16+

«Үз ролебезне онытмыйк»

Узган атнада Казанда «Ислам-online» Бөтенроссия конференциясе узды. Әлеге җыен традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау өчен, мөселман журналистларын һәм мөселман электрон массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерүне максат итеп куя.

«Үз ролебезне онытмыйк»

Узган атнада Казанда «Ислам-online» Бөтенроссия конференциясе узды. Әлеге җыен традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау өчен, мөселман журналистларын һәм мөселман электрон массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерүне максат итеп куя.

Конференциядә Мәскәү, Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Мордовия, Самара, Эстония журналистлары катнашты. Анда чыгыш ясаган ТР мөфтие вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә электрон массакүләм мәгълүмат чаралары шәхси яки бер төркем кешеләрнең фикерен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү коралы, төрле рухтагы мәгълүмат тарату урыны булып тора. Интернет чараларның роле көннән-көн үсә, алар газета, радио һәм телевидениене кысрыклап чыгара. Әмма уңай тәэсирләр алып килүче мәгълүмат белән бергә, негатив хәбәрләр дә таратыла. Бу нисбәттән Камил хәзрәт: «Мөселманнар буларак, без Интернетта уңай мохит булдырырга, Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесе, шулай ук илебезнең кануннарын үтәргә тиешбез. Объективлык, оперативлык, дөрес мәгълүмат бирү, теге яки бу хәлдән хәбәрдарлык кебек сыйфатлар мөселман журналистына хас булырга тиеш», - дип белдерде. Ул һәрбер әйтелгән һәм язылган сүзне кат-кат тикшерү, нәрсәнедер белеп бетермәгән очракта, белгечләрдән, галимнәрдән сорау зарурлыгын билгеләп үтте.
Аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов мөселман журналисты булуның үз өстеңә зур җаваплылык алу икәнлеген билгеләп үтте. Ул динне эчтән белмичә, мәсьәләне аңламыйча язуның нәтиҗәдә дөрес мәгълүмат бирмәүгә китерүен искәртте. «Безнең ролебез - ислам кыйммәтләрен пропагандалау. Без үзебезнең ролебезне онытмаска тиеш», - дип, ул материаллар биргәндә хисләргә бирелмичә эшләү зарурлыгын ассызыклап үтте. Аннан соңгы бик күп кенә чыгышлар мөселманнарның интернет челтәрендә аралашуына, социаль челтәрләрнең роленә багышланган иде.
Конференция нәтиҗәләре буенча Ислам электрон массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясен оештыру һәм Мөселман журналисты кодексын кабул итү көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading