16+

«Яулыксыз йөрү – читтән кергән чир»

Урамнарыбызда хәзер яулык киеп, гаурәтләрен каплап йөрүче яшь кызларны еш күрергә була. Халкыбыз бу мәсьәләдә төрле фикердә. Кемдер сокланып карый, кайберләренең ни өчендер ачулары килә...

«Яулыксыз йөрү – читтән кергән чир»

Урамнарыбызда хәзер яулык киеп, гаурәтләрен каплап йөрүче яшь кызларны еш күрергә була. Халкыбыз бу мәсьәләдә төрле фикердә. Кемдер сокланып карый, кайберләренең ни өчендер ачулары килә...

Безнең татар хатын-кызлары тарихның билгеле чорында башыннан яулыгын салды. Бу уңайдан бер хәзрәтнең сүзләре искә төшә: «Яулык ябу - безгә хас, чөнки без инде 1000 елдан артык мөселман, ә яулыксыз йөрү - читтән кергән чир, аңа әле 100 ел да юк». Яулыкны хәзер никахка, кеше үлгәндә һәм ашларда гына чөеп куябыз. Без әнә шулай үзебезнең тамырлардан ераклаштык...
Ел да кабатлана торган хәлләр: яз башыннан хатын-кызларыбыз көнбатыш үрнәгендә киенә, ягъни ярымшәрә йөри башлый. Дөресен генә әйткәндә, ир-егетләрнең эчке киеме дә урамдагы кызларның шортыларыннан озынрак. Күпләр моны ирек дип аңлатырга маташа.
Ә ислам дине хатын-кызга ничек карый соң? Ул аны кысрыклыймы, әллә киресенчә өскә күтәрәме? Лев Толстой: «Һәр акыллы кешенең ахыргы инстанциясе ул - Ислам», - дигән. Ислам ул кешенең табигатенә туры килә торган дин! Исламда хатын-кызны чит күзләрдән саклау, аны чиста тоту турында әмер ителгән. Хиджаб-яулык ул кысрыклау түгел, ә бәлкем хатын-кызны тагын да матурлап торучы әйбер! Коръәни-Кәримдә: «Ий пәйгамбәр, үз хатыннарыңа, вә кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт: «Бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларыгызны каплый торган зур әйбер белән төренеп чыгыгыз!». Шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белергә якынрак буладыр. Итагать итүче мөэминә хатыннарны Аллаһ ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүче булды», - диелә. (33:59, Ногъмани тәфсире).
Пәйгамбәр (с.г.в.): «Әгәр хатын-кыз үзенең иренең өеннән ялангач килеш урамга чыкса, аны Бөек һәм Кодрәтле Аллаһ оятка калдырачак», - дигән. Чыннан да, урамнан үтеп баручы ялангач, киенмәгән хатын-кызны чит күзләр «90-60-90» системасына туры киләме икән дип үлчиләр, туры килсә - әйбәт, имеш. Товар сыман, әстәгъфируллаһ!
Аллаһ бөек! Һәм Ул ничек итеп хатын-кызны күтәргән! Зурлык буенча Коръәндә өченче урында «Ниса» («Хатын-кызлар») сүрәсе тора, ә шул ук вакытта «Ир-атлар» дигән сүрә юк. «Мәрьям»дигән сүрә бар, ә «Гайсә» дигән сүрә юк. Беренче булып Исламны Хәдичә (р.г) кабул итә. Бу мисалларны чутласаң, алар күп. Халид Ясин дигән дин белгече: «Бөек Раббыбыз хатын-кызны ир-атның кабыргасыннан яраткан, ә аннары ир-атның дөньяга килүен хатын-кыз аркылы иткән», - ди.
Мин сезне күркәм холыкка чакырырга телим. Безне - ир-атларны һәм үзегезне дә хөрмәт итегез, бераз булса да тыйнак булыгыз! Аллаһ ризалыгы өчен! Сезгә бу дөнья бәхете дә, җәннәт нигъмәтләре дә булыр, иншә Аллаһ!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading