16+

“Яшь килен” проектының яңа сезоны ачыла!

Гүзәл затларның күпсанлы үтенечләре буенча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган “Яшь килен” проекты яңа сезонын башлап җибәрә.

“Яшь килен” проектының яңа сезоны ачыла!

Гүзәл затларның күпсанлы үтенечләре буенча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган “Яшь килен” проекты яңа сезонын башлап җибәрә.

Әлеге чарада катнашырга Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм районнарында яшәүче яшь мөслимәләр дә теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк.

"Яшь килен" мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла һәм шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр - бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар булып психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла.

Быел проектның оффлайн курслары 22 октябрьдә башланачак. Теркәлү узу өчен сылтама биредә, шулай ук ул нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунтының башында бирелгән. Курсларда катнашучыларны 10 очрашу – танышу, Татарстан мөфтиеннән мавыктыргыч, танып белү лекциясе, психология һәм татар традицияләрен өйрәнү буенча дәресләр, аш-су остасыннан мастер-класс, кинозалга бару, тематик фотосессия һәм башкалар көтә. Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр, лекцияләр, тестлар һәм танышу, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе кагыйдәләре турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләде. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 09:00-дән 17:00-гә кадәр).

Онлайн-курслар шулай ук 2020 елның 22 октябрендә башланачак. Онлайн рәвешендәге курсларда катнашырга теләүчеләргә нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунты башындагы теркәлү анкетасын тутырырга кирәк. Онлайн катнашу үз эченә түбәндәгеләрне ала: реаль вакыт режимында дәресләр (Instagram ябык каналында эфир), видео-дәресләр базасына керү, эш материалларын посылка белән җибәрү, танышу кагыйдәләре, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кыз физиологиясе, шәхси куратор, тере аралашу турында телеграм-канал.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 09:00-дән 17:00-гә кадәр).

Фото һәм чыганак: http://dumrt.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading