Нариманов урамы, 98 адресындагы “Зәңгәр” мәчет 1815-1819 елларда төзелгән.
Ындыр табагы көлтәләре
Казанның Иске Татар бистәсендә хәзерге Нариманов урамының көньяк-көнчыгыш тарафында 1700 елларда “гумно”, ягъни ындыр табагы булган. Әлеге территориядә ашлык көлтәләре суктырганнар, печән эскертләре торган. Хәзер шәһәр үзәгендә печән эскертләре торуын күз алдына китерүе дә кыен. Хәер, әле 1900 еллар башында да хәзерге Татарстан урамы белән Мәскәү урамы кисешкән җирдә “Печән базары” эшләгән. Каравай, Северный, Мирный һәм Казан территориясенә кергән башка бистәләрдә бүген дә сыер, кәҗә асраучылар бар. Авыл хезмәтчәннәре башкаладагы ярминкәләргә печән, ашлык һәм фураж да алып килә. Димәк, шәһәр үзәгендә 1700 еллардагы кебек гумно эшләмәсә дә, тормыш-көнкүреш рәвешебездән әллә ни читкә китмәгәнбез. Казанда туристларны йорткән атларга, бистәләрдәге берән-сәрән генә булса да, терлекләргә печән кирәк, ләбаса.
Мескен мәхәлләнең шатлыгы
Иске Татар бистәсенең гумно урынында 1778 елда агачтан мәчет төзелә. Казандагы дүртенче җәмигъ мәчете була ул. Гумно тирәсендә иң хәерче һәм мексен хәлдәге татарлар яшәгән. Халык телендә аларны “коллар мәхәлләсе” дип йөрткәннәр. Хәллерәк татарлар “Әл-Мәрҗани” мәчете мәхәлләсендә торган. Шушы мәхәлләнең бай сәүдәгәре Әхмәт Аитов-Заманов үзенең акчасын һич тә кызганмыйча, “коллар мәхәлләсе”нә таштан гыйбадәтханә төзеткән. Архитекторы билгесез. Мәчет ике катлы, ә сигез кырлы манарасы бинаның түбәсеннән күтәрелә. Дивар тышкы ягыннан зәңгәр төстәге буяуга буялганлыктан, гыйбадәтханәгә “Зәңгәр” мәчет атамасы тагыла. Сәүдәгәр Габделмәннан Мөстәкыймов 1864 елда үзенең җир кишәрлеген биреп, мәчет бинасына тагын 3 тәрәзә өстәп, озынайттыра. Таш койма тотыла. Бу эшләр архитектор Петр Романов проекты нигезендә башкарыла. 1907 елда сәүдәгәр Габдерахман Ишморатов мәчеткә янкорма төзетә.
Данлыклы муллалар
“Зәңгәр” мәчетнең имам-хатыйплары Рахманкуловлар һәм Халитовлар мәхәлләдә бик абруйлы булганнар. Габденасыйр Рахманкулов мәдәрәсә оештырган. Мәдрәсә төрле елларда “Зәңгәр” мәчетнең иганәчеләре Арсаев, Айтуганов, Мөстәкыймов фамилияләре белән атап йөртелгән. Соңыннан “Халидия” мәдрәсәсе исемендә калган. Шушы мәдәрәсәдә заманында танылган драматург Галиәскар Камал, тарихчы-галим Газиз Гобәйдуллин, шагыйрь Габдерахман Сөнгати дә укып чыккан.
Хәммәт Халитов нәселе “Бохара мәктәбе” идеологиясен алып барган, сәхнә сәнгатенә бик каршы булганнар. Ләкин, ни гаҗәп, шушы муллалар нәселеннән танылган драматург, мәгърифәтче Фатыйх Халиди һәм СССРның халык артисты Фоат Халитов үсеп чыккан.
Манаралар “егылган” еллар
ТАССР Үзәк Башкарма комитеты карары нигезендә “Зәңгәр” мәчет 1932 елның 10 мартында ябыла. 1930 елларда манарасы сүтеп ташлана. Совет чорында мәчет бинасы торак йорт сыйфатында файдаланылган. “Зәңгәр” мәчет 1993 елда мөселманнарга кайтарып бирелде, манарасы 2009 елда кабаттан торгызылды.
Комментарийлар