бәрелергә белми. «Ни өчен нәкъ миңа? Нинди гөнаһларым бар? Нигә болай җәзалыйсың? Алга таба ничек яшәргә?» кебек Аллаһка юлланган көфер сүзләр дә авыздан чыгып куя. Әйе, кеше үзенә кайгы килгәч кенә Аллаһны исенә төшерә шул. Ачу белән мөрәҗәгать итүләр, күз яше белән сыкранулар, язмыштан зарланулар...
Кешене соңгы юлга озаткан вакытта, башка әллә нинди уйлар керә. Кеше туды, дөньяның тәртәсенә тибеп яшәде-яшәде дә берзаман үлеп китте. Шуннан?! Гомер безгә ни өчен бирелгән соң? Кабер ташындагы ике дата арасына «ЯШӘДЕ» дип тамгалап, сызыкча куяр өченме? Һәрнәрсәнең мәгънәсе булган кебек, яшәвебезнең дә, бу дөньяга килүебезнең дә мәгънәсе булырга тиештер бит? Кечкенә башымдагы бу уйларга җавапны Коръәннән таптым: «Ул (Аллаһ) үлемне һәм яшәүне кайсыгыз гамәле буенча яхшырак икәнне (ачыклау максатыннан) сезне сынау өчен барлыкка китерде. Ул Һәрнәрсәдән өстен вә Ярлыкаучы» («Мүлек» сүрәсе, 2).
Димәк, безнең яшәешебез зур бер имтихан. Димәк, безгә килгән барлык кайгы-хәсрәтләр дә булган хата-гөнаһларыбыз өчен җибәрелгән җәза түгел, ә сынау гына. Ә Аллаһтан килгән сынаулар - ул бер яктан кешенең сабырлыгын сынау булса, икенче яктан Аллаһның үз колына булган яратуының чагылышы да булып тора. Хәтта Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: «Аллаһ колын яратса, аңа авырлыклар бирер, әгәр ачуланса, аны ахирәттә җәзага тартыр», - дигән хәдисе дә бар.
Ләкин тормышыбыз җиңеләя, дөньябыз түгәрәкләнә барган саен, бездә сабырлык дигәне бетә бара, ахрысы. Машинабыз яньчелсә дә, телефонны урласалар да аһ-ваһ киләбез, артык нык кайгырабыз: алдын уйлыйбыз, ә артына карамыйбыз. Ярый, машинаң бәрелгән дә ди, ләкин үзең исән калгансың бит, телефонны урладылар - шөкер ит, үзеңә тимәгәннәр... Артык кайгыру - Аллаһ биргән язмыштан риза булмау, аңа каршы бару. Шуңа да сабырлык белән эш итә белмәгән кешегә Аллаһы Тәгалә тагын да зуррак авырлыкларын җибәреп тора: «Бу очракта үзен ничек тотар икән?» - дигәндәй сынап карый. Олы кайгы, хәтта зур сөенеч килсә дә, эчтән ургылып чыккан күз яшьләрен, артык шатлануны тыеп калырга кирәк. Чөнки шатлык та безгә бары сынау өчен генә бирелә: тормышың ал да гөл булганда, Аллаһка шөкер итәрсеңме? Әллә инде башыңа бәла төшкәч кенә аңа сыенасыңмы? «Дөреслектә авырлык белән җиңеллек. Дөреслектә авырлык белән җиңеллек килә», - дип язылган «Инширах» сүрәсендә. Һәр авырлыктан соң җиңеллек килгән кебек, җиңеллектән соң киләчәк авырлыклар турында да онытырга ярамый. Ә бу авырлыкны ничек кабул итүең бары синең иманың һәм сабырлыгыңнан тора.
Кем белә, бәлки, сыйныфташымны бу адымга барырга мәҗбүр иткән җавапсыз мәхәббәте дә бары бер сынау гына булгандыр да, җиңеллекләре әле алда, киләчәктә көткәндер?..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар