16+

Ясалма матурлык кирәкме?

«Көзгегә карыйсым да, йөземне күрәсем дә килми. Күпме бизәнсәм дә, борынымның җитешсезлеген каплап булмый! Хет пәрәнҗә бөркәнеп йөр... Бу кыяфәттә утырып калуыңны көт тә тор...» Иптәш кызымның көн дә шулай сукрануына күнегеп барам бугай инде, хәзер зарларын колак аша гына уздырырга тырышам...

Ясалма матурлык кирәкме?

«Көзгегә карыйсым да, йөземне күрәсем дә килми. Күпме бизәнсәм дә, борынымның җитешсезлеген каплап булмый! Хет пәрәнҗә бөркәнеп йөр... Бу кыяфәттә утырып калуыңны көт тә тор...» Иптәш кызымның көн дә шулай сукрануына күнегеп барам бугай инде, хәзер зарларын колак аша гына уздырырга тырышам...

Баштарак: «Һәр кешенең үзенең бер сөйкемле сөяге була. Менә син нәкъ шул почык борының белән дә сөйкемле», - дип юата идем. Әмма үз-үзеннән канәгать булмавы көннән-көн көчәя генә бара. Күп акча табып, пластик операция ясатырга исәбе. Хәер, хәзер яшьләр чибәр, сылу булуны үзләренең төп тормыш максатына әйләндерделәр инде. Чибәр булсаң, бай тормыш, яхшы карьера һәм тагын әллә нәрсәләр, имеш... Тик моның өчен шул матур башта акыл булырга кирәклеген генә, ни кызганыч, оныталар. Телевизор экраннарыннан күренгән модельләрнең нинди диетада утыруларын, фәлән тапкыр ясаткан пластик операцияләрен һәрдаим күрсәтеп, әйтеп торалар. Шушы өлкәдә акча эшләүчеләр өчен бу яхшы реклама инде. Ә бит андый операцияләр арасында ахыры аяныч беткәннәре турында да ишетеп беләбез. Шул турыда бәйнә-бәйнә сөйләп, куркыныч мисаллар китереп, бүлмәдәшемә бу уен башыннан чыгарып ташларга куштым. Ләкин кире кешенең үз туксаны туксан шул...
Быел Чаллыдагы апамның кызы Айгөл авылга каралып кайткан иде. Төймә кебек ике күзе генә ялтырап тора - тигез төшкән «загары». Диңгез буенда яткандыр, дисәм, солярийга йөри икән. Кайчан диген, җәй көне бит! «Йөзем тулы сипкел, болай ичмасам сизелми», - ди бу. Елына ничә тапкыр керүен дә әйткәч: «Красота требует жертв», - дип, урысчалатып көлде генә.
Кая тәгәрибез без, кызлар? Аллаһы Тәгаләнең биргәненә нигә шөкер итә белмибез: нечкә ирен икән - нигә калын булмаган, күкрәк бәләкәй икән - зуры кирәк, зуры булса - китә кечерәйтергә... Үзенә ни кирәген төгәл белми шул ул хатын-кыз, башта эшли, аннары гына уйларга тотына. Телешоуларда бөтен йөзен кабартма ирене каплап алган кызларга кызыгырлыкмы соң инде? Борынын төзәттереп, «тыңкыш»ка әйләнгән Кристинадан үрнәк алыйкмы? Әллә инде күкрәкләре өстәлгә салынып төшкән, фәлән үлчәмле күкрәкчә киям дип сөрән салучыларга иярикме? Әле бит ул пластика дигәненең бәясе дә тиен генә тормый, шуңа да карамастан, «клиент»лар саны арта гына бара. Ул статистика күрсәткечләренә күз салсаң, дөньяны ямьсез, кимчелекле кызлар баскан булган икән дип шаккатасың... Әйтерсең тышкы кыяфәтне үзгәртеп кенә бәхеткә ирешеп, «принц»ны очратып була. Ярый, очраттың да ди, ә еллар үткәч, йөзеңдә җыерчыклар пәйда булгач, чибәрлегең яшьлегең белән артта калгач, «принц» дигәнең: «Брысс!» - димәсме?.. Минемчә, күп кенә егетләр, гомумән, ясалмалылыкны хупламый. Аларга тормыш корырлык, табигатьтән «ясалган» кызлар кирәк бит. Күзе төшсә, күңеленә ятышса, синең сипкелеңә, борыныңның кимчелегенә карап торамы инде ул?
Сау-сәламәт килеш пычак астына яту, үзеңә чир юрап йөрү - Аллаһы Тәгалә биргәннән риза булмау ул. Ә бит Ул безне иң хәерле кыяфәттә яратты. Ибн Габбас та: «Чәч ялгаучы вә ялгатучы (парик), каш йолкучы һәм йолкытучы, һәм тәнгә язучы һәм рәсем ясатучы (татуировка) ләгънәт кылынды, әгәр дә бертөрле чирдән дәвалану өчен булмаса», - дип әйтте. Каш йолку кебек «вак» мәсьәләне дә ләгънәт кылгач, зур пластик операция өчен ахирәттә ничек җавап биреп бетерербез?!
Сүз дә юк, тумыштан килгән яки яшәү барышында барлыкка килгән тышкы кыяфәттәге кимчелекне бетерер өчен, дин пластик операцияне рөхсәт итә. Мәсәлән, травма, шрам, сынган борынны төзәтү. Ләкин кайберәүләр диндәге мондый искәрмәләрне дә үз файдасына куллана белә шул. Интернет челтәрендә бер мөселман кызының: «Ислам дине пластик операцияне берәр кимчелек булганда гына кулланырга рөхсәт иткәнен беләм. Минем дә тумыштан кимчелегем бар, күкрәгемне зурайтыр идем, алайса ирем алдында бик читенсенәм», - дип язганын укыгач, шайтанның көчлелегенә һәм кирелегенә тагын бер шаккаттым. Коръәндә аның әйткән сүзләре бар: «Әлбәттә, аларны адаштырырмын һәм күңелләренә төрле ялган сүзләрне салырмын, янә хайваннарыгызның колакларын кисегез, дип, әмер бирермен - кисәрләр, янә Аллаһ ясаган мәхлукларны үзгәртегез, дип әмер бирермен - үзгәртерләр» (4:119). Үз максатына акрын гына ирешеп килә, ахрысы...
Шайтаннан килгән яңалыкка бик тиз иярергә яратабыз шул. Ләкин үзебезне хәрам юллар белән ничек кенә үзгәртергә тырышсак та, Аллаһы Тәгалә биргән саф матурлыгыбызга җитми инде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading