Әгәр Аллаһы бер бәндәсенә мал-мөлкәт бирсә, әлбәттә, ул башкалар белән бүлешә белергә тиеш. Аллаһы бирүчегә бирә, саранныкын тартып ала. Җәмгыятьтә көчлеләрнең ярдәменә мохтаҗ кешеләр шактый. Ислам динендә ярдәмгә мохтаҗ булган катламны кайгырту һәрвакыт күз уңында булган.
Сөбханаллаһ, шәригатьтә каралган хакларга күз салыгыз: фәкыйрь-мескеннәр, тол хатыннар, атасыз калган ятимнәр, юл мәшәкатенә дучар мосафирлар, бәла-казага тарыган кешеләр, залим тарафыннан кимсетелгәннәр (мәзлүмнәр), урын өстендәге хасталар, чал чәчле өлкәннәр һәм сабыйлар хакы... Болар турында галимнәр күпме китап язган, имамнар мөнбәрләрдән күпме вәгазь сөйли?!
Әмма бу вәгаземдә ярдәмгә мохтаҗ катламның хакы түгел, киресенчә, шул мохтаҗларга ярдәм кулы сузучыларның хаклары турында сөйләргә ниятләдем. Әйдәгез, зәгыйфьләр түгел - ә көчлеләрнең, арттан иярүчеләр түгел - башкаларны ияртеп баручыларның, өммәтне, милләтне алга тартучыларның хакларына бераз тукталып китик. Күп нәрсәне белеп торучы «Гугл» хәзрәткә «зәгыйфьләр, фәкыйрьләр хакы» дип кертсәң, шулкадәр күп мәгълүмат табасың. Әмма «байлар хакы», «көч-куәт ияләре хакы» дигәч, интернетта әллә ни күп нәрсәгә юлыгып булмый.
Ни өчен дини язмаларда зәгыйфь катламның хаклары турында күп языла, ә көч-куәт ияләренең хаклары бик аз искә алына? Ә бит, нәрсә булса да, шуларга чабабыз: «Зәкятеңне түләдеңме? Зәкят - һәр мөселман баена фарыз», «Әйдә, мәчет салырга ярдәм ит әле!», «Авырып ятучы кардәшебезгә ярдәм кирәк», «Бер балага операция ясатабыз», «Бер гаиләнең өе янып беткән»... Әле моның ише хәйрия эше белән хөкүмәт өлешен түләгәннән соң гына шөгыльләнеп була бит. Хөкүмәт тә эш адәмнәрен артык иркәләми: «Декларация тутыр», «Салымыңны түлә», «Сабан туена өлеш керт», «Яңа елга чыршы куй», «Машинаңа күбрәк төягәнсең, ясагыңны түлә!» һ.б.
Кыскасы, «Сез эшкуарлар безнең алда муеннан бурычлы». Монысы аңлашыла, ә без аларга нәрсә тиеш икән? Тупны бер капкага гына тибү дөрес түгел, һәрнәрсәдә гаделлек кирәк. Көч-куәт әһелләренең, өммәтебезгә хезмәт итүчеләрнең җәмгыять, халык өстендә нинди хаклары бар?
Еш кына: «Ходай каршында барысы да тигез», - дигән сүзне ишетергә туры килә. Шиксез, Аллаһы каршында, Аның шәригате каршында - кешеләр тигез. Акчасы күп яки дәрәҗәсе зур булганга карап кына, беркемнең дә өстеннән фарыз төшми, хәрәм дә хәләлгә әйләнми. Әмма һәр урында, һәр җирдә кешеләрнең барысын да бер калыпка салып тигезләү гадел булмый. Сөекле пәйгамбәребез: «Кешеләргә үз урыннарын бирегез», - дигән (Әбү Даут риваяте). Динебез һәркемгә, үз дәрәҗәсенә карап, лаеклы урынын бирергә өйрәтә. Өлкән кеше белән яшь кеше, галим белән надан, тырыш белән ялкау тигез дәрәҗәдә була алмыйлар. Шуңа күрә кайбер кешеләрнең: «диндә барысы да тигез», - дигән сылтау белән хөрмәт иясен хөрмәтләмәүләре аларның наданлыгына һәм әдәпсезлегенә кайта.
«Тарихны шәхесләр ясый», - дигәннәр. Аллаһы Үзенең хикмәте белән һәр милләт, һәр халык өстеннән аларны җитәкләүчеләрне - алга этәрүче яки упкынга илтүче шәхесләрне куя. Аларга арбаны тарту өчен көч-куәт, мал-мөлкәт бирә. Бу - Аллаһы куйган тормыш кануны булып тора. Сөекле пәйгамбәребез хәтта сәфәр кылганда да арадан кемнедер җитәкче итеп куярга, аңа иярергә кушкан һәм: «Әгәр өч кеше сәфәргә чыксалар, арадан берсен әмир итеп сайласыннар», - дигән (Әбү Даут риваяте).
Төгәл 100 ел элек илдә җәмгыять системасы үзгәреп, социализм килгәч, «Без бар халыкны тигезлибез!» - дип, гади халыкны өметләндерәләр. Хәзерге Сарман районының Яхшыбай авылында (бабаларым шушы авылдан) XIX гасыр азагы-XX гасыр башында авылның тоткасы булган, тирә-юньдәге мәчет-мәдрәсәләргә ярдәм итүче Мортаза Мусин яшәгән. Үзе вафат булганда, васыять итеп, дин-мәчетләр өчен 90 мең сум вакыф акчасы калдырган (Аллаһы милләттәшебездән разый булсын). Шул Мортаза хаҗи мәшһүр «Әль-Иткан» тәфсирен язган Шәйхелислам Хәмидине үз авылында имам итеп тоткан, хезмәт итү өчен аңа барлык мөмкинлекне тудырган. «Гаетләрдә ат арбасына күчтәнәчләр төяп, авыл буйлап тарата иде», - дип сөйли торган булган бабамның әнисе. Хөкүмәткә сәвит власте килгәч, шул авылның бер кешесе әйтә икән: «Бу сәвит власте халыкны тигезлибез дигәч, мин ничек Мортаза кадәр мал асрый алыйм, аның кадәр иген үстерә алыйм дип бик кайгырган идем. Безне - аларга түгел, ә аларны безгә тигезләүләрен ишеткәч тынычландым».
Чыннан да, нишләптер, коммунистлар ярлыларны байларга тигезләргә ашыкмадылар. «Әйдә туган, эшлә, тырыш, син дә бай булырсың», - дип, халыкны өскә таба тартмадылар. Киресенчә, өстәрәк булганнарны аска тартып төшерделәр һәм байларны хәерчегә әйләндерделәр. «Кулак», «халык дошманы» кебек гаепләүләр тагып, кулыннан эш килгән, көче булган, уйлый-фикерли белгән күпме кешене изделәр! Үзен һәм гаиләсен генә түгел, туган авылын, милләтен дә яшәтә алган кешеләрне юкка чыгардылар.
Аллаһы Тәгалә, Үзенең кешелеккә булган соңгы мөрәҗәгате белән, ахыр илчесен җибәргәч, аның янына җир өстендәге иң хәерле кешеләрне җыя: хатыны Хәдичәне, Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали, Гайшә һ.б. Әлеге шәхесләр пәйгамбәргә иң зур терәк булалар һәм ислам динен офык-кырларга таратуда зур өлеш кертәләр.
Бүген дә ил, милләт, халык, дин, мәгърифәт эше шундый ирләрдән һәм хатыннардан башка бара алмый. Һәр эшнең, һәр уңышның нигезендә - кемнәрнеңдер зур хезмәте, йокысыз төннәре, эчкерсез фидакарьлеге. Казан ханлыгы алынганнан соң, татар мөселман өммәте 500 ел изелеп яшәсә дә, һәр заманда милләтебезнең үзаңы, иманы өчен көрәшүче ирләр һәм хатыннар була. Узган гасыр башында гына да татар галимнәренең күпме хезмәт язганнарын күрәбез. 1905 елда бераз дин иреге бирелгәч, милләт телендә күпме китап, журнал һәм газета чыгарырга өлгергәннәр. Кемдер - зирәк акылы, үткен каләме, ә кемнәрдер хәләл акчасы белән татар халкының меңьеллык кыйбласын саклау өчен көрәшкән. Кызганыч, бүгенге көндә гади татар кешеләре түгел, хәтта дин өлкәсендә кайнашып йөрүче шактый хәзрәт-абыстайлар да Шиһап хәзрәтләрне, Риза казыйларны, Максуди, Хәмиди хәзрәтләрне, Галимҗан мөфтиләрне бик аз беләбез. Алар рухына догаларны аз кылабыз.
Галим ни эш кылыр, әгәр аның янәшәсендә мал-мөлкәт ияләре булмаса?! Карагыз, татар байлары күпме хезмәт кылганнар. Ырынбурның Каргалы авылыннан чыккан Хөсәеновлар 100ләп мәчет-мәдрәсә салдырганнар, татарның мәгарифен үстерү өчен көч түккәннәр. Шул ук яклардан чыккан бертуган Рәмиевләр, Казан байлары Юнысовлар, Апанаевлар һ.б... Аларның һәркайсына, гаилә әһелләренә бездән хәер-дога булсын.
Гомум милләт бурычларыннан инде үзебезнең кечкенә мәхәлләләребезгә күчсәк, дин, гыйлем, хәйрия эшендә нинди генә алга китеш булса да, аның башлангычында аерым кешеләр тора. Әлбәттә, һәркайсыбызның өстендә милләткә хезмәт итүче, өммәтне алга этәрүче көч-куәт ияләренең, мал-мөлкәт әһелләренең хаклары бар һәм аларны үтәмәү безнең тарафтан аларга карата золымлык була.
Дингә хезмәт итүче мал-мөлкәт, көч-куәт ияләренең берничә хакын искә алып китик:
Рәхмәтле булу
Әгәр мөселман кемгәдер изгелек кылса, ул Раббысының ризалыгын өмет итә, ә моның өчен үзен мактаганнарын да, рәхмәт укыганнарын да көтәргә тиеш түгел. «Изгелек ит тә суга сал», диелә мәкальдә. Әмма мөселманга кемдер изгелек кылса, аңа: «Ярый, миннән рәхмәт көтмә инде, Раббың рәхмәтен салыр әле», - дип әйтү дөрес түгел.
Пәйгамбәребез: «Кешеләргә шөкер итмәгән - Аллаһыга да шөкер итми», - дигән (Тирмизи җыентыгында). Әгәр Аллаһы бер бәндәсенә ниндидер нигъмәт бирергә теләсә, ул нигъмәтнең аңа ирешү юлын сайлый, сәбәбен һәм сәбәпчесен булдыра. Сиңа Раббыңның нигъмәтен ирештерүчегә шөкер итүең Раббыңа шөкер кылуың була. Сиңа кемдер файдалы эш кылса, синең ул кешегә рәхмәтле булуың аны җибәрүче Раббыңа рәхмәтле булуыңны күрсәтә. Ул кешегә рәхмәтсез булуың Аллаһыга рәхмәтсезлегең булып чыга. Шуңа күрә Аллаһының иң бөек нигъмәте булган хак гыйлемнәрне безгә ирештерүче пәйгамбәрләргә, галимнәргә рәхмәтле булу, аларны ярату - өстебездәге бурыч. Аллаһы биргән гомер нигъмәтен тапшыруда сәбәпче булган ата-ананың ризалыгын алу да Аллаһының ризалыгын алуга сәбәп була. Хәдиснең икенче риваятендә: «Кешеләрнең Аллаһыга күбрәк шөкер иткәне - кешеләргә дә күбрәк шөкер итүче була», - дип килә (Имам Әхмәт, Табәрани риваятьләре).
Еш кына үзебезгә изгелек кылучыларның кем булуларын белмибез дә, ул хакта уйламыйбыз һәм аларга шөкер дә итмибез. Адәм баласының бәласе - кешенең йөз изгелеген дә бик тиз оныту, ә бер кимчелеге булса да, хәтердә калдыру. Тормышында бер эш тә кылмаучы гына абынмый. Нәрсәдер эшләргә тырышучылардан гаеп эзләргә, аларның гайбәтләрен сөйләргә яратабыз. Бер журналистның гел бер җитәкчене хурлап язуын күргәч, аңа шалтыратып: «Абый, ул түрәнең игелекле эшләре дә күп бит, ни өчен гел яманлап кына язасың», - дип сорадым. Ул миңа: «Хәзрәт, федераль акчага кылынган эшне изгелек дип санамыйм, ул аны болай да башкарырга тиеш», - дип, авызны ябып куйды. Әнә шулай уйлау - тәрбиясезлегебез, җәмәгать.
Комментарийлар