16+

Өйдә кем хуҗа?

Тормышта һәр нәрсәнең җаваплы хуҗасы булырга тиеш. Ил дә, шәһәр дә, кечкенә авыл һәм оешма да хуҗасыз тора алмый. Күз алдыгызга китерегез: әгәр илдә төпле хуҗа булмаса, нәрсә булыр иде? Илдә түгел, кечкенә оешмада да, хуҗа ялга китсә, бөтенесе рәхәткә чыга. Шуңа күрә, һәр җирдә хуҗа булырга һәм шунысы мөһим...

Өйдә кем хуҗа?

Тормышта һәр нәрсәнең җаваплы хуҗасы булырга тиеш. Ил дә, шәһәр дә, кечкенә авыл һәм оешма да хуҗасыз тора алмый. Күз алдыгызга китерегез: әгәр илдә төпле хуҗа булмаса, нәрсә булыр иде? Илдә түгел, кечкенә оешмада да, хуҗа ялга китсә, бөтенесе рәхәткә чыга. Шуңа күрә, һәр җирдә хуҗа булырга һәм шунысы мөһим...

Әгәр җир һәм күкләрдә хуҗалар күп булса, яшәеш бүгенге көнгә ирешә алмас иде. Борынгы грек фәлсәфәсе күп иләһләрне таныса да, аларның үзләрендә үк иләһләре гел үзара сугышалар. Шуңа күрә, Аллаһ бер, күкнең дә, җирнең дә хуҗасы Ул. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әгәр җир һәм күкләрдә Аллаһтан башка иләһләр булса, алар җимерелеп бетәр иделәр» («Пәйгамбәрләр», 22). Шуңа күрә гаиләнең дә үз җаваплысы, кайгыртучы хуҗасы булырга һәм ул хуҗа бер булырга тиеш.
Өйдә кем хуҗа? Әлбәттә, бу риторик сорау. Чөнки, гаилә иерархиясен, өйдә кемнең хуҗа булуын китаплардан укып беләбез. Әмма барысы да бу нәрсә белән килешәме соң? Көнбатыш илләрендә, хатын-кызның абруен күтәрәбез, дип чаң кагучы феминистик оешмалар күптән өстенлек алып, анда бу сорауны кую бөтенләй мәгънәсез булып тора. Алар өчен ир һәм хатын сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек итүче тигез хокуклы бизнес-партнерлар кебек кенә булып калалар. Хәтта кайбер Европа чиркәүләрендә Хаваның Адәмнең кабыргасыннан яратылуын: «Адәм - асыл зат булган хатын-кызны ярату өчен кулланылган чимал-полуфабрикат», - дип аңлатучылар да бар диләр.
Әлбәттә, хатын-кызларыбызның хуҗа тәхетенә үрмәләүләрендә без ирләрнең дә өлеше зур. «Изге урын буш тормас», - диләр. Әгәр ир атналар буе кайдадыр эчеп йөрсә яки сау-сәламәт булып һәм көннәрен диван өстендә үткәрсә, эшкә йөрисе, гаиләсен тәэмин итәсе килмәсә, хатынга нишләргә? Ай саен утына-газына түләү кәгазьләре килә. Украинага көткән кебек безгә дә көтмәсләр шул. Утны-газны өзеп куярга да күп сорамаслар. Өстәвенә, балалар ашарга сорый, аларны да карарга, киендерергә кирәк. Хәсрәт ирнең дә диванда ач карынга ятасы килми… Ничарадан-бичара хатын-кызга гаилә иярен үзенең нечкә җилкәләренә салырга һәм арбаны үзенә тартырга туры килә.
Кайберәүләр ирнең хуҗа булуын шулайрак күзаллыйлар: ир- гаиләсен әсирлектә тотып, башкаларга суларга да, як-якка карарга да ирек бирмәүче явыз патша. Ә хатын - көн-төн башын күтәрми иренә хезмәт итүче мескен кол. Аның авызын ачып сүз әйтергә дә, үз фикерен белдерергә дә хакы юк. Мондый мисаллар да тормышта аз түгел.
Шулай итеп, күпме гаиләләрнең көймәсе, уртадан йөзәсе урында, ярның бер ягыннан икенчесенә бәргәләнә. Шуңа күрә, дин гаиләдә ир хуҗа дип әйткән икән, ул аны дөрес итеп аңларга һәм алтын урталыкны табарга өйрәтә. Буыннар алышынып, кешеләрнең уй-фикерләре үзгәрсә дә, Аллаһ куйган канун искерми, ул һәрвакыт камил һәм мөһим булып кала. Иманлы гаиләләр шушы хикмәтле канунны үз үрнәкләрендә бөтен дөньяга күрсәтергә тиешләр. Кызганыч, бүген күп мөселман ирләре дә гаиләдә хуҗаның кем булуын укысалар да, хуҗаның нинди булырга тиеш дигән җөмләләренә барып җитә алмыйлар. Шул сәбәптән, бу хакта бераз үзем укыганнарны, үзем аңлаганнарны сезгә дә җиткерәсем килә. Хаталарым булса, бик кырыс булмагыз, Аллаһ рәхимле кешеләрне ярата.
Гаиләдә ирнең дә, хатынның да урыннарын Аллаһ Тәгалә «Ниса» сүрәсендә Үзе билгеләде: «Ирләр - хатыннар өстеннән карап, кайгыртып торучылар».
Әлбәттә, без ирләргә үзебезнең хуҗа булуыбызны ишетү йөрәккә май булып ята. Еш кына никахларда бу аятьне укысаң, табын артында утыручы ирләр иркенәеп, мыек астыннан елмаеп куялар. «Кара, ничек дөрес әйткән», - дип куанышалар. Хатын-кызлар: «Тагын бөтен власть мужикларга инде», - дип, бераз кимсенеп тә куялар. Әмма, кем соң ул «хуҗа» һәм Аллаһ гаилә дилбегәсен ни сәбәпле иргә тоттырды? Аятьнең дәвамында моның ике сәбәбе килә:
Беренче сәбәп - Аллаһтан бүләк итеп бирелгән дәрәҗә. «Аллаһ берсе өстеннән икенчесен өстен кылган өчен».
Әйе, Аллаһ кешеләрне төрле дәрәҗәләрдә яратты. Берәүгә - байлыкта, икенчегә - саулыкта, өченчегә бала-оныкта өстенлек бирде. Шулай итеп, бер өлкәдә - ир, икенче өлкәдә хатын-кыз өстен булырга мөмкин. Гаилә хуҗасына килгәндә, Аллаһ бу урында өстенлекне ир затына бирде. Әлеге вазифаны билгеләгәндә, Аллаһ ирләрдән дә, хатыннардан да киңәш сорамады. Ул өстенлекне билгеләде һәм ирләргә хуҗа булу өчен тиешле әсбапларын да бирде. Иргә, гаиләсен карау, кайгырту өчен, физик яктан көчлерәк тән, салкын караш насыйп итте, ирләрнең холыклары да корырак, алар хискә әзрәк бирелүчән булды.
Ир хуҗа булгач, атадан килеп кызны егет сорый. Егет өйләнә, кыз кияүгә чыга. Аерылу-талак та шәригатьтә ир кулында. Балалар да атаның фамилиясен йөртә, атасының исеме белән чакырыла… «Шәригатьтә ни өчен талакны ир генә әйтә ала?» - дигән сорауны еш бирәләр. Моның хикмәтен бер абыстай шулкадәр төгәл итеп аңлаткан иде. «Әгәр безгә дә талак әйтергә яраса, без аны көненә әллә ничәне әйтер идек. Ярый әле ярамый, гаиләләребез җимерелеп бетәр иде», - диде ул.
Гомумән, дин хатын-кызның югары мөнбәрләргә, патшалыкка омтылуына каршы. Чөнки, чын хатын-кызга яхшы патша булу мөмкин түгел. Яки инде аңа яхшы патша булу өчен үзенең яхшы хатын-кыз сыйфатларыннан баш тартырга туры киләчәк. Ә, дөнья мәртәбәсен алам, дип, күктән бирелгән мәртәбәне югалту дөрес түгел. Хәрбиләр теле белән әйткәндә, бу - погондагы йолдызларны арттырам, дип, Аллаһ биргән кешелек сыйфатын югалту дөрес булмаган кебек. Пәйгамбәребез (с.г.в.) асыл затларга булган ихтирамын күп хәдисләре белән расласа да, хатын-кыз җитәкләгән дәүләт бәхетле булыр, димәде: «Үзенең әмире итеп хатын-кызны сайлаган халык беркайчан да уңышка ирешмәс» (Бохари риваяте).
Европаның кайбер алга киткән илләренең үзләренә патша итеп хатын-кызны сайлаулары яки көмәнле ханымга бөтен илнең оборона-армиясен тоттырулары ул илләрнең киләчәге нинди булачагын әйтеп тора. Хәер, армия башлыклары итеп хатын-кызлар сайланса, илләр арасында сугышлар булмас, алар, үпкәләшеп, сөйләшми генә торырлар, - диләр.

Һәр өлкәнең үз кешесе
Гаиләдә, илдә, армия башында ир затының булуы аның бар җирдә дә хатын-кыздан өстен булуын күрсәтми. Аллаһ бер мәйданда өстенлекне - иргә, икенчесендә - хатын-кызга бирде. Дәваханәгә барсаң, анда һәр бүлекнең үз җитәкчесе, үз белгечләре булуын күрәсең. Күз табибы, неврологиягә кереп, андагыларга акыл сатмый, невропатолог та окулистны күз авыруларын дәваларга өйрәтми. Тормышның күп өлкәләрендә ир затлары хатын-кызлардан өстен булсалар да, хатын-кызларның да өстенлек тотучы үз мәйданнары җитәрлек. Ир, күпме генә тырышса да, бала таба алмый. Җир өстендә булган иң зур дәрәҗәләрнең берсе - ана булу бәхетен кешелек тарихында бер ир дә татымады һәм татымас. Шуңа күрә, пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килеп: «Минем яхшылыгыма иң лаек булган кеше кем?» - дип сорагач, ул: «Әниең», - дип җавап бирә. Теге кеше: «Соңра кем?» - дигәч, пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әниең!» - ди. Сорауны өч тапкыр кабатласа да, җавап шул ук була. Дүртенче мәртәбә сораганнан соң, пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әтиең», - дип әйтә (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Димәк, әлеге өлкәдә хөрмәт мөнбәренең беренче өч баскычында да иргә урын юк. Шулай шул, күп җирдә өстенлек алырга яратсак та, монда без хатын-кызларыбызга конкурент-көндәш була алмыйбыз.
Бала тәрбиясе, киләсе буынны тәрбияләү вазифасында да ир хатын-кызга тиң түгел, чөнки балага ана биргән тәрбияне әти бирә алмый. Риза Фәхреддин: «Бөек мәктәпләрдә вә югары фикерле адәмнәрдә белем алган кешеләр дә үз аналарыннан алган тәрбия тәэсирендә яшиләр һәм бу тәрбияне соңгы көннәренә кадәр саклыйлар», - дигән.
Икенче сәбәп: кәсеп итеп, ирнең тырышлыгы белән алына торган дәрәҗә. «Үз мөлкәтләреннән сарыф иткәннәре өчен». («Ниса» сүрәсе: 34 нче аять).
Ирнең икенче дәрәҗәсе аның күтәргән җаваплылыгы белән бәйле. Әйе, хуҗа исемен йөртү һәркайсыбызга ләззәтле, әмма монда: «Кем ул Хуҗа?» - дигән сорауны кую зарури. Хуҗа бит ул башына таҗ киеп, кулына пульт тотып, хатын тегене эшлә, моны эшлә, дип әмер биреп утыручы патша гына түгел. Әлбәттә, патша булгач, таҗы да, әмере дә була. Ләкин хуҗа иң элек үз хуҗалыгын кайгыртырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәрберегез көтүче һәм үз көтүе өчен җаваплы», - диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Дин буенча, гаиләне ашату, киендерү, саулык-сәламәтлеген, яшәү урынын кайгырту иң элек ир вазифасы булып тора. Хатын-кыз: ничек баламны ашатыйм, каян акча табыйм, дип, чәч-баш туздырып, күз тондырып чабарга тиеш түгел.
Кыямәт көнендә Аллаһ бу вазифалар өчен иң элек ирдән сораячак. Хатын-кыз исә иренә ярдәм итүче. «Ислам хатын-кызны кимсетә», - дип, хатын-кызларга тигез хокук бирергә маташтылар. Авызына папирус каптырып, тракторларга утырттылар, кулына чүкеч тоттырып, заводларга кудылар. Нәтиҗәдә, «йомшак күңелле» күпме ирләр, хатыннарга урын биреп, хәзер гаилә туйдыруны бөтенләй хатыннарына тапшырдылар. Эх, берьялгызы гаилә арбасын тартучы ханымнар көчле ир кул астында тыныч кына яшәр, кайтуына табыннарын хәзерләп елмаеп каршы алыр иде дә… Тик үткәнне кайтарып булмый. Ныклы ата кулы тоймый үскән улга чын ир булып өлгерү бик авыр. Локман хәким: «Атаның баласына тәрбия камчысын куллануы игенлеккә яуган яңгыр кебек файда бирә», - дигән. Зәңгәрләр проблемасының куерып баруы да гаиләдә чын ир образының бетүе сәбәпле чыгадыр инде ул. Татарда хатынга сызык аша кыз дип өстиләр, бу хатын-кыз гел кызлар кебек калсын өчен, күрәсең. Ләкин ирләргә ир-егет дип әдәби әсәрләрдә һәм сәхнәләрдә генә әйтәләр, күбрәк «ат» дигән кушымтаны тагалар. Шуңа күрә, муенына гаилә камытын кигән ир-ат гаилә арбасын тартырга да тартырга тиеш: Аяк асты бозлавык булса да, юллар баткакка әйләнсә дә… Менә шул вакытта ир заты чын ир һәм хуҗа, андыйның башына таҗны да, кулына пультны да тоттырырга була.

Һәр тырышлыгы садакадан китә
Арбаны тарту җиңел эш түгел, бигрәк тә арбадагыларның саны арткан саен. Ләкин бу урында күңелендә иманы булган, гаиләсенә ихласлык белән хезмәт итүче иргә зур сөенеч бар. Аллаһ каршында ирнең хәләл гаиләсе өчен кылган һәр хезмәте, маңгаеннан тамган һәр тир тамчысы изге садакадан китә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Динарны (алтын тәңкәне) Аллаһ юлында тотырга була, кол азат итүдә, мескенгә садака итеп бирергә һәм гаиләңә сарыф итәргә мөмкин. Иң саваплысы - гаиләңә тотылганы», - диде (Мөслим риваяте).
Сөбханаллаһ, үз гаиләңә кайткан һәр тиенең, бер литр сөтең, бер кило алмаң - барысы, садакадан гына китү түгел, иң изге садака була. Кайвакыт, гаилә чыгымнары күп булу сәбәпле, күңелләр төшә. Әлбәттә, садака артсын, дип, экономия ясамагыз, иркен сарыф итегез, дип аңламагыз, ләкин саклап тотканнан соң да чыкканын ихлас күңел белән, сыкранмыйча чыгарырга кирәк. Мәчеткә яки мохтаҗларга садака биргәндә: «Эх, китте инде акчам», - дип бирсәң, ул кабул булмый. Шуның кебек, гаилә чыгымнары бер яктан күңелне тырнаса да, аларны күтәргәндә: «Үз гаиләм, үз балам өчен бирәм», - дип, риза күңел белән бирсәң, садакадан китә. Элгәре заманда яшәүче мөселманнар, сөенеп, гаиләсенә урманнан утынын, коедан суын алып кайтканнар. Без исә, газга, суга, электрга килгән түләү кәгазьләрен күреп артык сөенмәсәк тә, чыгарып биргәндә садака нияте белән бирсәк, савабы да була, садаканың бәрәкәте дә кире үзеңә кайта. Гаиләң өчен тотылган мал - иң изге мал.
Кызганыч, бүген ир исемен йөртүче күп затлар үз гаиләләрен матди яктан кайгырта алмыйлар. Замананы сүгәләр: тормыш авыр, хөкүмәт әшәке, патшалар гаепле… Әлбәттә, синең гаиләңне беренче чиратта патша да, хөкүмәт тә кайгыртырга тиеш түгел. Элгәре заманнарда хәзерге кебек уңайлы машинасы да, сәфәр чыгарга юлы да булмаган. Хәзерге кебек, мең зар белән берне түгел, 6-7 бала үстергәннәр. Әбиләребезгә: зинһар, тагын берне генә тап инде, 400 мең акча бирер идек, дип тә әйтмәгәннәр… Аталар, ат җигеп, җир сөргәннәр, урман кисеп йорт күтәргәннәр, утын белән өй җылытканнар. Әниләр, мичкә ягып, ипи салганнар, елгада кер чайкаганнар. Балага, гипоаллерген памперсы, җылы суы түгел, кидертергә ыштаны да булмаган… Ий, Раббым, шул әти-әниләребездән, әби-бабайларыбыздан разый бул. Урыннарын җәннәттә кыл. Әмин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading