16+

Үзең өчен генә яшәмә

Бер кеше үлеп китә. Аның белән гомер буе хезмәт итеп йөргән эте дә үлә. Болар икесе дә ахирәт дөньясына эләгәләр. Каршыларында ишек күреп алалар. Әлеге ишек өстендә «җәннәт» һәм «монда этләргә керергә ярамый» дигән сүзләр язылган була. Бу кеше: «Этем кермәгәч, мин дә кермим», - дип уйлый һәм юлын дәвам...

Үзең өчен генә яшәмә

Бер кеше үлеп китә. Аның белән гомер буе хезмәт итеп йөргән эте дә үлә. Болар икесе дә ахирәт дөньясына эләгәләр. Каршыларында ишек күреп алалар. Әлеге ишек өстендә «җәннәт» һәм «монда этләргә керергә ярамый» дигән сүзләр язылган була. Бу кеше: «Этем кермәгәч, мин дә кермим», - дип уйлый һәм юлын дәвам...

Бер кеше үлеп китә. Аның белән гомер буе хезмәт итеп йөргән эте дә үлә. Болар икесе дә ахирәт дөньясына эләгәләр. Каршыларында ишек күреп алалар. Әлеге ишек өстендә «җәннәт» һәм «монда этләргә керергә ярамый» дигән сүзләр язылган була. Бу кеше: «Этем кермәгәч, мин дә кермим», - дип уйлый һәм юлын дәвам итә. Күпмедер барганнан соң, тагын бер ишек күреп ала. Ишек янында ак сакаллы, нурлы йөзле бер карт тора.
- Бу нинди ишек, абзый? - дип сорый әлеге кеше.
- Бу - җәннәт ишекләре, - дип җавап кайтара ак сакаллы карт.
- Ә монда этләрне алып керергә ярыймы? - дип сорый ахирәт юлчысы.
- Әлбәттә, - дип җавап кайтара карт.
- Без моңа кадәр дә бер ишек күргән идек. Анысы нинди ишек алайса?
- Анысы җәһәннәм иде. Ә монысы - хакыйкый җәннәт ишеге. Җәннәт ишегеннән дусларын ташламаган, үзләре өчен генә яшәмәгән кешеләр керәчәк, - дип җавап кайтара әлеге җәннәт сакчысы.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Динебез безне үзебез өчен генә яшәмәскә өйрәтә. Нинди генә хәдисне, аятьне алсак та, күбесенә бер-беребезгә ярдәм итешү мәгънәсе салынган. Мәсәлән, Коръән аятьләренең берсендә Аллаһы Тәгалә: «Үзегезне һәм гаиләләрегезне җәһәннәм утыннан коткарыгыз», - ди. Икенче бер сүрәнең аятендә: «Бер-берегезгә изгелектә ярдәмләшегез», - диелә. Ягъни бу аятьләрдә дөньяви яхшылыкта яисә ахирәткә кагылышлы яхшылыкта бер-береңә ярдәмләшү турында сүз бара. Чыннан да, үзе генә яхшы яшәргә тырышкан, үзе генә җәннәткә керергә омтылган кешеләр иң соңыннан барыбер Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешә алмаячаклар. Югарыдагы кыйссада эт турында сүз барса да, эткә шундый бер дуслык хисләре күрсәтү җәннәткә керүгә сәбәп булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading