14 май 2017 яңалыклары
-
14 май 2017 - 15:39Кызының мәетен диңгезгә ыргыткан Гөлнара Лактионованы ирегеннән мәхрүм итәрләрме?Италиянең Римини шәһәре балыкчылары диңгездә чемодан тапкан. Кемдер аны югалткан һәм эчендә хуҗасы турында мәгълүмат юк микән дип ачсалар, шаккаталар: анда полиэтиленга төрелгән хатын-кыз мәете була.
-
14 май 2017 - 06:16«Сания апа, без сезне яратабыз!»Кайсы төбәктә генә яшәмәсен, уңышларга ирешкән, хөрмәткә лаек һәр улын, кызын барлап: «безнеке!» - дип горурланып яши авыл халкы. Әлбәттә инде очрашуларның да иң эчкерсезе, ихласы туган җирдә узганы була. «Оч иреккә, җырым», «Пар алма», «Гәрәбә» китаплары һәм 100гә якын популяр җыр тексты авторы Сания Әхмәтҗанова - безнең Арча районының...
-
14 май 2017 - 06:14«Бибисара моңнары» дөнья күрдеКүренекле композитор Сара Садыйкова җырларыннан торган «Бибисара моңнары» дигән китап Зур концертлар залында тәкъдим ителде.
-
14 май 2017 - 05:42Тест матчына алынган паспорт белән конфедерация Кубогының башка уеннарына да кереп була«Казан-Арена» стадионында узачак «Рубин» белән ЦСКА матчын бушка карау өчен 20 мең кеше гариза җибәргән.
-
14 май 2017 - 05:36Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Адәм баласының бәласе – кешенең йөз изгелеген дә бик тиз оныту, ә бер кимчелеге булса да, хәтердә калдыру»Әгәр Аллаһы бер бәндәсенә мал-мөлкәт бирсә, әлбәттә, ул башкалар белән бүлешә белергә тиеш. Аллаһы бирүчегә бирә, саранныкын тартып ала. Җәмгыятьтә көчлеләрнең ярдәменә мохтаҗ кешеләр шактый. Ислам динендә ярдәмгә мохтаҗ булган катламны кайгырту һәрвакыт күз уңында булган.
-
14 май 2017 - 05:31Рәхимә Арсланова: «Безгә Алиш исеме килеште – гимназиябез 1000000 сумлык грант отты»Бүген бөтен китапханәләр диярлек, балалар укымый, дип зар елаган бер заманда, каләм тотып, иҗатка омтылучы малай-кызларның саны елдан-ел арта. Казан шәһәренең 20нче гимназиясе менә инде дүртенче ел рәттән үткәрә торган «Алиш варислары» республика конкурсына килгән хат-язмалар да шул хакта сөйли.
-
14 май 2017 - 05:23Михаил Бурмистров: «Онкология чире йогышлы авыру түгел, андый диагноз куелганнардан йөз чөерергә ярамый!»Яз җитүе миңа сөенче кебек тәэсир итте. Быел иртәрәк тә абайладым аның башлануын. Кала урамнарында йөргәндә таш йортлар күләгәсеннән якты якка чыкканда ук сизелде аерма. Сәламәт кеше моңа куанмыймы инде! Менә шул шул: сәламәт булсаң гына ямьле дөнья. Әйе, байтак кына вакыт интектереп теңкәгә тигән зәхмәтне җиңеп аякка басуыма сөенеп...
-
14 май 2017 - 05:01Аракыга бәяләр артаРоссиядә аракы, коньяк һәм ликер-аракы эчемлекләренә бәяләр артты. Шул ук вакытта җитештерүчеләрдән сатып алу хакы да кыйммәтләнгән. Бу хакта Татар-информ РИА "Новости"га сылтама белән хәбәр итә. Шулай итеп, аерым сатып алганда 0,5 литрлы бер шешә аракы бәясе 7,9 процентка артып, 205 сумны тәшкил иткән, коньяк - 15,2 процент. Хәзер ул...
-
14 май 2017 - 04:57Алсу Хәсәнова исемендәге премия өч талантлы хатын-кыз журналистка бирелде12 майда Питрәч районы Шәле авылы мәдәният йортында Алсу Хәсәнова исемендәге премия лауретлары игълан ителде.
-
14 май 2017 - 04:50Федераль Сабантуй «Тулпар»ы Чуваш Республикасына тапшырылдыӘстерханда федераль Сабан туе-2017 тәмамланды. Сабан туе билгесе - «Тулпар» Чуваш Республикасы вәкилләренә тапшырылды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты урынбасары Марс Тукаев хәбәр иткәнчә, Әстерханда федераль Сабан туе 2007 елда узган була. «Ул вакытта да аны югары дәрәҗәдә уздырдылар. Һәм 10 елдан соң федераль Сабан туе...
-
14 май 2017 - 04:49Төркиядә туристлар автобусы һәлакәткә очрап, 23 кешенең гомере өзелгәнТөркиянең Мармарис - Мугла таулы юл трассасында туристлар белән микроавтобус һәлакәткә очраган, дип хәбәр итә Татар-информ. Мугла провинциясе губернаторы Имер Чичек китергән соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 23 кеше һәлак булган, 11 кеше авыр җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә "Татар-информ" "РИА Новости"га сылтама белән. Беренчел версия буена, автобус йөртүчесе куркыныч борылышта...