Адвокат Марат Гайнулинның эш тәҗрибәсеннән.
Шаулап-гөрләп туй үтә. Ир-ат ягыннан әти-әнисе аңа фатир алу өчен акча бирә. Әмма бер ел яшәгәннән соң яшьләр аерылышырга була. Милек бүлешә башлагач, яшь хатын фатирның яртысын даулап үзенә калдырырга тели.
Һәр әти-әнинең теләге – баласы бернигә дә мохтаҗ булмасын. Шуңа күрә торак сатып алуга акча бирүләренә гаҗәпләнәсе юк. Тик менә изге максатлар кайчак кире нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Ә моның сәбәбе – акча бүләк итүне рәсмиләштергәндә җибәргән хаталар.
Эш шунда ки, ир яки хатынга бүләк ителгән акчага никах чорында торак сатып алынса, ул аның шәхси милке дип танылачак. Яшьләр аерылышкан очракта фатирның яртысы гына түгел, ә тулаем аңа калачак.
Фатир бүлешү белән бәйле очракларда киткән иң еш хаталарны ачыклыйк.
1. Ул яки кызның банк счетына акча күчерү Әнисе улына фатир сатып алу өчен үз счетыннан берничә миллион сум күчергән. Ә соңыннан, шушы фатирны улы һәм аның хатыны арасында бүлүгә кадәр барып җиткәч, судта чыгыш ясап әни кеше, торак мәйданы ул бүләк иткән акчага сатып алынган, димәк, улының милке булып тора, дип белдергән.
Әмма әни кеше бу акчаны улының гаиләсенә түгел, ә нәкъ менә улына бүләк итүен исбатлый алмаган. Нинди дә булса раслаучы документлар булмаганлыктан, суд бу акчаларны шикаять белдерүченең улының гаиләсенә бүләк ителгән дип бәяләгән. Фатирны исә аерылышкан ир белән хатын арасында урталайга бүлгән. Шулай итеп, тулы бер фатир урынына ир кешегә аның яртысы гына эләккән.
2. Расписка
Яшь хатынның әтисе фатир сатып алу өчен киявенә акча бирә. Аннан расписка ала. Тегесе күрсәтелгән суммага фатир яисә башка торак мәйданы алырга, ә әти-әниләрнең беренче таләбе буенча бу акчаны процентсыз кайтарырга яисә фатирны хатынының әтисе яки әнисе исеменә яңадан рәсмиләштерергә вәгъдә итә.
Ләкин соңыннан, кияү балакай аларның кызы белән аерылышу процессын башлый. Моны белеп алган хатынның әтисе фатирга милек хокукын күчерүне таләп итә. Тик уңышсызлыкка юлыга.
Бәхәсле фатир бу расписка язылган вакыттан күпкә соңрак сатып алынган һәм аның нәкъ менә шушы акчага алынуына бернинди дәлилләр дә булмаган. Шуңа күрә хатынның әтисенә фатирны үз милке дип танырга насыйп булмый. Ә аерылышу юлына баскан яшьләргә уртак тупланган милекнең гомуми кагыйдәләре буенча торакны бүлешергә туры килә.
3. Узган вакыт белән килешү
Эш аерылышуга кадәр барып җиткәч, хатыны бәхәсле фатир сатып алу өчен акчаны аңа әнисе бүләк итте дип белдерә. Хәтта судка бу фактны раслый торган бүләк итү килешүен тәкъдим итә. Ләкин ир кеше бу документка экспертиза үткәрергә таләп итә. Ахыр чиктә бүләк итү килешүенең төзелү датасын билгеләү мөмкин түгел икәнлеге ачыклана. Экспертлар кәгазьгә яктылык белән тәэсир иткәннәрен белдерә.
Суд шартнамә узган вакыт белән төзелгән дигән нәтиҗәгә килгән. Моннан тыш банк өземтәләре дә китерелә. Аның нигезендә, акчаларның хатынның әти-әнисе счетыннан аның счетына күчерелүе бүләк итү фактын расламый.
Дәгъва кире кагыла, ә фатирны уртак милек дип таныйлар.
Никахта торган улыгызга яки кызыгызга фатир сатып алу өчен акчаны бүләк итү шартнамәсе (договор дарения) нигезендә тапшырырга кирәк (биредә расписка гына да ышанычлы документ түгел әле). Акчаларны тапшыру фактын исбатлау өчен аны улыгыз яки кызыгыз счетына акча күчерү белән ныгытырга кирәк. Ә шартнамәне акча тапшырган вакытта төзергә кирәк.
Комментарийлар