Зифа буйлы, зәңгәр күзле сылукай Алия Төхвәтуллинага сокланып караучылар да, тыңлаучылар да бихисап.
Алиядән сүз белән аңлатып булмаслык җылылык бөркелә. Әңгәмәбез дә шулай җиңел узды. Алия Төхвәтуллина белән иҗат, гаилә, әни булу турында сөйләштек.
– Алия, син Башкортстанда туып-үскәнсең бит. Казан белән юлларыгыз ничек кисеште?
– Мин тумышым белән Чишмә районыннан. Безгә Уфа якынрак булгач, күбрәк анда бара идек. Мәктәпнең соңгы сыйныфларында Уфага җыр дәресләренә дә йөрдем, тик тормышымны ул шәһәр белән бәйлисем килмәде. Ни өчендер күңелем тартмады. 10-11 сыйныфта “Татар моңы” конкурсында катнашырга Казанга килгәч, бу шәһәргә гашыйк булдым. Моңа кадәр бер тапкыр да Казанда булганым юк иде әле. Гел Уфага гына йөргәч, Казан шундый ерак кебек тоелды. Татар эстрадасын күзәтеп, җырлар тыңлап кына Казан турында ишетеп белдем. Балачакта җырчы булачаксың, Казанда яшиячәксең дип әйтсәләр мәңге ышанмас идем.
– Укырга керү мөмкинлеген дә бәйгедә җиңгәнсең икән. Әти-әниләрең дә моңа бик шатлангандыр?
– Әнием балалар бакчасында эшли, әтием күперләр, юллар төзи. Бик гади кешеләр. Мәктәптә укыган чорда күп бәйгеләрдә катнаштым. Әти-әни һәрвакыт миңа көч биреп, канатландырып торды. Иң зур җиңүләрнең берсе, әлбәттә, Винера Ганиева оештырган халыкара “Сандугач” бәйгесендә беренчелекне яулап, Казан мәдәният институтына “бюджет”ка укырга керүемдер. Без бертуган абыем белән, гомумән, бик бәхетле. Әти-әниләр беркайчан: “Бу һөнәргә укы”, – дип төртеп күрсәтмәделәр, шуңа Казанга китүемә дә каршы килмәделәр. Беренче вакытта әти-әниләрне, өйне, дусларны бик сагындым. “Ничек укырмын икән?” – дип борчылдым. Аннан барысы да әкрен генә җайланды.
– Балачакта да Алия шундый тыныч идеме?
– Хәзерге Алия белән кечкенә чактагы кызчык – икесе ике төрле кеше. Тәрбиячеләр дә, минем бик шук булуымны, хәрәкәтчәнлегемне искә ала әле. Миңа хәзер шул кечкенә Алиянең сыйфатлары җитеп бетми кебек. Яңа эшкә тотынганда курку, дулкынлану бар. Ришат та: “Ник рус җырларын җырлап карамыйсың”, – ди. Ә мин никтер үземне тыеп тотам.
– Синең матурлыкка сокланып та, көнләшеп тә караучылар бихисаптыр?
– Дөресен генә әйткәндә, мәктәптә укыган вакытта үземне матур дип уйламадым. Ул вакытта тешем дә тигез түгел иде. Янәшәмдә булган кызларны, күпкә матуррак дип санадым. Матурлык дигәннән, бер хәл искә төште әле. Яшүсмер чакта ниндидер чарада бер егет, мин көлгәндә тешләремә карады да, алардан көлеп дустына төртте. Миңа шундый уңайсыз булды. Күрәсең, бу сүзләр күңелгә тигәндер инде. Әти-әнигә тешләрне турайтыр өчен брекетлар куйдыртырга сорадым. Аннан соң үземә ышаныч артты. Һәркем үзенчә матур. Бу сүзләрнең мәгънәсен тизрәк аңлаган кеше күпкә бәхетлерәк буладыр. Сәхнәгә чыга башлагач инде мин тамашачыга ачылып киттем. Үземә булган мөнәсәбәт тә үзгәрде. Үземне яратырга өйрәндем. Сәхнә балачактагы икеләнүләрне җиңәргә булышты.
– Син кемгә күбрәк охшаган: әтиеңәме, әллә әниеңәме?
– Кечкенә чакта әтигә дип әйтәләр иде. Ә хәзер, кайвакыт көзгедән караганда да үземдә әниемне күрәм. Холкым буенча да әнигә күбрәк охшаганмындыр. Без икебез дә бик тыныч, сабыр кешеләр.
– Ә әтиең нинди кеше? Кызлар тормыш иптәшен әтисенә карап сайлыйлар диләр бит.
– Үземнең дә бу темага уйланган бар. Ришат белән әти бөтенләй охшамаганнар, әмма бик яхшы уртак тел таптылар. Әти гомер буе төзелеш өлкәсендә эшләде. Ул бик аралашучан, оптимист кеше. Әмма кайчак әти сүзләрне күңеленә якын ала.
– Алия, үзеңнең фамилияң бик үзенчәлекле. Хәзер син Карачуринамы әллә Төхвәтуллинамы соң?
– Дөрестән дә, мин сәхнәгә Карачурина фамилиясе белән чыктым, шулай танылдым. Әмма Ришат белән гаилә коргач, ир фамилиясен алу дөресрәк булыр дип уйладым. Паспортта да, сәхнәдә дә – Төхвәтуллина булам. Ришат сәхнәдә булгач, аның исемен дә гел ишетеп торабыз. Бәлки, тормыш иптәшем сәхнә кешесе булмаса, Алия Карачурина булып калыр идем. Киләсе елны үземнең сольный концертта да Алия Төхвәтуллина исеме белән чыгыш ясаячакмын, Аллаһы бирса.
– Махсус кунак Ришат Төхвәтуллин буламы?
– Бәлки, шулай булыр да әле (көлә). Бу концертны оештыруга алынгач, Ришат: “Синең концертны тамашачы буларак залдан карар идем”, – диде. Ул мине аерым артист буларак күрә. Дөресен генә әйткәндә, концерт оештырырга Ришат тәкъдим итте. Бала тугач, болай тиз арада үз концертымны оештырырмын дип уйламаган идем. Шулай да һәр җырчы “сольный” концерт кую теләге белән янып яшидер. Бу теләгемне Ришатка әйтмәсәм дә, ул аны үзе сизеп алды. Ни өчендер халыкта: “Ришат минем ирегемне кыса”, – дигән фикер таралды. Бу бөтенләй дөрес түгел. Улыбыз Алим кечкенә, әле болай да мин өйдә генә утырам дип әйтмәс идем. Үз эшләрем буенча йөрим, кайбер мәҗлесләрдә дә чыгыш ясыйм. Әкрен генә яңа җырлар яздырам, репертуар туплыйм. Әни буларак улым өчен дә борчылам, шуңа үземнең концертны еракка китмичә генә, зур шәһәрләрдә оештырырга булдык. Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Уфада очрашырбыз.
Дәвамы бар
Комментарийлар