16+

Дубай шоколады кемгә ярамый?

Хәзерге вакытта модага кергән тәм-томның зыяны турында табиблар чаң кага.

Хәзерге вакытта модага кергән тәм-томның зыяны турында табиблар чаң кага.

Дубай шоколадын татып карау аркасында Россия башкаласында яшәүче бер хатын-кыз хастаханәгә эләккән. Зыян күрүчедә көчле аллергия башланган. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен бөтен тырышлыгын куйган. Танылган диетолог Елена Соломатина әлеге очракны мисал итеп китереп, чит ил тәм-томнарының нинди куркыныч булуын аңлатты. Аның сүзләренә караганда, Дубай шоколады составына дөя сөте, шоколад, күп микъдарда шикәр һәм чикләвек (нигездә пестә (фисташка)) пастасы керә. Әлеге тәм-том диабетикларга, артык авырлыктан интегүчеләргә, аллергикларга ярамый, ди белгеч. 

Әмма сәламәт кешеләргә дә Дубай шоколадын чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә. Шикәр һәм чикләвек микъдары күп булу сәбәпле, әлеге тәм-том бик нык калорияле.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading