16+

Яшьләрчә киенеп кенә Газраилне алдап булмый

Пенсиядә булгач, вакыт күп инде. Тик дин гамәлләре белән яшәгәч, аның үткәнен сизмисең дә. Кибеттән ипи-сөт алып керәсең, намазыңны укыйсың, аннары йә телевизор карыйсың, йә гәҗит укыйсың. Әле беркөнне кулыма сезнең гәҗитегезнең бер саны килеп керде. Анда мөселманча кием, яулык турында язылган иде. Ул язманы укыганнан соң, үземне борчыган нәрсә...

Чынлап та хәзер мөселманнар өчен махсус кибетләр күбәя башлады. Инде Казандагылары турында әйтмим дә, хәзер район үзәкләрендә дә сату итә башлаганнар андый кием-салым белән. Моңа мин бик тә сөенәм, чөнки ул кибетләрдә картраклар өчен дә төрле тукымадан тегелгән матур күлмәкләр, калфак-яулыклар, жилетлар сатыла. Ал да ки рәхәтләнеп! Тәнне дә кысмыйлар, түшләре дә ябык, озын итәкле. Нәкъ үзебез теләгәнчә! Менә шундый киемнәр була торып чал чәчле чордашларым кофта-итәк, футболка, чалбар киеп йөриләр. Эсседә бик интегәләр төсле алар миңа. Сирәгәя башлаган чәчләрне төрле төсләргә буяп кемне алдамакчы булабыздыр. Ак яулыклы әби исеменнән оялабызмы икән әллә? Җиңсез майкалар киеп ямьсезләнгән тәннәребезне ник ачып салырга инде, и, әбиләр?! Бабайдан башка кемгә кирәк булсын ди ул? Җыерчыкланып беткән йөзле әбинең үтә күренмәле күлмәк киюе читтән бик ямьсез күренә. Әле, җитмәсә, оныгын җитәкләгән. Аннары шәрә йөриләр дип, яшьләрне гаепләгән булабыз. Үзебез үк үрнәк күрсәтәбез бит. Безнең вакыт үткән, үзебезнең яшькә туры килерлек итеп киенә башларга кирәк инде. Яшебезгә хас ул киемнәрне һәр кибеттән табып була бит. Элек юклык иде инде, хәзер бит, Аллага шөкер, өеп куелган. Яшьләрчә киенеп кенә картлыкны да, Газраилне дә алдап булмый. Ахирәт тормышына якыная барган саен, шәригатьчә киенсәк, матуррак булып күренер идек югыйсә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading